16+

Үлем сәбәпләренең 45 проценты диярлек инфаркт-инсультка туры килә

2030 елга Россиядә гомер озынлыгын 78 яшь дәрәҗәсенә күтәрү бурычы куелган.

Үлем сәбәпләренең 45 проценты диярлек инфаркт-инсультка туры килә

2030 елга Россиядә гомер озынлыгын 78 яшь дәрәҗәсенә күтәрү бурычы куелган.

Агымдагы елга Татарстан өчен план аны 75,37 яшькә җиткерү. Әлегә 4 айда бу күрсәткеч 75,08 яшь тәшкил иткән.  Идел буе федераль округында без беренче урында барабыз, Россия күләмендә  - ундүртенче баскычта. 

Озак гомер итүгә таба 
Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев искәртеп узганча, көтелгән гомер озынлыгы турыдан-туры үлем дәрәҗәсенә бәйле. Көтелгән гомер озынлыгын быел 75,37 яшькә күтәрү өчен үлем күрсәткече 1 мең кешегә 10,6 очрак булырга тиеш.  Ел башында үлүчеләр санының берникадәр артуы күзәтелгән, әмма инде бүген кимүгә таба бара. Шул рәвешле 4 ай эчендә 1 мең кешегә 11,6 очрак тәшкил итә. Бу хәзерге вакытта шулай ук Идел буе төбәкләре арасында иң түбәне, Россиядә без 19 урында торабыз.

Быел «Сәламәтлек саклау” илкүләм проектын тормышка ашыруга 3,5 миллиард сумга якын финанслау каралган – 1,1 миллиарды республика акчалары, 2,36 миллиарды федераль үзәк бүлеп биргән сумма. Республикада аның кысаларында, күпсанлы чаралар гамәлгә ашырыла: 
-    беренчел медико-санитар ярдәм күрсәтү системасы үстерелә, 
-    йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш алып барыла, 
-    онкологик авыруларга каршы чаралар күрелә, 
-    балаларга ярдәм күрсәтүдә иң заманча шартлар тудыру юнәлешендә актив эш бара,
-    сәламәтлек саклау оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә,
-    цифрлы медицина юнәлеше үстерелә,
-    медицина хезмәтләре экспорты җәелдерелә,
-    авыл җирлегендә беренчел ярдәм алуны җиңеләйтү һәм хезмәтләрнең сыйфатын  арттыру юнәлешендә актив эш бара.

Поликлиника һәм ФАП – безгә тиңне тап
Әйтик, быел беренчел ярдәм күрсәтү объектларын төзү һәм төзекләндерүгә 2 миллиард сумнан артык ача бүлеп бирелгән. Барлыгы 29 сәламәтлек саклау объекты – 3 поликлиника һәм 26 ФАП төзү каралган. Тагын 105 медицина оешмасында капиталь ремонт ясалачак.
Альмир Абашев ассызыклап узганча, быел поликлиникалар нәкъ менә зур шәһәрләрдә төзелә. Чөнки район үзәкләре инде тулаем беренчел ярдәм күрсәтү оешмалары белән тәэмин ителгән. Фельдшерлык-акушерлык пунктларын модернизацияләүдә исә Татарстанга тиңнәр юк. Бу эш бездә 2012 елдан бара. 11 ел эчендә 714 ФАП, 71 табиб амбулаториясе төзелгән. 1500ләп ФАП, 100гә якын амбулатория, ике дистәгә якын участок хастаханәсе төзекләндерелгән.

Инсульт һәм инфаркт: җиңәрбез берчак 
Сер түгел, бүген илдә барлык үлем сәбәпләренең 45 проценты диярлек инфаркт-инсультка туры килә. Шуңа күрә йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшкә аеруча зур игътибар бирелә.

-    Бүген барыннан бигрәк йөрәк-кан тамырлары авыруларын икенчел кисәтүгә зур игътибар бирелә. Инде инсульт-инфаркт кичергән пациентлар, бу хәл кабатланмасын өчен, дәүләт тарафынна махсус препаратлар белән тәэмин ителә. Бу канны сыеклатучы дарулар, кан басымын көйләүгә юнәлдерелгән препаратлар. Узган елдан монда йөрәк эшчәнлеге җитешсезлеге күзәтелгән кешеләр дә өстәлде. Хәзерге вакытта хастаханәдән чыккач ук, ул махсус регистрга кертелә һәм исәпкә бастырыла. Шул ук көнне медикаментлар алуга рецепт формалаштырыла, - дип сөйләде Альмир Абашев.

Бу гамәлләр үз нәтиҗәсен бирми калмаган. Инде узган елда республикада бу авырулардан үлүчеләр саны шактый кимегән. Быел да без планлы күрсәткечтән яхшырак нәтиҗә күрсәтәбез. Ә менә Россия күләмендә вазгыять күпкә кискенрәк тора. Әмма безгә дә җиңел суларга иртәрәк әле. Бигрәк тә инсультларны кисәтүдә җиң сызганып эшләргә кирәк. Бу очракта иң мөһим фактор булып кешеләрнең тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртуы тора. Ә инде кеше гомерен саклап калуда кулланылган технологияләр ягыннан без дөньякүләм югарылыкта торабыз, дип сөйләде министр урынбасары. Бездә тромбны махсус препарат ярдәмендә юк итү һәм тромбны баш мие артериясеннән чыгару кебек ысуллар кулланыла.

Яман авыру – хөкем түгел
Онкологик авырулар кеше гомерен өзгән сәбәпләр арасында икенче урында. Быел бу чир белән көрәшкә 97 миллион сум бүлеп бирелгән. Бу акчалар медицина җиһазлары сатып алуга һәм амбулатор онкологик ярдәм күрсәтү үзәкләре булдыруга тотыла. Бу чаралар республикада яман чирдән үлүчеләр санын берникадәр киметергә мөмкинлек биргән. Бүген ул 100 мең кешегә 177,4 очрак тәшкил итә. Кешеләр 5 елдан артык яши.  Альмир Абашев халыкны даими диспансеризация үтеп торырга чакырды. Авыруны мөмкин кадәр иртә ачыклау, кеше гомерен саклап  калырга мөмкинлек бирә, диде ул. 
Бүген Татарстанда бу диагноз белән 117 меңнән артык кеше яши, шуларның 64 проценты 1-2 стадиядә ачыкланган. 

Кадрлар күпне хәл итә
Медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү сыйфатлы медицина ярдәмен күрсәтүдә өстенлекле урын алып тора. Быел бу максатларга республика бюджетыннан 116, 3 миллион сум бүлеп бирелгән. Әлегә табиблар да, урта медицина персоналы да җитеп бетми. Әмма быел максатчан укып чыккан яшьләр вазгыятьне яхшыга үзгәртер дигән өмет бар. Кадрларны җәлеп итү өчен республикада төрле чаралар күрелә – чит төбәкләрдән табиблар җәлеп ителә, “Социаль ипотека” программасында катнашу мөмкинлеге бирелә,  торак арендасы компенсацияләнә, ташламалы ипотека кредитлары алу хокукы бар һәм башкалар.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading