16+

Андрей Кондратьев: «Һава торышы әйбәт, кәефләр шәп. Димәк, сайлаулар да шундый рухта үтәчәк»

Татарстанда сайлаулар тыныч уза. Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев журналистларга шулай дип белдерде.

Андрей Кондратьев: «Һава торышы әйбәт, кәефләр шәп. Димәк, сайлаулар да шундый рухта үтәчәк»

Татарстанда сайлаулар тыныч уза. Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев журналистларга шулай дип белдерде.

Активлык иртәдән үк башланган. Бүген тавыш бирүнең беренче көне. Татарстанда 2807 сайлау участогы кабат үз ишеген ачкан. Бу көннәрдә республикада 500дән артык кешедән торган 65 территориаль сайлау комиссиясе эшләячәк. Тагын 45 өстәмә участок хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, тикшерү изоляторында, тимер юл вокзалында һәм аэропортта ачылачак. Исегезгә төшерәбез, Россия Президентын сайлау өч көн - 15 марттан һәм 17 мартка кадәр дәвам итәчәк.

– Актив тавыш бирүләр иртәдән үк күзәтелде. Гәрчә без сайлаучыларның күпләп килүен төштән соң гына көткән идек. Һава торышы әйбәт, кәефләр шәп. Димәк, сайлаулар да шундый рухта үтәчәк. Әле бирегә килгәнче берничә сайлау участогында булдым. Шундый тыныч атмосфера хөкем сөрә. Ишектән үк мөлаем апа-кызлар каршы ала. Барысы да исәнләшеп, участок буенча сайлау урынына чакыралар. Сайлау участоклары барысы да тиешенчә җиһазландырылган. Аерым алганда, иминлекне тәэмин итүдә эшләүче Росгвардия, Татарстан эчке министрлыгы хезмәткәрләренә рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук табиблар да кизү тора. Һәр участок бер йодрык сыман эшли. Өч көнгә сузылачак сайлаулар да нәкь бүгенге сыман шундый күтәренке рухта үтәр дип ышанам, – диде Кондратьев. 

Комиссия рәисе сүзләренчә, Үзәк сайлау комиссиясе серверларына 12 миллионга якын һөҗүм булган, бу, беренче чиратта, сайлау үткәрүгә комачау итү белән бәйле. 

– Кичә чит илдән килгән күзәтүчеләр белән очраштым. Республикабызга шундый зур игьтибар бирүләренә шаккаттым да сокландым. Димәк, без үрнәк төбәк. Чит ил күзәтүчеләре бүген иртәдән бирле төрле сайлау участокларында эшли. Инде соңрак үз фикерләре, уйлары белән уртаклашырлар дип уйлыйм, – диде ул.

Андрей Кондратьев сайлау участокларына килеп кенә түгел, өйдән тавыш бирү мөмкинлеге барлыгын һәм аның куркынычсыз булуын да искәртте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading