– Ә шулай да кешенең иртә картаюында күбрәк нәрсә роль уйный? Нәселдән килгән чирләрме, яшәү рәвешеме, экологияме, бәлки кешенең холкыдыр да?
– Нәселдән килә торган авырулар бар, тик аларның 15-20 процент кына катышы бар. Калган 85-90 проценты – яшәү рәвешебез. Дөрес яшәү рәвеше алып барганда, нәселдән килгән чир бөтенләй дә сизелмәскә мөмкин. Әйтик, шикәр чире, Альцгеймер, калкансыман биз эшчәнлеге белән бәйле булган Гипертиреоз авырулары.
– Сәламәт булу өчен спорт белән шөгыльләнү дә мөһимдер...
– Бигрәк тә дәвалау физкультурасы. Җәяү йөрү, йөгерү, теннис уйнау, йөзү файдалы. Тик бассейнда түгел, анда хлор күп, ә ул, үз чиратында, калкансыман биз эшен туктата.
– Исәнлек кайда яшәвең, төгәлрәге климат белән бәйле була аламы?
– Алай дип уйларга нигез бар. Тик бөтен кеше бер җирдә яши алмый. Әмма дөрес яшәү рәвеше алып барырга тырышырга кирәк.
– Сез әйтеп киткән Альцгеймер авыруыннан саклану өчен нәрсә эшләргә кирәк?
– Аның белән бергә таркау склероз да бар әле. Алда әйткәнчә, чүп ризык ашамау, сыйфатлы экологик чиста продуктлар белән туклану мөһим. Шулай ук В төркеме витаминнарын эчәргә киңәш итәм, алар организмнан тиз чыга. Аннары хәзер кешеләр баш эшләтү дигән нәрсәне онытып бара. Шул ук телефоннарны һәм башка техника гына алыйк. Бөтен нәрсә безнең өчен үзе эшли. Кайбер кешеләрнең һөнәрләре физик эш белән генә чикләнә. Шуның өчен нервлар үлмәсен өчен, текстлар ятлап, баш миен эшләтеп тору зарур. Бездән соңгы буын санап киткән авыруларга күбрәк бирешүчән булачак.
Комментарийлар