Остеопороз, остеоартроз һәм башка сөяк авырулары буенча конгресс Россиядә алтынчы ел уздырыла. Быел ул беренче тапкыр Казанда үтә. Илнең төрле төбәкләреннән килгән тәҗрибәле табиблар, белгечләр 10 сентябрьгә кадәр сөяк авыруларына кагылышлы, скелет төзелешенә караган мөһим сораулар, авыруларны кисәтү хакында фикер алышты.
- Конгрессны Казанда уздыру очраклы түгел. Россиядә остеопороз авыруына кагылышлы мәсьәләләрнең чишелешенә нәкъ менә Казан галимнәре зур өлеш кертте, - ди остеопороз буенча Россия берлеге президенты, профессор Ольга Лесняк.
Медицинаның алга китүенә карамастан, остеопороз, әлеге авыру белән бәйле башка проблемалар, сөякләр сыну бөтен дөнья буенча үлемгә китергән төп сәбәпләрнең берсе булып кала бирә.
- Әлеге авыруларның популярлашуы гомер озынлыгы артуына да бәйле. Шуңа да өлкән яшьтәге кешеләрнең яшәү сыйфатын яхшырту мөһим, - дип саный Россия сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Игорь Каграманян. Бу фикер конгрессны ачу тантанасында җитәкче җибәргән сәламләү хатында яңгырады.
Остеопороз - киң таралган хроник авырулардан санала. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы аны халык арасында иң еш очрый торган биш авыру исемлегенә кертә. Яман шеш, йөрәк-кан тамырлары авырулары, диабет, көтелмәгән үлем арасында остеопороз бишенче урында. Россиядә 50 яшеннән узган һәр өченче хатын-кыз, һәр дүртенче ир-ат остеопороз белән авырый. Еш сөяк сыну депрессиягә китерергә мөмкин, кеше активлыгын югалта, нәтиҗәдә, гомер озынлыгы кыскара. Табиблар исә, остеопорозны кисәтү өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга, физик яктан актив булырга, начар гадәтләрдән арынырга кирәк дип саный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар