“Инсульт – ул баш миенең (баш мие кан әйләнешенең) туклануының кискен бозылуы, аның функцияләрен төрле сәбәпләр аркасында киметүе белән баш мие артериясенең тромбозы, артериаль кан басымының кискен кимүе (шок, авыр кан югалтуы), аневризманың өзелүе (киңәюе), баш мие артериясе”, – ди табиб-терапевт, кардиолог Азизхон Әскәров.
Нинди авырулар инсультка китерә?
Азизхон Әскәров билгеләп үткәнчә, инсульт берничә авыру сәбәпле килеп чыгарга мөмкин. Болар: гипертония; йөрәк аврулары; муен һәм баш мие кан тамырларының атеросклерозы; йөрәк ритмы бозылулары (йөрәкләрнең фибрилляциясе); шикәр авыруы; хроник интоксикацияләр (тәмәке тарту, алкоголь); кан тамырларының тумыштан яки алынган аномалияләре (баш мие аневризмасы) һәм башкалар.
Гипертония – инсультка китерүче төп проблемаларның берсе булып санала. Бу, озак вакытлар саклана торган югары кан басымының кан тамырларына зыян китерүе һәм «начар» дип аталган холестеринның стеналарга туплануы сәбәпле кан әйләнешенең бөтен системасына авырлык килү. Баш миендә көчсезләнгән артерияләр тыгыла яки шартлый. Өстәвенә, гипертония вакытында еш кына баш миенең тирән бүлекләрен кан белән тәэмин итүче зур булмаган артерияләр зыян күрә.
Йөрәк авырулары да еш кына инсультка китерә. Белгечләр, беренчедән, йөрәктәге ишемия һәм инсульт авыруының сәбәбе бертөрле патологик процесста, дип билгеләп үтә. Икенчедән, йөрәк авырулары баш миендә кан тамырларына эмболиягә китерергә мөмкин. Йөрәк һәм баш мие шактый тыгыз функциональ элемтәдә. Йөрәк эшчәнлегендә өзеклекләр булганда баш мие белән дә проблемалар башлана.
Комментарийлар