Республикада ел саен туберкулез белән 26-30 бала авырый башлый.
Скопировать ссылку
Республикада ел саен туберкулез белән 26-30 бала авырый башлый.
Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, туберкулез белән авыручыларның, бу чирдән үлүчеләрнең кимүе күзәтелә. Шулай да Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар фтизиатры Рәмзия Фатыйхова сүзләренчә, барысы да яхшы дип, тынычланырга иртәрәк.
– 2022 елга кадәр Россия туберкулез иң зур үсеш алган 20 ил исәбендә иде. Ике ел элек кенә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Россияне бу исемлектән алып ташлады. Димәк, вазгыять бик үк имин түгел әле. Соңгы елларда гына авыручылар саны кимү тенденциясе күзәтелә башлады, - ди табиб.
Фтизиатр сүзләренчә, балалар – туберкулезга бәйле чынбарлыкны чагылдыручы лакмус кәгазе. Аларга карап, бу авыру белән бәйле тулаем вазгыятьне бәяләп була. Ә монда иң борчыганы – авырып киткән балалар саны түгел, ә чирнең нинди формаларында, нинди ысуллар белән ачыклануы. Уртача алганда, республикада ел саен туберкулез белән 26-30 бала авырып китә. 2024 елны алганда, вазгыять тотрыклы дип бәяләнә. Әмма ике төп категория борчу уята: бу – 2 яшькә кадәрге балалар һәм 15-17 яшьләрдәге үсмерләр. – Сөенечкә, соңгы берничә елда бер яшькә кадәр авырып киткән балалар теркәлмәде, ә менә 1-2 яшь арасындагылар бар. Үткәрелгән тикшерүләрдән күренгәнчә, әгәр дә сабый туберкулезлы кеше белән контактта була икән, бернинди кисәтү чаралары үткәрелмәгән очракта, чирне 100 процент йоктыра. Әгәр дә прививка да ясатылмаган булса, бу нарасыйда катлауланган туберкулез үсеш ала. Төп борчуыбыз да нәкъ менә шул, - ди Рәмзия Фатыйхова.
Мәгълүм булганча, туберкулез авыруы һава-тамчы юлы белән күчә. Кох таякчыгының тышкы әйләнә-тирәдә бик озак яши алуын да искәртергә кирәк. Караңгы, җилләтелми торган җирдә, ул 6 ай һәм аннан да артык үз көчен югалтмаска мөмкин. Димәк, авыруны теләсә-кайда йоктыру ихтималы бар.
2024 елда балаларның чирне йоктыру чыганагы 60 процент очракта билгеләнгән. Кызганычка, соңга калып, бала авырып киткәч кенә ачыкланган. Күпчелектә, бу ераграк туганнар булып чыккан. Абый-апалары, әби-бабайлары бу бала белән бергә яшәми, әмма аларга кунакка килеп йөри. Араларында үзләренең авыруы турында белүчеләр дә бар, әмма алар моның җитдилеген аңлап җиткермәгән.
Рәмзия Фатыйхова сүзләренчә, туберкулез ачыкланган балаларда, күпчелектә, бернинди авыру билгеләре дә күзәтелмәгән. Чирне массакүләм скрининг – Манту яки Диаскинтест ясатканнан соң ачыклаганнар. Димәк, авыру әле артык үсеш алмаган, кече формада ачыклана, дип сөенә табиб.
Туберкулезга каршы беренче прививка сабый туганнан соң өченче көнгә ясала. Чөнки фәнни яктан исбатланганча, вакцина никадәр иртәрәк кертелсә, шулкадәр яхшырак. Кайбер илләрдә прививка нарасыйга хәтта беренче көндә үк уела. Мөмкин кадәр иртәрәк тере вакцина кертү баланың имунн системасын чыныктыра. Бу рәвешле бала туберкулез йоктырмаячак дип төгәл гарантия биреп булмый, әмма авыру һәрхәлдә җиңелчә формада узачак. 6-7 яшендә балага ревакцинация ясалырга тиеш.
– Туберкулезга каршы вакцинация ярдәмендә Россиядә туберкулезның авыр формалары үсеш алуга юл куелмый. Әйтик, илебездә елына нибары 6-8 менингит очрагы ачыклана. 15-20 ел элек бу авыру шактый еш күренеш иде. Массакүләм диагностика үткәрү ярдәмендә исә без авыруны яңа гына йоктырылган мәлендә табабыз, кисәтү чаралары чирнең үсеш алуына киртә куя, - ди Рәмзия Фатыйхова.
Фтизиатр искәртеп узганча, 7 яшькә кадәрге балага Манту пробасы ясала, өлкәнрәкләр инде Диаскинтест ярдәмендә тикшерелә. Бу һәр бала өчен бушлай һәм аларны ясатудан баш тартырга кирәкми.
– Алар куркынычсыз, шул ук вакытта зур әһәмияткә ия. Авыру йоктыру очрагы вакытында ачыкланса, аны дәвалау да күпкә җиңелрәк. Манту яки Диаскинтест ясатуга кискен каршы булганнарга альтернатив ысуллар – квантиферонлы тест яки Т-Спот ясатырга тәкъдим ителә. Әмма болар дәүләт гарантияләре программасына керми, түләүле нигездә ясала. Ата-аналарның кайберләре рентген ясатуга өстенлек бирә. Әмма бу тикшерү вакытында бары тик туберкулезны үсеш алган формасында гына ачыкларга мөмкин. Манту яки Диаскинтест исә яшерен формадагы чирне дә күрсәтә, - дип аңлата фтизиатр .
Мантуга су тидерергә ярыймы-юкмы дигән сорау да ата-аналарда зур кызыксыну уята. Табиб сүзләренчә, берничә тамчы су тидерсәң, моның бернинди зыяны да юк. Су тидермәү дигәне, бассейнга бармау (андагы дезинфекция чаралары реакция бирергә мөмкин), душ кергәндә манту урынын гельләр белән ышкымау дигәнне аңлатмый. Кул юганда тамчылар чәчрәсә, тискәре йогынты булмаячак.
Комментарийлар