– Була, әмма бу берничә витаминга гына кагыла. Алар арасында Д, Е, А һәм В12 витаминнары бар. Соңгысы бавырда туплана. А витаминының организмда артык күп булуы йөкле хатын-кызлар өчен куркыныч тудырырга, баланы ямьсезләтергә мөмкин. Май сыман К витамины да организмда җыелып, канны куертырга мөмкин. Моның исә, үз чиратында, тромбозларга китерүе бар. Калган витаминнарны көн саен кулланырга кирәк. Әгәр дә кирәк дозадан артыграк эчәсез икән, алар организмнан чыгарыла. Мисалга В2 (рибофлавин) бәвел белән чыга. Кайчагында сидек куе сары төскә керә.
Витаминнар җитмәүне анализлар биреп кенә белеп була. Әмма барлык витаминнар буенча да анализ ясамыйлар. Гадәттә канда В12, Е, Д, А һәм фолий кислотасын тикшерергә мөмкин.
Комментарийлар