16+

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда рус мәдәнияте байлыгын саклап калу һәм арттыру буенча зур эш алып барыла

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда рус мәдәнияте байлыгын саклап калу һәм арттыру буенча зур эш алып барыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус теле көненә һәм бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның тууына 223 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда рус мәдәнияте байлыгын саклап калу һәм арттыру буенча зур эш алып барыла

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда рус мәдәнияте байлыгын саклап калу һәм арттыру буенча зур эш алып барыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус теле көненә һәм бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның тууына 223 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнашты.

«Рус әдәбияты даһиеның сәнгати сүзгә, иҗат үсешенә, ә иң мөһиме – төрле милләт, дин вәкилләренең күп буынының рухи яңарышына йогынтысы бәяләп бетергесез», - диде чыгышында Рөстәм Миңнеханов.

Ул А.С. Пушкин әсәрләрендә рус халкының матурлыгы һәм бөеклеге, рухи гадилеге һәм зирәклеге, мәрхәмәтлелеге һәм ихласлыгы ачык күренә, дип билгеләп үтте. «Бу сыйфатларны без бүген дә сакларга тырышабыз», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада гадәттәгечә Каравон, Спас ярминкәсе, Алексеевск чаң тавышлары, Кузьминки бәйрәмнәрен билгеләп үтелә. Фәнни һәм белем бирү чаралары үткәрелә, шул исәптән балалар өчен – Кирилл-Мефодий, Онегин, Аксаков укулары. «Пушкин-фест» кебек заманча рус мәдәнияте яшьләре фестивальләре оештырыла.

Татарстан Президенты сүзләренчә, рус мәдәнияте байлыгын саклап калу һәм арттыру буенча кирәкле адымнар дәүләт программаларында чагылган. Әйтик, 16 ел инде «Татарстанда рус теле» программасы эшли. Моннан тыш, ел саен дистәләгән рус этномәдәни проектлары тормышка ашырыла.

«Рухи мирасны саклау эшенә битараф булмаган һәм зур өлеш керткән барлык кешеләргә, беренче чиратта педагогларга, мәдәният хезмәткәрләренә һәм җәмәгатьчелек вәкилләренә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов җыелучыларга. – Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсенең 10 еллык эшчәнлеген аерым билгеләп үтәсем килә. Бүген активистлар белән традицион очрашуда без күп кенә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштык, бурычлар билгеләдек».

Рус телен һәм рус мәдәниятен популярлаштыру темасы Россия халыкларының мәдәни мирасы елында аерым әһәмияткә ия, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул май аенда Татарстан Президенты каршындагы Рус теле буенча комиссия оештырылуын искәртте. «Бу актуаль мәсьәләләрне хәл итү, фикер алышу һәм яңа уңышлы проектлар булдыру өчен безнең тырышлыкны җайга салу өчен мөһим адым», - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты ассызыклаганча, телләр, традицияләр һәм мәдәният төрлелеге – Россиянең бәһасез байлыгы. «Безнең күп милләтле җәмгыятебезнең нигезен тәшкил итүче барлык халыкларның рухи кыйммәтләрен һәм үзенчәлекләрен саклап калу мөмкинлегебез бар», – дип өстәде ул.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.

https://president.tatarstan.ru/tat/
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading