16+

Суррогат ана булу: ничарадан-бичаралыкмы, әллә акча эшләү ысулымы

Россиядә якынча 22 меңнән артык бала суррогат ана ярдәме белән табылган.

Суррогат ана булу: ничарадан-бичаралыкмы, әллә акча эшләү ысулымы

Россиядә якынча 22 меңнән артык бала суррогат ана ярдәме белән табылган.

Сеңлемә дип бала таптым
“Булмас димә, дөнья бу”, – диләр. Берничә тапкыр уңышсыз ЭКО ясап, тәмам өмете өзелгәннәр өчен, бәлкем, бу алым чыгу юлыдыр. Әмма 9 ай буе йөрәк түрендә йөрткән баланы башка кешегә берү дөресме? Язмабыз суррогат аналар турында булачак. Язманың герое Фәридә ханым (исеме үзгәртелде) белән без күптән таныш. 3 бала әнисе, бик тырыш, уңган хатын-кыз ул. Әмма һәркемнең күңеле иксез-чиксез диңгез бит. Анда нинди генә серләр яшерелмәгән. Фәридә ханым исемен әйтмәү шарты белән безгә дә серен сөйләргә булды. Ул сеңлесенә бала алып кайтып биргән. 

– Фәридә ханым, бу хәл ничек килеп чыкты соң? 
–  Безнең хәлебезне аңларсыз дип уйлыйм, шулай да барысын тәртипкә салып сөйләргә тырышырмын. Сеңлекәшем йөклелеген бик авыр күтәрде. Хастаханә юлын таптады, кан китеп, чак кына исән калды. Үзебезнең кечкенә генә шәһәребездә эшләүче тәҗрибәле табиб сеңлемнең баласын саклап кала алды. 7 айда кесарев кисеме алымы белән баланы тудырдылар. Сау-сәламәт булды, Аллаһка шөкер. Хәзер сеңлемнең кызына 18 яшь инде. Табиблар сеңлемә башка балага узмаска куштылар, әллә язмыш, әллә ялгыш дип әйткәндәй, ул янәдән балага узды. Аны үтереп булмый бит инде, бала – Аллаһы Тәгалә биргән бүләк. Табиблар ярдәм итәр дип өметләнде сеңлем. Бу йөклелеген дә шундый авыр кичерде. Табиблар консилиум җыеп: “Бала формалашып беткәч, операция ясарбыз”, – дигәннәр иде. Сеңлем хастаханәдә ятты. Операциягә 3 атна калганда янәдән каны китте. Системалар да куеп карадылар, бернәрсә ярдәм итмәде. Аны тиз арада Казанга алып киттеләр. Бала әнисенең беренче операциясе җөенә береккән, шуңа күрә дөрес урнашмаган икән. Бу җөй ачылып, кан киткән. Казанда табиблар, профессорлар җыелды: “Бернәрсә эшләтә алмыйбыз. Ана гомерен саклап калырга кирәк. Бик күп кан югалткан, операция катлаулы булачак. Баланы үтерергә туры киләчәк. Наркозны зур кеше дозасына бирәбез, баланы берничек тә саклап кала алмыйбыз. Операцияне онкологларга тапшырабыз. Ананың исән калуына гарантия бирә алмыйбыз. Әзер торыгыз”, – диделәр. Без барыбыз да еладык. Сеңлем бу хәлне ничек кичергәнен күз алдыма да китерә алмыйм. Ул бераз айныгач: “Эчемдә балам селкенә. 6 ай буе күңел түремдә йөрткән сабыемны иртәгә үтерәбез диделәр”, – дип елады. Мин дә аңа кушылып еладым, сезгә сөйләгәндә дә күз яшьләремне тыя алмыйм. Чәчләр агару гына түгел, акылдан да язарсың. Бернишләтеп булмады, Аллаһы Тәгаләдән шулай язгандыр инде. Сеңлемә 6 сәгать операция ясадылар. Кияүнең хәлен дә күз алдына китерегез инде. “Анасы үлсә, кызыма ничек кайтып әйтермен икән? Миңа нишләргә соң?” – дип ул да янган. Сеңлемнең операциядән соң 2-3 көннән генә хәле яхшы якка үзгәрә башлады. Тартмага үле баланы салып, кияүгә алып чыгып бирделәр. Авылга кайтканда тартманы ачып карап: “Әй, улым”, – дип үкси-үкси елады. Баланы күмдек, “Фәрит” дип чардуган куйдык. Үлгән балаларга башка исем куярга дисәләр дә, бу исемне сеңлем күптән сайлап куйган булган. Без каршы килмәдек.

– Сеңлегез бу вакыйганы бик авыр кичергәндер...
– Сеңлем өрәк шикелле иде. Бала югалту кайгысыннан, операциядән соң хәле дә юк иде. Операция ясаган табиб аңа: “Синең ике генә чыгу юлың бар: йә балалар йортына барасың, йә суррогат ана эзлисең”, – дигән.  Бу әле  2011-2012 еллар... Пугачева белән Галкинның бала тапкан чагы, суррогат аналар турында телевизордан да күп сөйләгәннәр иде.  Кияү белән сеңлем балалар йортына да барып карады инде. Төрле сүзләр әйттеләр, куркыттылар. Имеш, ул баланың әти-әнисе кем икәнен белеп булмый, нәселе начар була. Шул вакыт “Әнисе кызына бала алып кайткан” дигән мәкалә укыдык. Кияү, сеңлем, ирем бергә җыелып сөйләштек. “Апам, суррогат ана була алсыңмы?” – диде. Мин сеңлемне бик жәлләдем. Үзем балаларны бик җиңел таптым, Аллаһка шөкер. Минем өчен йөкле булу – сөенеч кенә иде. Бертуганнар булсак та, ана булу бәхетен икебезгә дә тигез бирмәгән шул. Без гаилә планлаштыру үзәгенә бардык. Анда үзләренең суррогат әниләре бар иде. 2012 елда ук бу процедура бер  бүлмәле фатир бәясенә тиң иде. Әле суррогат әнигә дә ай саен түләргә, дарулар алырга кирәк. Шулай да алар ЭКО ясарга ризалаштылар. Аның өчен дә гармональ яктан әзерлек кирәк, бик күп дарулар эчелде. Яз көне тотынган идек, 2 августта гына ЭКО ясадык. Кияү һәм сеңлем күкәй күзәнәген алып, ЭКО булды. 12 көннән УЗИга килдем, барысы да яхшы иде. “Красный крест”ның суррогат анасы булмагач: “Сезнең белән эшләмибез, яңа табиб эзләгез”, – диделәр. Кире үз шәһәребезгә кайттык та, таныш гинеколог белән сөйләштек. Аның тәҗрибәсендә мин беренче суррогат ана идем, каршы килмәде. Бу баланы үзем дә бик авыр күтәрдем. Нәкъ сеңлемнеке кебек кан китте. Хастаханәгә эләктем, аналыкны ачып чистартмадылар, канны гына туктаттылар. Бер эмбрион булса да исән калсын дип тырыштык. Хастаханәдә гинекология бүлеге мөдире бик ярдәм итте. Чиратта торганда да, мине чыгып алып кереп китә иде. Хәлем авыр булганын белеп торды. Аның әнисе юрист булып эшләгәч, табиб бар документларны да тизрәк эшләргә ярдәм итте. Баланы тугач ук сеңлем исеменә яздырдылар. Баланы бик авыр таптым.  Аны тугач ук, Казанга алып киттеләр, сеңлем улы белән барды. 5 килограмм 800 граммлы баһадир туды. Миңа сөтне бетерә торган таблеткалар гына бирделәр. Быел улыбызга 12 яшь тулды. Ул шундый нык үз әтисенә охшаган, белсәгез! Шаккаттым, чынлап әйтәм.

– Туганнарыгызга ничек сөйләдегез? Алар каршы килмәдеме?
– Йөкле булгач, төрле хәл була ала, шуңа күрә әнине борчырга теләмәдек. Сеңлем әни кунакка килгәндә шалтырата иде, ә мин хастаханәдә ятам. Тиз-тиз өйгә кайтып җитә идем. Корсагым борыныма тия башлагач кына, тагын бер кат бөтен гаиләне җыеп, сөйләдек. Әти иремнән: “Ничек ризалаштың соң син?” – дип тә сорап куйды. “Кешедән чыкмаган эш минем кызлардан булыр инде”, – диде һәм башка дәшмәде. Биемгә дә аңлатырга кирәк бит. Ул үзенең оныгын көтеп йөри иде. Аның туган көненнән соң, ирем белән барысын да аңлаттык. Ул гаилә хәлебезне дә белгәч, безне аңларга тырышты. Үзара сөйләшкәннәрдер инде, әмма каршы төшмәде. Үзем дә таза булгач, күпләр йөкле булуымны белми, сизми калды. 

– Бала тапкан өчен кияү белән сеңел бүләк алып бирдеме соң?
– Сеңлем белән кияү бу адымга барганы өчен иремә машина алып бирделәр. Ир өчен бу адым бик кыен: “Иптәшләргә нәрсә әйтермен?”, – дип тә уйланды ул. Авыр булса да түзде, миңа терәк булды. Дин ягыннан бу гамәл бик үк дөрес тә түгелдер, әмма сеңлемнең хәлен аңлатып та бетерә алмыйм. Эш белән дә бик җайлы гына хәл иттек. Төп офис башка шәһәрдә урнашкач, анда мине белүче кеше бөтенләй юк иде. 3 ай гына ял итеп тордым да, аннан соң эшкә чыктым. Сөйләшмичә генә тормыйлар инде, әмма күпләр: “Син бик көчле, бу адымга бару  – батырлык”, – диделәр. 

– Сеңлегез өчен тапкан малайга серегезне сөйләргә уйлыйсызмы?
– Бу хакта сөйләргә кирәкмидер. Балага аны аңлатып та бетереп булмас. Үз тормышын корсын, киләчәк белән яшәсен. Мин аны сеңлемә дип таптым, шуңа күрә үз улым кебек кабул итмим. Үземнең балаларга барыбер бүтәнчә карыйм. Баланы бер белмәгән кешегә бирмәдем бит, гел күрешеп торабыз. Сеңлем дә балалар белән эшләгәч, аларны бик ярата, уртак тел таба белә. Гомумән, сеңлемнең апасы буларак без бер-беребезнең балаларга “улым, кызым”, – дип эндәшәм. Ирем дә: “Хәзер  гел авылга кайтырбыз инде”, – диде. Шулай да үземне тыйдым, сеңлем дә көнләшмәсен дип тырыштым. Тәрбиясенә дә тыгылмыйм, ул сеңлемнең баласы. 

 Фигураны бозмас өчен эшләнми!
Суррогат ана булу турында сорауларыбызга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча штаттан тыш баш белгече, Татарстан Республикасының атказанган табибы Фирая Сабирова ачыклык кертте.

- Кем суррогат ана була ала?
– Суррогат әнигә беренче таләп – аның сәламәтлеге. Хатын-кыз үзенә һәм балага зыян китермичә генә йөклелек  вакытын үткәрергә тиеш. Моннан тыш, суррогат ана булырга теләгән хатын-кыз баладан баш тартырга кирәклеген аңларга тиеш. Суррогат ана булырга теләгән барлык хатын-кызлар да моны аңлап бетерми һәм, кайвакыт, табиб белән сөйләшкәннән соң баш тарта. 20 яшьтән 35 яшькә кадәр ким дигәндә бер сау-сәламәт бала тапкан хатын-кызлар суррогат ана була ала.

- Ир белән хатын бала таба алмауны расларга тиешме? 
– Суррогат ана хезмәтенә беренче чиратта, тумыштан яки авыру сәбәпле аналыгы булмаган, зыян килгән хатын-кызлар була ал. Икенчедән, йөклелек хатын-кызның сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч тудыра ала, шуңа күрә ул суррогат ана программасына мөрәҗәгать итә ала. «Фигураны бозмас өчен» бала табарга теләмәгән очракта, әлеге процедура гамәлгә ашырылмый. 

- Суррогат ана булу куркынычмы? 
– Йөклелек - физиологик шарт, шуңа күрә суррогатика программасы үзе куркыныч түгел. Ләкин суррогат ана физик яктан һәм бик мөһим, психологик яктан әзерләнгән очракта гына. Бу куркынычлар ул үзе йөкле булган кебек үк.

- Суррогат ана хезмәте күпме тора ала?
– Суррогат ананың хезмәт хакы ЭКО программасының бәясеннән тора бу якынча 200 мең, шулай ук суррогат ананы сайлап алудан да мөһим, бу эш белән махсус агентлыклар шөгыльләнә. Бу сумма төрлечә була, әмма якынча 2 миллион сумнан да ким түгел. 

- Клиникаларда суррогат аналарның даими базасы бармы?
– Гадәттә, клиника профессиональ рәвештә суррогат әниләрне сайлап алу, тикшерү белән шөгыльләнүче агентлыклар белән хезмәттәшлек итә. Клиникалар суррогат әниләр базасын тупламый. Гадәттә, без пациентларыбызга теге яки бу агентлыкка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез, һәм клиникага парлар суррогат әни белән төзелгән килешү белән килә. Клиника исә программаның медицина өлешен гамәлгә ашыра.

Канун сүзе
Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында федераль канунның 55 мәддәсендә ярдәмче репродуктив технологияләрне куллану тәртибе теркәлгән.
– Суррогат ана хезмәтен: бала таба алмаучы мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән парлар һәм ялгыз хатын кызлар куллана ала.
– баланың җенесен сайлау мөмкин түгел, искәрмә буларак җенес буенча күчә торган нәсел авырулары тора.
– Гаиләсе булган хатын-кызлар суррогат ана булу алдыннан иреннән язмача рөхсәт алырга тиеш. 
– Потенциаль ата-аналарның берсе (генетик ана яки генетик әти) яки икесе дә, ялгыз хатын-кыз (генетик ана) Россия Федерациясе гражданлыгына ия булырга тиеш.

5  кызыклы факт
1. Суррогат әни баланы тапса да, ул аңа генетик яктан бөтенләй ят. Эмбрион генетик ата-ананың күкәй күзәнәгеннән тора, ә суррогат ана аны бары тик үз карынында йөртә һәм таба.
2. Суррогат ана процедурасы: Австрия, Германия, Италия, Испания, Швеция, Франция, АКШның аерым штатларында (Аризона, Мичиган) тулысынча тыелган.
3. Суррогат ана программалары шоу-бизнес йолдызлары арасында киң таралган. Суррогат әниләр хезмәтенә: Элтон Джон, Криштиану Роналду, Филипп Киркоров, Алла Пугачева һәм Максим Галкин, Сергей Лазарев, Яна Рудковская һәм Евгений Плющенко, Дмитрий Маликов мөрәҗәгать иткәннәр.
4. Эко методикасы авторлары Патрик Стептоу һәм Роберт Эдвардс Бөекбританиядә суррогат ана процедурасын беренче тапкыр 1989 елда ук уңышлы уздыра. ЭКО ярдәмендә галимнәр яралгылар алганнар һәм аларны балага уза алмаган хатынның сеңлесенең аналыгына күчереп утыртканнар, ул йөклелекне уңышлы кичергән һәм бала тапкан. 
5. Бөек Британиядән Кэрол Хорлок суррогат ана булып, башкалар өчен 13 бала тапкан. 

Бала туганнан соң 1 милион 200 мең сум бирәбез
Суррогат ана программасы шуның кадәр популяр ки, хәтта башка кешегә бала табып бирергә әзер хатын-кызларны эзләүче сайт та бар. Анда нинди генә белдерүләр юк икән. Берсен сез дә карагыз әле:
– Хәерле көн, җаваплы суррогат ана эзлим. Без ирле-хатынлы. Программа Төньяк Кипрда уза. Өлешчә күченү һәм бала табуга күчү каралган. Без тәкъдим итәбез: бала туганнан соң 1 милион 200 мең сум; игезәкләр өчен 200 мең өстәмә түләү; ай саен 40 мең (игезәкләр өчен 45 мең) түләү; кесеров кисеме алымы кулланылса өстәмә 200 мең; йөклелекнең 20 атнасыннан кием-салымга 30 мең; һәм башка өстәмә түләүләр каралган.

Ана капиталы кемгә?
Россия Федерациясе законнары нигезендә, суррогат ана дәүләт тарафыннан  балалар өчен каралган пособиеләр алу хокукы юк. Суррогат ананың керемнәре социаль түләүләргә хокукын билгеләгәндә исәпкә алына. Гариза биргәндә керемнәрне яшерергә тырышу административ яки җинаять эше кузгатылу кебек җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
 
Дин сүзе
Дини күзлектән суррогат ана хезмәтенә ачыклык кертер өчен «Гадел» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Бакировка мөрәҗәгать иттек.
– Бу гамәл дин буенча тыелган, чөнки ир белән хатын-кыз арасында -никах кирәк. Әмма һәр бер кешенең хәлен аерым карау дөресрәктер дип уйлыйм. Киңәшебез шул казый яки хәзрәткә барып, гаилә хәлен аңлатырга. Һәркем үзенә кирәкле җавап таба алыр дип ышанам.  
Аллаһ яхшырак белүче.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading