16+

«Бердәм Россия» штабы тавыш бирүне он-лайн режимда күзәтәчәк

- Парламентка узган сайлауларда «Бердәм Россия» партиясе исемлеген Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән иде.

«Бердәм Россия» штабы тавыш бирүне он-лайн режимда күзәтәчәк

- Парламентка узган сайлауларда «Бердәм Россия» партиясе исемлеген Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән иде.

Партия сайлаучыларның рекордлы 84 процент тавышын җыйды. Бүген ул үзе генә бара. Минем уйлавымча һәм августтагы социологик сораштырулар күрсәткәнчә, сайлауларда Рөстәм Миңнехановның нәтиҗәләре бик югары булырга тиеш. Һәрхәлдә, без моңа өметләнәбез, - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Бердәм Россия»нең сайлау алды штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов журналистлар белән очрашуда.
Камалтынов сайлауга килүчеләрнең саны да зур булыр дип фаразлый.

- Фаразлар биреп булмый, тик күп булыр дип уйлыйм. Узган ел участокларга сайлаучыларның 82 проценты килгән иде. Быел да узган елдагыдан ким булмас дип уйлыйм, - диде ул.

«Бердәм Россия» сәяси партиясенең төбәк бүлеге, сайлаулар кампаниясе барышында, респуб­лика авылларында 1200 җыен, предприятиеләр коллективлары белән бер мең очрашу үткәргән.

- Көн саен штаб утырышына җыелышабыз, сайлау алды кампаниясен күз уңында тотабыз. Сайлаулар көнне күзәтүчеләр төркемнәрен оештыру тәмамланып килә. Очрашулар, җыеннар вакытында халык тарафыннан әйтелгән тәкъдимнәрне һәм наказларны барлыйбыз. Республикада сайлау алды кампаниясе тыныч бара, «Бердәм Россия» сайлауларга әзер, - дип белдерде Юрий Камалтынов.

Сайлаулар көнне - 13 сентябрьдә, «Бердәм Россия»нең сайлау алды штабы тавыш бирү барышын он-лайн режимда күзәтәчәк. Татарстан районнары белән турыдан-туры элемтәгә чыгачаклар, Мәскәү һәм үзәк сайлау штабы белән дә элемтәгә керү планлаштырылган. Татарстанда муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына 7 мең 716 депутат сайланачак, әлеге урыннарга кандидатлар 12 меңнән артык.

- Без, әлбәттә, иң күп мандатларны «Бердәм Россия» партиясе алуын телибез. Башка партияләр дә шуңа омтыла. Барлык партияләрнең дә шәһәрләр думаларына һәм җыеннарына үтү мөмкинлеге бар: Казанда да, Чаллыда да, Әлмәттә дә һәм Түбән Камада да, - диде Камалтынов.

Инде билгеле булганча, Президент вазифасына «Бердәм Россия», КПРФ, ЛДПР, «Справедливая ­Россия» партияләреннән дүрт кандидат тәкъдим ителде.

- Алар арасында Рөстәм Миңнехановны иң лаеклы кандидат дип саныйм, - диде Юрий Камалтынов. - «Без булдырабыз, без бергә!» шигаре «Бердәм Россия» партиясенеке генә түгел. Бу - Татарстан патриотларының, Рөстәм Миңнехановка теләктәш халыкның, Татарстанның киләчәгенә битараф булмаган кешеләрнең шигаре. Сайлаулар ул - җитди гражданлык акты. Республиканың сайлау хокукына ия халкының күпчелеге 13 сентябрьдә сайлауларда катнашып, Татарстандагы бердәмлекне, Татарстан җитәкчелеге курсын яклап тавыш бирер дип ышанам.

«Бердәм Россия» сайлаулардан соң үз алдына нинди максатлар куя? Әлеге сорауга җавабында Юрий Камалтынов фракция әгъзаларының җирле үзидарә органнарында барлык дәрәҗәләрдәге кануннарны камилләштерүдә турыдан-туры катнашучылар итеп күрергә теләвен әйтте.

- Бүген муниципалитетларның уңышлы эшчәнлеге һәм яшәеше күпчелек очракта җирле депутатларга бәйле, - диде ул. - Татарстанны социаль-икътисади үстерүдәге проблемаларны чишүдә, республика һәм федераль дәрәҗәләрдәге закон чыгару органнарындагы «Бердәм ­Россия»дән булган хезмәттәшләребез белән берлектә, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарының яңа сос­тавына да зур өметләр баглыйбыз. Шулай ук «Бердәм Россия»­гә теләктәшләр белән эшчәнлекне активлаштырырга, иҗтимагый оешмаларны җәлеп итәргә телибез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading