16+

Роспотребнадзор: Россиядә хатын-кызларның дүрттән бер өлеше симерүдән интегә

РФ баш санитария табибы хәбәр иткәнчә, Россиядә симерү чиреннән ир-атларның 19%ы һәм хатын-кызларның 27,6%ы интегә.

Роспотребнадзор: Россиядә хатын-кызларның дүрттән бер өлеше симерүдән интегә

РФ баш санитария табибы хәбәр иткәнчә, Россиядә симерү чиреннән ир-атларның 19%ы һәм хатын-кызларның 27,6%ы интегә.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова, артык авырлыгы булган кешеләр еш кына хроник чирләр, диабет, гипертония белән авырый, аларның йөрәк-кан тамырлары системасы белән дә проблемалары бар, дип искәртте. Санитар табиб сүзләренчә, гәүдә массасы нормадан артык булган кешеләр коронавирус инфекциясе йоктырган очракта, чир аларда бик катлаулы үтәчәк икән.

Анна Попова, Россия кулланучылар күзәтчелеге башлыгы: «Тулаем ил буенча артык гәүдә авырлыгыннан 47,6% ир-ат һәм 35,6% хатын-кыз интегә, 19% ир-ат һәм 27,6% хатын-кызларда симерү чире бар. Әгәр симерү аеруча киң таралган төбәкләр турында сөйләсәк, беренче унлыкка Орлов, Курган, Воронеж, Кемерово, Курск өлкәләре, Алтай, Брянск өлкәсе, Алтай крае, Тула өлкәсе, Еврей автоном өлкәсе керә ".
Попова ассызыклаганча, хәзер Россиядә артык авырлыгы һәм моңа бәйле башка чирләре булган балалар санының кискен артуы теркәлгән.

Анна Попова: «Мәктәп яшендәге малайлар арасында 20% тәненең артык массасы, һәр унынчысында (10,7%) симерү чире. Кызлар арасында, бу саннар - 14% һәм 5,6%. Һәм бу, беренче чиратта, туклану культурасын тәрбияләү белән бәйле".

Россиянең баш санитария табибы искә төшергәнчә, сәламәт туклануда иң мөһиме - ниндидер продуктлардан баш тарту түгел, "ә уртача һәм дөрес әзерләү - тоз, шикәр һәм майның артык дәрәҗәдә булмавы".

Элегрәк табиблар хәбәр иткәнчә, COVID-19 белән авырган очракта, симерүдән интеккән пациентларның үлем куркынычы тугыз тапкырга арта, һәм әлеге йогышлы чир дә аларда, башкалар белән чагыштырганда, җиде тапкырга авыррак үтә. Шулай ук табиблар чирне үткәреп җибәрү йөрәк-кан тамырлары авырулары булуы һәм D витамины дефициты да белән дә бәйле, диләр.

http://www.здоровое-питание.рф.  мәгьлүматлары буенча.

Фото: http://pixabay.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading