16+

Паркинсон: кисәтү, дәвалау

Әлеге авыру кешенең җенесенә дә, яшенә дә карамый, диләр. Аның төрле формалары яшь кешене дә, олыларны да аямый. Сүз Паркинсон авыруы турында бара.

Паркинсон: кисәтү, дәвалау

Әлеге авыру кешенең җенесенә дә, яшенә дә карамый, диләр. Аның төрле формалары яшь кешене дә, олыларны да аямый. Сүз Паркинсон авыруы турында бара.

Альцгеймер авыруыннан соң аеруча еш очрый торган нейродегенератив авыруларның берсе ул. Элегрәк, 60 яшьтән соң күбрәк ачыкланса, хәзер яшьләрдә дә күзәтелә. Авыру бик акрын барса да, ул аяныч нәтиҗәләргә китерә. Паркинсон авыруын кисәтү, дәвалау турында Төбәкара клиник диагностика үзәгендә нейрохирург-табиб Айрат Габидуллин сөйләде. 

Сәбәпләре 
Төп сәбәпләренең берсе – авыру нәселдән күчә. Шулай ук баш мие җәрәхәтләнү, баш белән бәрелү, имгәнүләр, гел депрессия кичерү дә авыруга китерергә мөмкин. 

Авыруның билгеләре
Кеше калтырый, хәрәкәтләре акрыная, ахыр чиктә ул мөстәкыйль хәрәкәтләнә алмый башлый. Аңа караваттан тору, юыну, ашау да кыен булырга мөмкин. Хәтере начарлана. 

Дәвалану 
Авыруның беренче стадиясендә дарулар белән дәвалау каралган. Тик тора-бара нейрохирург белгечләренә мөрәҗәгать итмичә булмый. Авыруны тулысынча дәвалау мөмкин түгел. Нәтиҗәле алымнарның берсе – операция. 

1960 елда авыруның төп сәбәбен ачыклый алганнар. Ул баш миенең бер өлешендә нерв күзәнәкләренең үлүе белән бәйле. Республика клиник диагностик үзәгендә тикшеренгәннән соң, Паркинсон авыруы билгеләре күзәтелгән кешене нейрохирургларга юллыйлар. Баш миенә мондый катлаулы операцияләрне Идел буе төбәгендә бары Казанда гына ясыйлар. Былтыр барлыгы шундый 15тән артык операция башкарылган. Бу операция бик катлаулы, табиблар аны ювелир эшләнмә ясауга тиңли. Табибтан бу эш зур сабырлык, төгәллек сорый. Гадәттә, операция сигез сәгать тирәсе дәвам итә. Операциядән соң кеше акрынлап мөстәкыйльлеккә өйрәнә, тулы тормыш белән яши башлый. 

Әмма, медицина бер урында тормый, аны дәвалау юллары эзләнә, заманча технологияләр уңышлы нәтиҗәләр бирә.Хәзер хәтта баш миен стимуляцияләргә мөмкинлек биргән җайланмаларга кадәр кулланалар. Ягъни операциядән соң кешенең баш мие белән пульт ярдәмендә идарә итеп була. 

Кисәтү
- Сәламәт тормыш рәвеше алып барырга тырышыгыз; 
- кәһвә, спиртлы эчемлекләр куллануны киметегез;
- баш мие өчен файдалы ризыклар: алма, апельсин, гpeйпфpут, әфлисун ашасаң яхшы; 
- B төркеме витаминнарына бай булган ризыклар: яшелчәләр, сөт продуктларын, диңгез ризыкларын, чикләвекләр, ит ашарга киңәш ителә; 
- юк-бар өчен борчылмагыз.

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading