2023 елның 10 сентябрендә Татарстанда җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлаулар узачак. Бу хакта бүген Казанда узган «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы президиумы утырышында билгеле булды. Утырышны төбәк бүлеге Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Җирле үзидарә органнары депутатларына өстәмә сайлаулар 36 муниципаль район территориясендәге 149 округта планлаштырылган. «Бердәм Россия» партиясе 121 мандатны алыштырырга ниятли.
Фәрит Мөхәммәтшин партиядәшләрен сайлау кампаниясен яңа шартларда уздыруга аерым игътибар бирергә чакырды. «Бүгенге шартларда, барлык дәрәҗәләрдә (район, шәһәр, республика, федераль) хакимиятнең вәкиллекле органнары парламентларын формалаштыру, РФ Президентын сайлау, ТР Рәисен сайлау буенча өч еллык сайлау циклына кергәндә, безгә партия активының игътибарын әлеге сайлау кампанияләрен уңышлы уздыру буенча җитди эшкә юнәлтергә кирәк, – дип басым ясады ул. – Куелган бурычларның берсе - эшләнеп бетмәгән эшләрне, партиянең аерым җирле бүлекчәләрендә ясалган хаталарны тагын бер кат карарга кирәк. Тиешле карар сәяси совет тарафыннан кабул ителде һәм республикабызның барлык шәһәрләренә, районнарына җибәреләчәк».
Фәрит Мөхәммәтшин активистларга, партиядәшләргә рәхмәт белдерде, алар Лисичанск халкына гуманитар йөк җыюда һәм җибәрүдә катнашуларын дәвам итәләр. "Күп санлы гуманитар йөк җибәрелде, һәм бу эшкә безнең партиядәшләр генә түгел, ә сәнәгать, халык хуҗалыгының башка тармаклары вәкилләре дә актив катнаштылар, бу аеруча мөһим. Бурычыбыз - безнең сафларны тагын да ныграк берләштерү һәм уңышларга ирешү», – дип билгеләп үтте «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре.
Утырыш кысаларында шулай ук партия билетлары тапшыру һәм партиянең Татарстан төбәк бүлеге эшчәнлегендә актив катнашкан өчен бүләкләү булды. Лисичанск халкына гуманитар йөк формалаштыруда битараф булмаган һәм ярдәм күрсәткән өчен республика вице-премьеры Евгений Варакинның Рәхмәт хаты «МС» ҖЧҖ башлыгы Любовь Володинага һәм ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллинга тапшырылды. Партиянең Генераль советы Секретаре Андрей Турчакның Рәхмәт хатын махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм республика халкына югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәткән өчен Казан медицина университеты клиникасының анестезиология һәм реанимация бүлеге башлыгы Артур Ибатуллинга тапшырдылар.
Аерым алганда, Татарстан беренчеләрдән булып Белгород өлкәсендә яшәүчеләргә ярдәм итте. Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский инициативасы белән 31 тонна көнкүреш химиясе җибәрелде. Татарстан бүлекчәсе керткән өлешне «Бердәм Россия» Генераль советы Секретаре Андрей Турчак билгеләп үтте.
Махсус хәрби операция чорында «Бердәм Россия» эгидасы астында республикадан ЛХРга 1300 тоннадан артык гуманитар ярдәм белән 93 йөк машинасы җибәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар