16+

«Көз галәмәте күрәсең, җен ачуларымны чыгаралар». Бу ни белән бәйле?

Ел фасылларының алмашынуы кешеләрнең үз-үзен тотышында чагылыш тапмый калмый.

«Көз галәмәте күрәсең, җен ачуларымны чыгаралар». Бу ни белән бәйле?

Ел фасылларының алмашынуы кешеләрнең үз-үзен тотышында чагылыш тапмый калмый.

Психик авырулар, чыннан да, көз һәм яз көннәрендә кискенләшәме дигән сорау да тикшеренүчеләрдә һәрвакыт кызыксыну уятып килә. Шуңа җавап эзләп карыйк әле.

Кәефнең сезонлы тирбәнешләре 
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, күп кешеләрнең кәефе һәм энергия дәрәҗәсе ел фасылына бәйле рәвештә үзгәрә. Көз һәм яз көннәрендә температура, көн озынлыгы һәм атмосфера басымы тирбәнешләре күзәтелә – болар барысы да психоэмоциональ халәткә йогынты ясарга мөмкин.

Тикшеренүләрдән алынган мәгълүматлар 

«Psychological Medicine» журналында бастырылган 2021 елда үткәрелгән тикшеренүгә караганда, депрессиягә һәм борчулы тайпылышларга бирелүчән пациентларда эмоциональ халәтнең кискенләшүе ешрак көзге һәм язгы чорларда күзәтелә. Тикшеренүчеләр билгеләп үткәнчә, яктылык циклындагы үзгәрешләр психик авырулары булган кешеләрдә симптомнарны көчәйтергә мөмкин. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, кешеләрнең эмоциональ халәтендәге тирбәнешләр сезонлы аффектив тайпылыш белән бәйле булырга мөмкин, ул ешрак көзге һәм кышкы сезоннарда, яктылык көне кыскарганда барлыкка килә. Бу тайпылышның симптомнары булып депрессия, арыганлык һәм аппетит үзгәрешләре тора, алар елның вакытына карап кискенләшә ала.

Биологик факторларның роле 
Кайбер тикшеренүләр шулай ук көзге-язгы чорда кешеләрдә мелатонин һәм серотонин дәрәҗәләрендә үзгәрешләр күзәтелүен ассызыклый, бу психик сәламәтлеккә йогынты ясарга мөмкин. Мәсәлән, «Biological Psychiatry» журналында бастырылган тикшеренү кояш яктылыгы дәрәҗәсенең түбәнәюе һәм температураның үзгәрүе гормональ баланска сизелерлек йогынты ясау мөмкинлеген күрсәткән. Бу, үз чиратында, психоэмоциональ халәтнең начараюына китерә. 

Шул рәвешле, тикшеренүләр мәгълүматлары психик авыруларның, чыннан да, көз һәм яз көне кискенләшүен раслый. Шуны истә тотарга кирәк: хәл начараюның беренче билгеләре күзәтелә башлагач ук ярдәм  сорап белгечкә мөрәҗәгать итү мөһим. 

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading