Татарстанда җәмәгать оешмалары үзләренең социаль эчтәлектәге проектларын республика конкурсына тәкъдим итә ала. Гаризалар 31 мартка кадәр кабул ителә, грант фонды 35 миллион сум.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева муниципаль берәмлекләрдәге иң кечкенә авылларны да конкурста катнашырга өндәде.
—Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин коммерциячел булмаган оешмаларның социаль эчтәлектәге проектларына өстәмә конкурс оештыру фикерен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплады. Казан мондый конкурсларда бик актив. Спас районы хәтта Россия Федерациясе Президенты грантларына бәйгеләрдә җиңә. Иң кечкенә авыллар да заявка бирсен. Авылларда курчак театрлары бар, өлкән яшьтәгеләргә ярдәм күрсәтүче волонтерлар бар, шушындый җәмәгать оешмалары үзләренең проектларын тәкъдим итсен. 1 миллион сумга кадәр дә грант отарга була, кайсыдыр җәмәгать оешмаларына проектларын гамәлгә ашыру өчен 50-90 мең сум да файда,- диде Зилә Вәлиева.
Республиканың икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин әйткәнчә, Татарстанда 3 меңнән артык коммерциячел булмаган оешма исәпләнә.— Татарстан Рәисе грантлары ярдәмендә 6 елда җәмәгать оешмаларының социаль эчтәлекле 600 проекты гамәлгә ашырылды,-диде Олег Пелевин.
“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Римма Ратникова сөйләгәнчә, республикада “Бердәм Россия” партиясе башлангычындагы 24 федераль программа эшли.
— Җәмәгать оешмалары конкурсында мәчет мәхәлләләре һәм чиркәүгә йөрүчеләр дә катнаша ала,-диде Римма Ратникова.
“Социаль эчтәлекле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм буенча республика ресурс үзәге” директоры Зөлфия Сафина да җәмәгать оешмаларын мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска чакырды. Конкурслар турында мәгълүматлар белән НКО РТ. RU сайтында танышырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар