16+

 Шырпы сызганчы, башта канундагы үзгәрешләрне укы

Яз җиткәч, тәмәкечеләр генә түгел, барча халык шырпыга үрелә. Шәхси хуҗалык яки бакчачылык ширкатьләрендәге кишәрлекләрдә чүп-чарны җыеп, чисталык урнаштырасы, шашлык кыздырып аласы килә. Чүпләрне еш кына бакчада ук яндырабыз. Ләкин, билгеле бер кагыйдәләрне һәм таләпләрне үтәү зарур.

 Шырпы сызганчы, башта канундагы үзгәрешләрне укы

Яз җиткәч, тәмәкечеләр генә түгел, барча халык шырпыга үрелә. Шәхси хуҗалык яки бакчачылык ширкатьләрендәге кишәрлекләрдә чүп-чарны җыеп, чисталык урнаштырасы, шашлык кыздырып аласы килә. Чүпләрне еш кына бакчада ук яндырабыз. Ләкин, билгеле бер кагыйдәләрне һәм таләпләрне үтәү зарур.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең норматив-техник идарәсе күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге  җитәкчесе Евгений Врачев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә янгын куркынычсызлыгы турында сөйләде.

Нәрсә ярый, нәрсә ярамый

 —Россия Хөкүмәтенең 2022 елның 24 октябрендәге 1885нче карары нигезендә, Россия Федерациясендә янгынга каршы режим кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Әлеге үзгәрешләр 2023 елның 1 мартыннан канун көче алды,-дип искәртте МЧС вәкиле.

Хәзер йортның чормасында, подвалында, төп катында (цоколь) җитештерү участогы, остаханә оештырырга, шулай ук йорт җиһазлары һәм продукция сакларга мөмкин. Әлбәттә, янгын куркынычсызлыгы таләпләренең катгый үтәлүе сорала. Әгәр, йортның чормасында, подвалында, җир асты катында кешеләрнең даими булулары йорт технологиясендә каралмаган булса, чорма, подвал һәм җир асты каты ишекләре бикләп тотыла. Эвакуация очрагында, йорт-бина коридорлары, холл, фойе, вестибюль, баскыч мәйданчыгы һәм залның эвакуация ишекләре эчке яктан ачкычсыз да ачылырга тиеш. Эвакуация ишекләренә илтә торган юлга җиһазлар кую тыела. Искәрмә буларак, эвакуация ишекләренә илтә торган юлдагы дивар янәшәсенә көтеп тору урындыклары урнаштырырга рөхсәт. Йортның болконнарындагы төрле катларны тоташтырган баскычларны сүтеп ташлау тыела. 

Төтене килсен, ялкыны килмәсен

Шәхси йортлар һәм бакчачылык өйләре кишәрлекләрендә чүп-чарны ачык һавада яндырырга ярамый, моның өчен тимер яки кирпеч мичләр, ярты метр тирәнлегендәге чокыр куллану сорала. Мангал корылмаларга 7 метрдан да якын тормасын. Урман буйларындагы минерализация, ягъни сукаланган полоса киңлеге, элеккеге кебек 0,5 метр түгел, ә 1,4 метр булырга тиеш. Урман янгыны чыгу куркынычы очракларында, торак пунктлар һәм корылмалар белән урман арасында сукаланган полосаның киңлеге 10 метрдан да ким булмавы таләп ителә.

Татарстан янгыннарны яратмый

Кагыйдәгә кертелгән үзгәрешләр буенча, Бөек Ватан сугышы ветераннары, социаль яклауга мохтаҗ гаиләләр, күп балалы гаиләләр өйләренә яки фатирларына янгын хәбәре бирү аппаратлары бушлай урнаштырыла. 

 —Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә республикада ташламалы категория гражданнар өйләренә янгын хәбәре аппаратларын бушлай кую инде берничә ел рәттән алып барыла. Моның өчен республика бюджетыннан 127 миллион сум тотылды,-диде Евгений Врачев.

Куен дәфтәренә

Татарстанда 25 апрельдән 14 майга кадәр янгыннарга каршы үзгә режим кертелергә мөмкин. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга 5 мең сумнан 15 мең сумга, вазифа биләгән затларга 20 мең сумнан 30 мең сумга, шәхси эшкуарларга 40 мең сумнан 60 мең сумга, юридик затларга 300 мең сумнан 400 мең сумга кадәр штраф салына. Янгынга каршы үзгә режим вакытында штрафлар тагын да зуррак. Янгында кеше үлсә, җинаять эше кузгатыла. 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading