16+

Цифрлы технологияләр тормышны югары күтәрә

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week 2024 халыкара форумы кысаларында оештырылган цифрлы технологияләр күргәзмәсе белән танышты.

Цифрлы технологияләр тормышны югары күтәрә

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week 2024 халыкара форумы кысаларында оештырылган цифрлы технологияләр күргәзмәсе белән танышты.

– Күргәзмәдә 200дән артык әйдәүче IT-компания 140тан артык стенд тәкъдим итә, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Биредә Россия төбәкләре, шул исәптән Татарстан, чит илләрнең компанияләре сәнәгатькә һәм тормыш-көнкүрешкә караган цифрлы продукцияләрен күрсәтә. Татарстан компанияләренең экспонатлары ким-хур түгел. Мәсәлән, делегатлар Иннополис фән шәһәренең очучысыз аппаратлары белән аеруча кызыксына. Күргәзмәдә цифрлы технологияләрнең авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният, медицина өлкәләренә үтеп кергәнлеге ачык чагыла.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гарипов цифрлы технологияләрнең юл хәрәкәтен көйләүдә киң кулланылуын сөйләде. 

Россиянең югары технологияләрдә мөстәкыйльлеккә ирешә барганлыгын дәлилли торган тагын бер экспонат ул – торбалардан газ чыгуны космостан ук күреп алырга сәләтле аппарат. Бу технология тулысынча илебездә ясалган. Әлеге аппаратны 2027-2028 елларда “Байканур” космодромыннан галәмгә чыгару ниятләнелә.

Пермь краенда синең белән кеше кебек сөйләшүче һәм йөзендә хис-кичерешләрне сиздерә белүче робот ясаганнар. Робот җырлый һәм шигырь дә сөйли ала, хәтта.

– Цифрлы технология продукциясен тормышта кулланышка кертү – безнең максат, – ди Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading