16+

Гриппның икенче дулкыны башланды: аның белән аеруча балалар күп авырый

Гриппның икенче дулкыны башланды: аның белән аеруча балалар күп авырый

Соңгы атна эчендә Россиядә грипп белән хастаханәгә салынган кешеләр саны 14 процентка арткан. Грипп белән авыру дәрәҗәсе югары кала бирә, дип сөйләгән Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова. Бу хакта "Татар-информ" "Российская газета"га сылтама белән хәбәр итә.

Анна Попова сүзләренә караганда, грипп белән бәйле хәл кимендә тагын ике атна киеренке булачак әле. "Алдагы атнада гриппның В вирусы өлеше 75 процент булса, бу атнада 86,5 процент тәшкил итте", - дигән ул.

Грипп Россиянең сигез төбәген колачлаган. Башлыча яңа туган балалардан алып - 14 яшькә кадәргеләр чирли икән. 17 мәктәп һәм 47 балалар бакчасы тулысынча ябылган. Хәл Калмыкия һәм Кемерово өлкәләрендә аеруча киеренке, диелә.




Фото: Life

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading