16+

Рөстәм Миңнеханов: «Халык бар җирдә бертөрле, һәр кеше тиешле медицина ярдәме алырга тиеш»

Рөстәм Миңнеханов: «Халык бар җирдә бертөрле, һәр кеше тиешле медицина ярдәме алырга тиеш»

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017-2018 елларга республикада беренчел медицина звеносын модернизацияләү һәм ныгыту программасын хуплады. Әлеге проект нигезендә 197 медицина учреждениесен төзекләндерергә җыеналар. Бу максатларда 7,5 миллиард сум акча сарыф ителәчәк. Программа турында тулырак Татарстанның Министрлар кабинетында узган матбугат конференциясендә республиканың сәламәтлек саклау министры Адел Вафин сөйләде.

Сырхауханәләр белән бәйле проблемалар - медицинаның иң авырткан урыныдыр, мөгаен. Табибка язылу проблемалары, биналарның иске булуы халыкта гел канәгатьсезлек уята килде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бу хакта гел искәртә килде.

- Сырхауханәләр мәсьәләсенә җитди караш кирәк. Аеруча Казан, Чаллыдагы сырхауханәләр капиталь төзекләндерү таләп итә. Быел тагын бер кат анализ ясап, мөмкинлекләребезне чамалап, кайбер сырхауханәләрне, һичшиксез, капиталь ремонт программасына кертәчәкбез. Төрле медицина учреждениеләре бар: алга киткәннәре, эшчәнлеген камилләштерергә кирәк булганнары да. Халык бар җирдә бертөрле. Һәр кеше тиешле медицина ярдәме алырга тиеш, - дип белдергән иде Президент Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында.

Вәгъдәне озак көтәргә туры килмәде. Россия Президенты Владимир Путинның Федераль җыенына еллык юлламасында яңгыраган йөкләмәләрен үтәү максатыннан, Татарстан хөкүмәте беренчел медицина звеносын модернизацияләү һәм ныгыту буенча программа әзерләде. Ул республика шәһәрләрендә, районнарында сырхауханә биналарына капиталь ремонт ясау һәм аларны заманча медицина җайланмалары белән тәэмин итүне күздә тота. Рөстәм Миңнеханов бу зур һәм күләмле программаны гамәлгә ашыру республиканың барлык министрлыкларыннан һәм ведомстволарыннан, шулай ук муниципаль дәрәҗәдән дә тырышлык күрсәтүне таләп итә, дип белдергән.
Адел Вафин әйтүенчә, Татарстанда беренчел звено биналары соңгы тапкыр 2011-12 елларда төзекләндерелгән булган. Бүген 197 бина ремонт таләп итә. Аеруча Казан, Чаллыдагы сырхауханәләр нык искергән.

- Сәламәтлек саклау өлкәсендә беренчел звенода күп кенә эш башкарылды. Аеруча авыл җирлегендә модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды һәм төзекләндерелде. Беренчел звено эшчәнлегенә күп нәрсә бәйле. Республикада беренчел звенога караган 11690 табиб исәпләнә. Ашыгыч медицина ярдәме хезәткәрләре күпме кешене миокард инфаркты, инсультлардан коткарып калалар. Быел 75 бина яңартылачак дип ниятләнә. Төзекләндерү вакытында медицина учреждениеләре тулысынча ябылмаячак, эшләвен дәвам итәчәк. Ремонт ясалырга тиешле 43 объектның проект-смета документлары май башында әзерләнеп бетәр дип көтелә, - дип таныштырды Адел Вафин.
Киләсе елга исә 122 объектка - күбесенчә хатын-кызлар консультацияләре, махсуслашкан сырхауханәләргә капиталь ремонт ясарга җыеналар.
Сырхауханәләрдә мохит тә үзгә булыр дип көтелә. Яңартылган медицина учреждениеләре республикада гамәлгә ашырыла башлаган «Дустанә сырхауханә - Татарстан стандарты» проектына нигезләнеп эшлиячәк. Ягъни төп бурыч - халык өчен уңайлы шартлар булдыру. Монда пыяла тәрәзәле регистратура бүлмәләре дә юк, медицина персоналы һәр клиент белән янына басып сөйләшә. Табибның пациент белән аралашу вакыты да 15 минутка кадәр озайтылган. Авыру янына өйгә барырга туры килсә, моны махсус фельдшер төркеме башкара.

- Сырхауханәләрне модернизацияләү бер хәл. Иң мөһиме - кеше авырганда гына түгел, авыруын кисәтү өчен вакытында табибларга мөрәҗәгать итсен, - диде Адел Вафин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading