16+

Татарстан беренчел медицина ярдәме күрсәтү буенча лидер

Республикада беренчел медицина ярдәме күрсәтү звеносын модернизацияләү программасы быел бик уңышлы үтәлгән.

Татарстан беренчел медицина ярдәме күрсәтү буенча лидер

Республикада беренчел медицина ярдәме күрсәтү звеносын модернизацияләү программасы быел бик уңышлы үтәлгән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин журналистлар белән очрашуда тармактагы уңышлар турында сөйләде.
- Күптән түгел генә беренчел звеноны үстерү өчен без премиягә лаек булдык. Росздравнадзор тарафыннан лидерлар дип табылдык. 117 объект ремонтланды, 28 яңа объект төзелде. Шуларның өчесе – Казанда. Икесе – Дәрвишләр бистәсендәге балалар поликлиникасы һәм Осиноводагы берләштерелгән олылар һәм балалар поликлиникасы инде кулланышка тапшырылган, берсе – 7нче шәһәр хастаханәсе базасында өченче дәрәҗәдәге перинаталь үзәк киләсе ел ахырында ачылачак. Республика өчен бу бик мөһим чара. Шулай ук Әлмәттә перинаталь үзәк төзү башланды, - дип сөйләде министр.

Журналистлар белән очрашуны да шушы яңа объектларның берсендә – Дәрвишләр бистәсендәге балалар поликлиникасында уздырдылар. Ул хәзерге вакытта 11,5 мең балага хезмәт күрсәтә. 11 участокның һәркайсына 1000-1100 бала беркетелгән. 4 катлы бинада әти-әниләр һәм нәниләр өчен иң уңайлы шартлар тудырылган.

Авырган балалар авырмаганнары белән кисешмәсен өчен шартлар булдырылган, әни һәм бала бүлмәләре бар, уен зоналары эшләнгән. Педиатрлардан тыш, биредә тар белгечләр дә хезмәт күрсәтә, тикшерүләр уздыру өчен барлык заманча җиһазлар сатып алынган. Физиотерапия, рентген кабинетлары, ЛФК бүлмәләре, тозлы бүлмәгә һәм 10 ятакка исәпләнгән көндезге стационарга кадәр бар. Мондый уңайлыкларга Дәрвишләр бистәсе халкы сөенеп туя алмый. Моңа кадәр педиатрлар торак йортның беренче катында утырган. Тар белгечләр башка торак йортның беренче катында урнашкан, сөт продуктларын өләшү пункты тагын башка җирдә. Хәзер исә, барысы бер урында, киң иркен бинада.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading