Рөстәм Миңнеханов: «Кырым – Россиянең җәүһәре, энҗе бөртеге»
Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның Кырымның һәм Севастопольнең Россиягә яңадан кушылуына 10 ел тулу уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның Кырымның һәм Севастопольнең Россиягә яңадан кушылуына 10 ел тулу уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ.
Кадерле дуслар!
Бүген без тарихи вакыйга – 2014 елның 18 мартында Кырым Республикасын Россия Федерациясе составына кабул итү һәм илебез составында ике яңа субъект булдырылу турындагы шартнамәне имзалауның 10 еллыгын билгеләп үтәбез.
Мәскәүдәге тантанага кадәр ярымутрауда яшәүчеләрнең үз ихтыярын ирекле төстә белдерүе – 2014 елның 16 мартында бөтен Кырым референдумы булып узды. Анда Кырым һәм Севастополь халкы үз киләчәген Россия белән бергә төзергә теләк белдереп, язмышында хәлиткеч әһәмиятле карар кабул итте.
Илебез Президенты Владимир Владимирович Путин әйткәнчә, Кырым – Россиянең җәүһәре, энҗе бөртеге.
Халыкларыбыз арасындагы күптәнге туганлык багланышларын исәпкә алып, Татарстан Республикасы һәм Кырым Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Бакчасарай районы белән тыгыз үзара бәйләнешләр урнаштырылды, Татарстанның Кырым Республикасындагы һәм Севастополь шәһәрендәге даими вәкиллеге уңышлы эшләп килә.
Бүгенге көндә Кырым Республикасы һәм федераль әһәмияттәге Севастополь шәһәре ил үсешенә һәм Россиянең бәйсезлеген саклауга зур өлеш кертәләр.
Махсус хәрби операция шартларында кырымлылар һәм севастопольлеләр туган җирне сугыш афәтеннән батырларча, фидакарьләрчә саклыйлар. Кырым һәм герой-шәһәр Севастополь белән бергә меңләгән татарстанлы Ватаныбызның якты киләчәге өчен көрәшә.
Хөрмәтле татарстанлылар, кадерле ватандашлар!
«Кырым язы» вакыйгалары гражданнарда ватанпәрвәрлекнең, ярымутрауда яшәүчеләрнең кыюлыгына, ныклыгына соклану хисенең тагын да көчәюенә этәргеч бирде. Нәтиҗәдә хәзер без – зур бер гаилә.
Сезне Кырымның һәм Севастопольнең Россиягә яңадан кушылуына 10 ел тулу уңаеннан тәбриклим! Бәйрәм белән!
Р.Н. Миңнеханов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Милорад Додик Миңнехановка: Сезнең төбәк – иң алга киткән төбәкләрнең берсе
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов: Без Татарстан компанияләренең Кыргызстандагы эшен киңәйтү белән кызыксынабыз
-
#Кыскача яңалыклар
Радик Шәрәфиев: Мин Фирдүс Тямаев төркеменнән киттем. Бик сүкмәгез инде мине...
-
#Кыскача яңалыклар
XXIX «Алтын каләм» фестивале җиңүчеләре билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов Төркиянең сәүдә министры урынбасары белән уртак проектлар турында сөйләште
Комментарийлар