16+

“Светлая долина” белән “Новые горки” торак комплексларында быел мәктәпләр төзү башлана

Казан мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетында узган киңәшмәдә Совет районының эшчәнлеген уңай бәяләп, инфраструктураны үстерүдә алга таба да максатчанлыкны сүрелдермәскә чакырды.

“Светлая долина” белән “Новые горки” торак комплексларында быел мәктәпләр төзү башлана

Казан мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетында узган киңәшмәдә Совет районының эшчәнлеген уңай бәяләп, инфраструктураны үстерүдә алга таба да максатчанлыкны сүрелдермәскә чакырды.

- Совет районы яңа башлангычларны сырау һәм гамәлгә ашыру мәйданы булды һәм шулай булып калачак. Районның елдан-ел үсеше сөендерә. Яңа торак микрорайоннар һәм социаль биналар төзелә. Булган инфраструктурага капиталь төзекләндерү эзлекле рәвештә алып барыла, болар нәтиҗәсендә район актив үсә, - диде мэр Илсур Метшин.

Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов таныштырганча, узган ел районда “Унбер” лицее ишекләрен ачкан. “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты ярдәмендә төзелгән мәгариф учагы 1500 укучыга исәпләнгән. Әле тагын 1210 урынлы 6 балалар бакчасы сафка бастырылган.

- Узган ел 3 балалар бакчасы капиталь ремонтланды, быелгы планга тагын 4 мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениесе кертелде. Мәгариф учреждениеләрендә 10 мәктәп рестораны белән 4 спортзал яңартылды. Агымдагы елда янә 3 мәктәп спорт залы һәм 7 мәктәп рестораны төзекләндереләчәк, - диде Роман Фәтхетдинов.
“Светлая долина” белән “Новые горки” яңа торак комплексларында яшәүчеләргә сөенеч: аларда гомум исәптә 2725 урынлы мәктәпләр төзи башлау планлаштырылган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында, шулай ук предприятиеләр белән иганәчеләр ярдәмендә, узган ел Совет районында 8 ишегалды комплекслы төзекләндерелгән. Аларда спорт һәм ял мәйданчыклары булдырылган.
Район җирлегенә урнашкан йогышлы авырулар хастаханәсенең иске корпусына быел капиталь ремонт ясалачак. Дәрвишләр бистәсендәге 6 нчы балалар дәваханәсенең яңа филиалы төзелешен башларга барлык әзерлек чаралары күрелгән.

“Ышаныч” (“Доверие”) үзәгенең ике бүлекчәсенә капиталь ремонт планлаштырылган. Әлеге биналарның адресы: 8 Март урамы, 4 һәм Ново-Азинская урамы, 2. Бу бүлекчәләр яшьләр өчен заман рухында төзекләндерелә.

Роман Фәтхетдинов әйткәнчә, Азино микрорайонында, Колсәет һәм Вишневка бистәләрендә яшьләр өчен мәдәни-күңел ачу учреждениеләре җитәрлек түгел. “Болары – киләчәк планнар”, - диде район башлыгы. Совет районы совет заманыннан калган “яшертен мирасын”, ягъни тырышлык белән максатчанлыгын сүрелдермәсә, бер-ике елдан киләчәккә ниятләнелгән планнарын да гамәлгә ашырып куяр әле.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading