16+

Төшенкелеккә бирелдеңме? Сырганак ашагыз

Сырганак С витаминына бай булуы белән данлыклы (100 гр җимештә ул 200-316 мг).

Төшенкелеккә бирелдеңме? Сырганак ашагыз

Сырганак С витаминына бай булуы белән данлыклы (100 гр җимештә ул 200-316 мг).

Моннан кала аңарда А, В1, В2, В3, В5, В6, В9, С, Е, К һәм РР витаминнары да бар. Тимер, калий, магний, кальций, фосфор, натрий, алюминий, кремний кебек минералларга, актив биологик матдәләрда дә бай. Сырганак куагында бәхет һәм шатлык гормоны серотонин да табылган. Ул исә организмны депрессиядән саклый. 

Файдалы үзлекләренә килгәндә, аларны санап бетереп булмый: иммун системасын, йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген яхшырта, салкын тиюдән саклый, ютәлне бетерә, организмнан токсиннарны һәм шлакларны чыгара, гипертониядән булыша, ашкайнату системасын, матдәләр алмашын яхшырта, калкансыман биз эшчәнлеген көйли, стоматитны дәвалый, нерв системасын тынычландыра.

Көненә 100әр грамм сырганак җимешен генә ашасагыз да, иммунитетыгызны ныгытырсыз, организмыгызны витаминнарга баетырсыз. Аны шикәр комы белән сытып, чәйгә кушып та эчәргә була.

Ничек кенә файдалы булса да, сырганакны бавыры авырткан, ашказаны җәрәхәте һәм унике илле эчәк булган, панкреатит, холецистит, бөердә һәм сидек куыгында ташлар булганда сак кулланырга кирәк. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading