16+

“Йөзләгән кешегә яңа тормыш башларга ярдәм иттек”

Казанның нәкъ үзәгендә урнашкан мохтаҗларга ярдәм итү үзәге турында ишетмәгән кеше юктыр. Әле кайчан гына ул сукбайлар җыелып ята торган ташландык бер урын иде.

“Йөзләгән кешегә яңа тормыш башларга ярдәм иттек”

Казанның нәкъ үзәгендә урнашкан мохтаҗларга ярдәм итү үзәге турында ишетмәгән кеше юктыр. Әле кайчан гына ул сукбайлар җыелып ята торган ташландык бер урын иде.

Бүген инде анда мохтаҗларга яшәр өчен аерым корылмалар куелган, шунда ук мунчасы, чәчтарашханәсе, ашханәсе дә эшләгән, хәтта үзләре карап тора торган теплицасы да булган бер зур комплекс эшли. Татарстан өчен генә түгел, бөтен ил өчен уникаль булган проект дип әйтергә була аны.

“Кеше приюты” директоры Александр Суханов искә алганча, 2018 елда монда өч вагон гына куелган булган. Берсендә мохтаҗларга ашарга таратылса, икенчесендә продуктлар, ә өченчесендә кием-салым сакланган. 

–    Без проектны көненә утыз порция ризык таратудан башлаган идек. Җылы аш ашарга килүчеләрнең 90 проценты сукбайлар түгел, очын очка ялгап яшәүче мохтаҗ кешеләр булып чыкты. Ризыктан кала аларга башка бик күп социаль ярдәм күрсәтергә кирәклеген дә аңладык. Шуннан акрынлап социаль мунча, чәчтарашханә, секонд-хенд барлыкка килде. Юристлар чакырып, документларын торгызырга, пенсия һәм инвалидлык рәсмиләштерергә булыштык. Эшкә урнаштырдык, вакытлыча яшәргә урын бирдек. Аннары инде социаль патруль барлыкка килде. Шул рәвешле без йөзләгән кешегә яңа тормыш башларга ярдәм иттек, бу эш хәзер дә дәвам итә. Без әрәмтамаклар үрчетеп ятмыйбыз, ә аларга тормышка кайтырга, аякка басарга булышабыз. Әлеге зур эштә әлбәттә иганәчеләребез ярдәм итә, – дип сөйләде ул мохтаҗлар үзәгенә биш ел булу уңаеннан узган чарада. 

Бүген “Кеше приюты”нда иллеләп кешегә яшәр өчен урын бар. Һәр корылма кечкенә генә өй дип тә әйтергә була. 
Мохтаҗларга кайнар ризык тарату пунктлары Казанда гына түгел, берничә район җирендә дә ачылган. Шуларны да исәпкә алсаң, көненә ике мең порция ризык әзерләнә. 

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да, 2018 елны искә алып, ул вакытта әлеге проектның барып чыгуына шиге булуын да яшермәде. 

–    Хәзер инде без дәүләтнеке булмаган шундый зур социаль проектны күрәбез. Монда килгән кеше, үзенең кем булуын, фамилиясен әйтмичә дә, социаль ярдәм ала. Аны ашаталар, кием бирәләр, документларын торгызырга булышалар, туганнарын эзләп табалар. Мөмкинлеге чикле булганнарны интернат-йортларга урнаштыралар. Әлеге эшләрне күреп, проектка меценатлар да тартыла, – дип, министр проектны оештыручыларның берсе булган “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” генераль директоры Азат Гайнетдиновака рәхмәтен дә җиткерде.

Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова да үзенең чыгышында проект җитәкчеләренең олы йөрәкле һәм булдыклы булуларын ассызыклап үтте. 

 “Кеше приюты” попечительләр советы һәм “Меценатлар” бизнес-берләшмәсе рәисе Ильяс Гыймадов биш еллык алдыннан павильоннарны яңартулары һәм уңайлырак итүләре, аерым алганда вентиляция, җылы идәннәр урнаштырулары турында сөйләде. Заманча әйткәндә, хостел дип әйтергә була, диде ул. 
Яшәргә урын бирүдән тыш, эш табарга да булышалар. Бүгенге көндә биш йөз кеше төзелештә, заводларда эшли. 
Кайнар ризык тарату пунктлары, алда әйтелгәнчә, берничә районда эшләп килә. Быел тагын өч-дүрт районда ачмакчылар. Якын киләчәктә һәр көнне ун мең порция таратырга уйлыйлар.

Моннан тыш Ильяс Гыймадов “Меценатлар” коммерцияле булмаган оешма ачуларын да хәбәр итте. Максатыбыз эшмәкәрлекне һәм иң беренче чиратта хәйриячелекне популярлаштыру, диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading