Фәрит Мөхәммәтшин «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр"дән соң: «Мондый дәресләрдә ватанпәрвәрлек, үз иле, республикасы һәм мәктәбе өчен горурлык тәрбияләнә».
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның 182 нче номерлы политехник лицеенда узган «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресе кунагы булды.
Быелның сентябреннән башлап, гадәттәгечә, илнең барлык мәктәпләрендә дүшәмбе көннәрендә уздырыла торган сыйныф сәгате бүген Бөтенроссия Әтиләр көне алдыннан узды һәм әлеге бәйрәмгә багышланды.
“Ватанпәрвәрлек тәрбияләү бүгенге шартларда аеруча әһәмиятле, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – нәкъ менә мәктәптә ватанпәрвәрлек, Ватанга мәхәббәт, үз республикабыз һәм илебез өчен горурлык формалаша. Беренче тәрбияне без гаиләдә алабыз, аннары аны мәгариф учреждениеләрендә тулыландырабыз. Нәкъ менә шушы өч бурычны хәл итү -укыту, тәрбия һәм патриотизм формалаштыру, миңа калса, мәктәптә бик актуаль. Алга таба да бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез".
Дәүләт Советы Рәисенә мөһим сөйләшүдә катнашу тәкъдиме белән 182 нче лицейның 5 нче "Б" сыйныф укучысы Иван Ремезов мөрәҗәгать итте. Малай үзенең остазы, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтенең мәктәп бүлеге җитәкчесе Сергей Гребенкин белән быелның сентябрь ахырында Фәрит Мөхәммәтшинга шәхси кабул итү барышында килде. Иван - лицейда волонтерлык хәрәкәтенең иң яшь әгъзасы, бары тик "бишлектә" генә укый, төрле фәннәрдән олимпиадалар призеры. Мәктәп укучысын волонтерлык эшенә аның апасы, әлеге лицей укучысы Анна җәлеп иткән. Фәрит Мөхәммәтшин волонтерлар чакыруын кабул итте һәм, һичшиксез, әлеге лицейда булачакмын, диде.
Бүген Дәүләт Советы Рәисен лицей фойесында мәктәпнең "Җиңү волонтерлары" хәрәкәте активистлары Аня һәм Ваня Ремезовлар каршы алды. «Безнең лицейда «Җиңү волонтерлары» отряды бар, без анда төрле юнәлешләр буенча эшлибез, ветераннарга ярдәм итәбез, квестларда һәм төрле чараларда катнашабыз, - дип сөйләде Анна Ремезова, - безнең отряд активистлары «Җиңү волонтерлары» республика конкурсларында катнаша.
«Әһәмияте нәрсәләр турында сөйләшүләр» сыйныф сәгате тантаналы рәвештә Россия һәм Татарстан дәүләт флагларын алып чыгудан һәм РФ һәм ТР гимннарын башкарудан соң башланды.
Сыйныф сәгатендә сүз гаилә традицияләре һәм кыйммәтләре турында барды, укучылар үзләренең әтиләре белән ничек итеп вакытны кызыклы һәм файдалы үткәрүләрен, әтиләренең киңәшләре теге яки бу хәлне хәл итәргә ничек ярдәм итүен, киләсе якшәмбедә әтиләр көнен ничек билгеләп үтәргә җыенулары турында сөйләделәр. Балаларга бәйрәмнең тарихын белү дә кызыклы булды.
Бәйрәм күптән түгел генә үткәрелә башлады. Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә узган елда Әтиләр көне илебездә рәсми бәйрәмгә әверелде һәм октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
Әти образы гаиләдә төп фигура буларак кабул ителә, нәкъ менә ул, балалар фикеренчә, гомуми иминлек өчен җаваплы. Бу хакта лицей укучылары үз презентацияләре барышында да сөйләделәр. Әти - ярдәмчел, гаилә нигезен коручы һәм аны саклаучы, яклаучы - үз әтиләренең балалар шулай күрә. Унберенче сыйныф укучылары әтине агач образында тәкъдим иттеләр, нәкъ менә әти нәселгә нигез салучы һәм фундаменталь кыйммәтләрне саклаучы булып тора, дип сөйләделәр.
Фәрит Мөхәммәтшин үзенең әтисе, республиканың нефть төбәгендә узган бала чагы, мәктәптә уку еллары, укытучылары һәм сыйныфташлары турында истәлекләре белән уртаклашты. "Балачакта без күп нәрсәдә, без гаиләдә өч бала идек, үзебезнең әти-әниләребездән, фронтовик-әтидән, гаҗәеп һәм гадел кешедән үрнәк алдык, – дип сөйләде парламент башлыгы. Мин әтиемә гаиләнең онытылмаслык атмосферасы, безгә мәңгелек кыйммәтләр биргәне өчен рәхмәтлемен».
Дәүләт Советы Рәисе балаларга мөрәҗәгать итеп: «Киләсе якшәмбедә әтиләрегезне котларга онытмагыз, яхшы билгеләр алып әти-әниләрегезне шатландырыгыз», – диде.
Сыйныф сәгате тәмамлангач, Фәрит Мөхәммәтшин мәктәп китапханәсенә «Память об отце» китабын һәм «Новейшая история Татарстана» дүрт томлыгын тапшырды. Парламент җитәкчесе шулай ук укучыларны, Дәүләт Советы белән танышу өчен, парламентка килергә чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар