16+

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына юлламасы - тулы текст

2023 елга Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасы. Хөрмәтле Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы депутатлары һәм утырышта катнашучылар!

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына юлламасы - тулы текст

2023 елга Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасы. Хөрмәтле Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы депутатлары һәм утырышта катнашучылар!

Кадерле ватандашлар!

Чыгышымны Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов ярты гасыр элек язган сүзләрдән башлыйсым килә.

Бер канатың була туган телең,

Бер канатың була туган җир;

Кошка гына түгел, кешегә дә

Канат кирәк була торгандыр.

Син чыннан да, илем, әкияттәге

Чабып барган атка охшаган.

Шушы ике канат бар чагында,

Киләчәккә, илем, ышанам.

Туган тел, туган җир,  рухи-әхлакый традицияләребез, бай тарихи-мәдәни  мирасыбыз,   милләтара һәм динара татулык һәм тынычлык  – болар барысы да бездә  горурлык хисе тудыра,  аерым  игътибар  һәм әһәмият бирелә торган рухи хәзинәләр булып тора һәм киләчәктә дә, һичшиксез, шулай булачак.

 Бүгенге көндә Татарстан – күпмилләтле Россиянең алгарышлы төбәкләреннән берсе. Югары квалификацияле кадрлары, куәтле җитештерү комплексы, алдынгы инфраструктурасы, Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм шәхсән Россия Федерациясе Президенты  Владимир Владимирович Путинның ярдәме нәтиҗәсендә республика бүген дә тотрыклы социаль-икътисадый үсештә.

Без кешеләрнең тормышын яхшыртуга юнәлтелгән  социаль гарантияләрне тәэмин итәбез, ниятләнгән илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашырабыз.

Күпмилләтле Ватаныбыз белән бергәләп без бүгенге кыенлыкларны җиңә барабыз.  Махсус хәрби операция уздыру шартларында Татарстанда хакимиятнең барлык дәрәҗәләре һәм тармаклары, парламент партияләре, иҗтимагый берләшмәләр, ил җитәкчелегенә һәм Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә шиксез хуплау белдереп, килештерелгән эшчәнлек алып бара. Азат ителгән Донецк һәм Луганск халык республикаларының, Херсон һәм Запорожье өлкәләренең Россия Федерациясе белән яңадан кушылуы барыбыз өчен дә тарихи һәм озак көтелгән вакыйга булды.  Суверенлыгыбызны һәм гражданнарыбызны яклауны тәэмин итәчәгебезне без бөтен дөньяга ачык күрсәттек.    Бөтен ил батыр сугышчыларыбыз һәм Югары Башкомандующий  Владимир Владимирович Путин тирәсендә тупланды. Россия Кораллы Көчләре солдатлары һәм офицерлары – алар арасында Татарстан Республикасында туган һәм тәрбияләнгән  сугышчылар –  Россиянең имин киләчәген саклау буенча изге бурычларын үти. Без җиңәчәгебезгә ышанабыз!

 Ватанга һәм халыкка хезмәт итү юлын сайлаган сугышчыларыбызның кайберләре тынычлыкны гомерләрен корбан итү бәрабәренә саклады. Каһарманнарыбызның тиңдәшсез батырлыгы һәм кыюлыгы мәңге онытылмас. Махсус хәрби операциядә һәлак булган һәркемне бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итәм.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

 Республиканың дәүләт һәм муниципаль хакимияте органнарына, оешмалары һәм предприятиеләренә Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин куйган бурычларны тулы күләмдә үтәүне тәэмин итәргә кирәк.

Илдә өлешчә мобилизация бара. Сугышчыларыбызга һәм аларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү һәм алар турында кайгырту таләп ителә. Бик күпләргә җиңел түгел хәзер. Ярдәм итәргә теләгән предприятиеләрнең, иҗтимагый оешмаларның, татарстанлыларның саны арта баруын күрәбез. Мондый башлангычларны төрлечә хупларга кирәк.

 Республика күләмендә «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!»  хәрәкәте кысаларында халыкка төрлечә булышлык күрсәтелә.  Башлыкларның бурычы – җирлекләрдә һәрьяклап ярдәм оештыру.

Шулай ук Россия Федерациясенең яңа субъектлары халкына гуманитар ярдәм күрсәтү эшен дәвам итәргә кирәк. Татарстан торгызу эшләрендә, мохтаҗларга ярдәм күрсәтүдә актив катнаша. «КАМАЗ»,  «Татнефть», «Татхимфармпрепараты»,  «Нәфис», «Газпром трансгаз Казан», Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты,  Казан авиация заводы,  Казан вертолет заводы һәм башка предприятиеләр уртак эшкә зур өлеш кертә. 

Бу эштә барлык муниципалитетларыбыз катнаша. Тәтеш районы башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов, шулай ук Мөслим районыннан эшкуар Илгиз Зәкиҗан улы Исламов турында аерып әйтергә телим. Һәм мондый кешеләр республикада күп. Ярдәмегез өчен һәрберегезгә  рәхмәтемне җиткерәм.  Без бу эшне дәвам иттерәчәкбез.

Дөньядагы хәзерге катлаулы хәлләр күп нәрсәгә ачыклык кертте һәм бер караганда гади кебек тоелган төшенчәләр – гаилә, балалар, Ватанга мәхәббәт, ватанпәрвәрлек, ата-бабалар мирасы – беренче урынга чыкты. Илебез тарихы батырлык һәм кыюлык үрнәкләренә бик бай. Буйсынмаган, фидакарь җиңүчеләр буыны – безнең горурлыгыбыз.

 Республика Хөкүмәтенә, муниципаль берәмлекләр башлыкларына Ватанны саклап көрәшкән, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашкан каһарманнар турындагы хәтерне мәңгеләштерү эшен дәвам итү зарур. 

 Бөек Ватан сугышы чорында тыл хезмәтчәннәренең  батырлыгы һәм фидакарьлеге турындагы истәлекне мәңгеләштерү максатларында «Хезмәт батырлыгы предприятиесе. 1941–1945 еллар» республика исеме гамәлгә куелды. Татарстанның 17 предприятиесе әлеге зур бүләккә лаек булды.

 Җиңүнең данлыклы традицияләрен саклау яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә гаять зур әһәмияткә ия. Барлык мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре эшчәнлегенең шуңа юнәлтелгән булуы шарт. «Авангард» хәрби-патриотик тәрбия үзәкләре, хәрби-патриотик клублар, балалар һәм яшьләр берләшмәләре аеруча зур роль уйнарга тиеш. Патриотик тәрбия бирү буенча республика координация советына бу эшчәнлекне методик яктан тәэмин итүне йөклим. Программа чараларын уздырганда, «Җиңү волонтерлары» корпусын киңәйтүгә һәм, тулаем, иреклеләр хәрәкәтен үстерүгә аеруча игътибар бирү зарур. Илебез һәм халкыбыз өчен башкарылган игелекле эшләр – яшь буында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүнең нигезен нәкъ менә шулар тәшкил итә.

Гомумән алганда, бүген безнең алда рухи хәзинәләрнең тулаем бер системасын булдыру, тәрбия эшен камилләштерү, илкүләм иҗтимагый институтларны үстерү буенча җитди бурычлар тора.

 Үз илеңнең патриоты булу – Ватаныңны, туган телеңне ярату,  мәдәниятеңне кадерләү,  үткәнеңне хөрмәт итү дигән сүз. Балаларга һәм яшьләргә патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү – дәүләтнең иң мөһим бурычы. Ватаныбыз иминлеге сагында нәкъ менә киләчәк буыннар торачак.

Хөрмәтле депутатлар!

Медиакиңлектәге җитди үзгәрешләр, Россиягә моңарчы күрелмәгән басым ясалу, санкцияләр кертелү, провокацияле төрле темалар һәм яңалыклар таратылу бүген бездән дөрес чаралар күрүне таләп итә.

Чынбарлыктагы вакыйгаларга аңлатма бирү, дөреслеге расланмаган һәм ялган мәгълүматларны таратуга юл куймау, хак фикерләрне һәм ачыкланган фактларны халыкка җиткерү – мәгълүмат блогының, массакүләм мәгълүмат чараларының иң әһәмиятле бурычы.

Бүгенге көндә мәгълүмат мәйданындагы мәсьәләләр, берничә ел элек булган вазгыять белән чагыштырганда, гомумән, күпкә киңрәк һәм катлаулырак. Республика Хөкүмәтенә мәгълүмат өлкәсендәге дәүләт сәясәтен камилләштерүгә  кагылышлы тәкъдимнәр, дәүләт массакүләм мәгълүмат чараларын заман куйган бурычлар һәм таләпләр нигезендә яңартып коруны башкару буенча тәкъдимнәр эшләүне йөклим.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Милләтара, динара һәм гражданнар арасындагы татулык һәм тынычлык безнең өчен һәрчак иң мөһим рухи хәзинәләрнең берсе булды һәм шулай булып кала да.

Бу ел республикада Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу белән истәлекле булды. Илебез Президенты Владимир Владимирович Путинның йөкләмәсе буенча әлеге юбилей датасы федераль дәрәҗәдә дә билгеләп үтелә. Бик күп әһәмиятле проектлар тормышка ашырыла. Чаралар күпсанлы кунаклар, шул исәптән чит ил вәкилләре катнашында уза. Болар барысы да мөселман илләренең Россия Федерациясе белән үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә кызыксынуы артуына дәлил булып тора. 

 Без юбилейны әзерләү һәм уздыруга һәръяклы ярдәм күрсәткәннәре өчен Михаил Владимирович Мишустин җитәкчелегендә Россия Федерациясе  Хөкүмәтенә, оештыру комитеты рәисе Марат Шакирҗан улы Хөснуллинга, илебезнең мөселман дини берләшмәләре җитәкчеләренә чиксез рәхмәтлебез. 

Татарстан митрополиясенең рухи тормышы шулай ук вакыйгаларга гаять бай булды. Быел Рус Православие Чиркәвенең 20 архиерее катнашында  Казан Мәрьям Ана иконасы соборын изгеләндерүгә бер ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары уздырылды. Алар республикабыздагы дәүләт-конфессияара багланышларның тиешле югары дәрәҗәдә булуын ачык күрсәтте. Россиядәге православие дини уку йортларының иң күренеклеләреннән берсе булган Казан дини семинариясенең  300 еллыгын бәйрәм итү – киләсе елның истәлекле вакыйгасы булачак.

Республикада милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салуга Татарстан халыклары ассамблеясе, халыклар дуслыгы йортлары һәм этномәдәни берләшмәләр үзләреннән зур өлеш кертә.

Туган телгә һәм мәдәнияткә игътибар бөтен дөнья татарларын берләштерә. Быел без Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгын билгеләп үттек. Бу вакыт эчендә конгресс тормышчан булуын исбатлады, телне, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау, халкыбызны берләштерү буенча зур эш башкарды.

Бүгенге көндә этноконфессиональ өлкәдә инде күп еллар дәвамында безнең тарафтан башкарыла торган эш җитди сынауга дучар булды. Тышкы көчләр безнең халыкларның бердәмлеген, ныклыгын сыный – алар милли хисне үз мәнфәгатьләрендә файдаланырга омтыла. Татарстан да җентекле игътибар үзәгендә. Безнең уртак бурычыбыз – әлеге хәлне булдырмау һәм илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путинга ышаныч белдереп, тагын да берләшү. 

Республикабызда зур гаилә булып яшәүче төрле милләт вәкилләре арасында үзара ихтирамлы мөнәсәбәт, халыкларның телләрен, мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү – безнең иң зур казанышыбыз!

Татарстанда гомер итүче халыкларның тарихи-мәдәни мирасы зур һәм бай.  Рухи хәзинәләребезне саклау һәм үстерүнең, ата-бабаларыбыздан калган милли гореф-гадәтләребезне торгызуның гаять зур әһәмияткә ия булуын исәпкә алып, шулай ук Россия халыклары мәдәни мирасы елының дәвамы буларак, 2023 елны республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан итәм.   

Төрле чорларда борынгы гореф-гадәтләребезнең сагында нык гаилә тора. Ул – көчле дәүләтнең нигезе, буыннар арасындагы җанлы бәйләнеш, балалар тууны һәм халык санын арттыруның мөһим шарты.

Татарстанда күркәм гаиләләр бик күп: алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үтүче парлар, күпбалалы, тәрбиягә бала алган гаиләләр, иҗат белән шөгыльләнүче һәм спорт сөюче династияләр.

Массакүләм мәгълүмат чараларында традицион гаилә кыйммәтләре, ата-ана булуның җаваплылыгы, күпбалалы гаиләләр турында тагын да күбрәк мәгълүмат бирү, аларның тормыш тәҗрибәсе  белән уртаклашу – безнең бурычыбыз.  

 Аерылышуларга, иң беренче чиратта, балалары булган гаиләләргә кагылышлы әлеге мәсьәләгә аерым игътибар бирергә кирәк. Күпчелек очракларда мондый карарлар тирәнтен уйламыйча, хисләргә бирелеп кабул ителә. Суд карары кабул ителгәнгә кадәр мөнәсәбәтләрендә аңлашылмаучанлыклар килеп чыккан парларга ярдәм итәргә, аларга гаиләләрен саклап калуда һәръяклап булышлык күрсәтергә кирәк.

Гаилә – безнең өчен иң зур байлык. Ул – бер-беребезне яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәтә, безгә барлык авырлыкларны җиңәргә көч бирә. Нәкъ менә гаиләдә әхлакый һәм рухи кыйммәтләр, милли һәм мәдәни традицияләр тапшырыла. Балалы гаиләләргә булышу безнең өчен һәрвакыт мөһим булды һәм булачак.

Хөрмәтле депутатлар!

Республиканың үсеше өчен мөһим этәргеч – ул татарстанлыларның идарә белән бәйле карарлар кабул итүдә катнашуы.

Гражданлык җәмгыятенең иң нәтиҗәле эшләүче институты – Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы. Безгә аның яңа җиденче составын формалаштырырга кирәк булачак. Шунысы гаять мөһим: анда тиешле тәҗрибәсе һәм белеме булган гражданнар кертелергә тиеш.

Дәүләтнеке булмаган секторны, аеруча социаль өлкәне үстерүгә булышлык күрсәтү – безнең мөһим бурычларыбызның берсе.

Быел республикада проектларны үтәүгә ярдәм итүнең бердәм грант операторы механизмы, «Юстиция кварталы» кысаларында иҗтимагый ресурс үзәге булдырылды, «Игелекле Казан» коворкингы эшен дәвам итә.

Халык белән хезмәттәшлек итүнең нәтиҗәлелеген арттыруда шәһәр, район һәм авыл дәрәҗәсендәге муниципаль хакимият органнары зур роль уйный. Җирле үзидарәләрнең бурычы – даими рәвештә үзләренең эшләрен камилләштерә килеп, гражданнарның үсә барган ихтыяҗларын канәгатьләндерү мөмкинлегенә ия булу. Җирле үзидарә – ул туган җирләрен ихлас яратучы, битараф булмаган, үз шәһәрләре һәм районнары, авыллары һәм бистәләре үсеше өчен җаваплылыкны үз өсләренә алырга әзер торучы кыю кешеләр.

Без бүген шушы залга үз вазыйфаларында 20 елдан артык эшләүче авыл башлыкларын чакырдык. Алар: Мөнир Туктаров, Нина Котельникова, Виктор Кормачев, Җәлил Гайфетдинов, Радик Ибраһимов һәм Эдуард Гәрәев. Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезгә һәм җирле үзидарә системасының барлык хезмәткәрләренә гаять мөһим һәм кирәкле эш башкаруыгыз өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Халыкара һәм тышкы икътисадый эшчәнлек зур үзгәрешләр кичерә, аны хезмәттәшлек алып баруның яңа шартларына һәм рәвешләренә  яраклаштыру зарур. 

Безнең алда перспективалы юнәлешләр буенча хезмәттәшлекнең яңа чикләрен формалаштыру бурычы тора. Күп еллар дәвамында Татарстанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләр белән күпкырлы элемтәләрне үстерүгә аерым игътибар бирелә. Узган ел Казан шәһәренә Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы дигән статус бирелү халыкара диалогка яшьләрне җәлеп итү өчен яңа мөмкинлекләр ача. Алардан файдалану гаять мөһим.

Республика шулай ук «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме форматында актив эш алып бара. Аның кысаларында Татарстанның башкаласында җәй көне KazanSummit 13 нче халыкара икътисадый саммиты узды, анда дөньяның 64 иленнән һәм Россиянең 59 төбәгеннән 6 500 кеше катнашты. Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин чараны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде һәм безнең форумга федераль статус бирү турындагы тәкъдимебезне хуплады. Бу – безгә гаять зур ышаныч белдерү һәм шул ук вакытта зур җаваплылык та. Петербург шәһәрендә уза торган һәм Көнчыгыш икътисадый форумнар белән беррәттән Казан, тигез хокуклылык шартларында үзара файдалы халыкара хезмәттәшлек алып бару кысаларында, Россиянең икътисадый мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча эре мәйданчыкларның берсе булып тора. 

Финанс ресурсларыннан файдалануга чикләүләр кертелгән бүгенге көн шартларында ислам илләре финанслары институтын үстерү безнең өчен мөһим юнәлеш булып тора. Әлеге вакытта федераль дәрәҗәдә законнар базасын формалаштыру эшләре тәмамланып килә. Татарстан пилот төбәкләр арасында. Яңа чаралардан файдалану икътисадның финанслар җәлеп итү мөмкинлекләрен арттыра. Алардан күбрәк кулланырга кирәк.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Барлык программаларыбызны үтәүнең, халыкның тормышын яхшыртуның һәм муллыкның нигезен нәтиҗәле икътисад тәшкил итә.

Быел предприятиеләребез тышкы сәүдәдә чикләүләр, логистика бәйләнешләренең чуалуы, көнбатыш технологияләренә һәм кредит ресурсларына юллар ябылу кебек кыенлыклар белән очрашты. Шулай да узган елларда корылган нигезнең ныклыгы, предприятиеләр һәм компанияләрнең өзлексез эшләве, кредит һәм финанс оешмаларының нәтиҗәле эшчәнлеге, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру, федераль дәрәҗәдәге һәм төбәктәге ярдәм чаралары нәтиҗәсендә республиканың икътисады читтән басымнарга бирешми торган тотрыклы булып чыкты.

Быелның эш йомгаклары буенча тулай төбәк продукты чама белән                     3,7 трлн сум, төяп озатылган продукт күләме 4,4 трлн сум, төзелеш эшләре күләме  460 млрд сумнан артып китәчәк, төп капиталга инвестицияләр                    750 млрд сум тәшкил итәчәк.

Иң мөһиме, халыкның эш белән тәэмин ителүен саклап кала алдык һәм эшсезлекнең артуын булдырмауга ирештек. Моның өчен предприятиеләребез җитәкчеләренә һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә дәүләт ярдәме күрсәтү чаралары күргәне өчен федераль Хөкүмәткә рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә.

Нефть, газ һәм химия комплексы республика икътисадының нигезен тәшкил итә.  Без «Татнефть» компаниясенә нефть чыгаруда һәм эшкәртүдә чит ил товарларын алыштыру эше белән системалы шөгыльләнгәне, чит илләр тудырган кыенлыкларны җиңүдәге уңышлары өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Бу – эшне илебез технологияләрен һәм җиһазларын файдаланып оештыруның бер мисалы. 

Кече нефть компанияләре нәтиҗәле эшләүләрен күрсәтте. Аларны оештыру турындагы карарны Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев 25 ел элек кабул иткән иде. Шул вакыт эчендә республикада нефть чыгару эшендә бу кече компанияләрнең өлеше                      3 проценттан 20 процентка күтәрелде.

Ел йомгаклары буенча Татарстанда якынча 36 млн тонна нефть чыгару каралган.

«ТАНЕКО» комплексында нефть чималын кабул итү һәм эшкәртү буенча җиһазларның башлангыч куәтен елына 16,3 млн тоннага кадәр арттыру (мазут җитештерүдән тыш), быел дүрт яңа җайланманы файдалануга кертү юнәлешендә зур эш башкарыла.

«ТАИФ-НК» шулай ук нәтиҗәле эшли. Болар һәммәсе чимал эшкәртүне 23 млн тоннага җиткерергә мөмкинлек тудырачак.

Нефть, газ, химия комплексы тотрыклы үсештә.

«СИБУР» компаниясе «Түбән Кама нефтехим» һәм «Казан органик синтез» предприятиеләрендә этилен һәм поликарбонат заводларын яңартып кору, электр энергиясен  җитештерү җайланмалары төзү кебек инвестиция проектларын гамәлгә ашыруны дәвам итә.

2024 елда ЭП-600 олефиннары җитештерү буенча яңа комплексны сафка кертү планлаштырыла.

Моннан тыш,  «СИБУР» һәм «Алабуга» махсус икътисадый зонасы Түбән Камада индустрия паркын ачу турында килешү төзеде. «Түбән Кама нефтехим» чыгара торган продукциянең төрлелеге арадаш тармакларда җитештерүне үстерү өчен киң мөмкинлекләр ача. Без «СИБУР» компаниясенә җитди ниятләре өчен рәхмәтебезне җиткерәбез һәм республикада җитештерү предприятиеләрен үстерү хакына ярдәм күрсәтергә әзер булуыбызны белдерәбез.

«Газпром» компаниясе – безнең стратегик партнерыбыз. Татарстанда газ куллану күләме узган елда  18,2 млрд куб. м тәшкил итте. Һәм бу күрсәткеч ел саен арта бара.

Газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча уртак проектны гамәлгә ашыру уңышлы дәвам итә. Татарстанда  37 газ ягулыгы салу станциясе,                 3 крио автомобиль ягулыгы салу станциясе урнашкан, тагын 9 ягулык салу станциясен төзү эшләре алып барыла.  Моннан тыш, быел газ сыекландыру буенча ике  завод эшли башлады. «Газпром» компаниясенә республиканың башлангычларында ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт сүзләремне белдерергә телим һәм киләчәктә дә бергә нәтиҗәле эшләрбез дип ышанам.

Көнкүреш химиясен җитештерүче зур чит ил компанияләренең илебездән китүе белән бәйле рәвештә «Нәфис» компаниясенә продукциясен сату базарын киңәйтү өчен яңа мөмкинлекләр ачыла.

«Алабуга» махсус икътисадый зонасындагы «Данафлекс» компаниясе кабаттан эшкәртеп була торган яңа төр пленка материаллары җитештерү буенча 2,5 млрд сумлык проектны гамәлгә ашыра.

 КАМА TYRES компаниясе шиннар җитештерүне яңартып кору һәм продукцияне төрлеләндерү эшен дәвам иттерә. Быел предприятие проектларына инвестицияләр кертү күләме 7 млрд сум тәшкил итәчәк.

Машина төзелеше өлкәсендә КАМАЗда җитештерү күләмнәрен саклап калуга юнәлтелгән эш алып барыла. Предприятие модельләрне арттыруны дәвам итә. Киләсе елның I кварталында автомобильләр җитештерүче  бу эре завод сыйфаты яхшыртылган, чит ил товарларын алмаштыру программасы тулысынча төгәлләнгән  яңа буын К5 йөк машиналарының тулы бер модельләр сафын җитештерә башлаячак.

Бу елның ахырына кадәр Алабугада «Соллерс»  компаниясе яңа коммерциячел автомобильләр эшләп чыгара башлаячак.

«РИАТ» компаниясе яңа манипуляция краннары чыгарырга әзерләнә.

Казан авиация заводын яңартып кору эшләре дәвам итә. Предприятие алдында гражданнар өчен Ту-214 очкычларын серияле рәвештә җитештерүне елына 20 очкычка җиткерү  бурычы тора. Республика заказчысы белән                 4 очкычка контракт төзелде инде.

 Казан вертолет заводы киләсе елда «Ансат» вертолетларын җитештерүдә чит ил товарларын алмаштыру программасын тәмамлауны планлаштыра. Барлык модельләр буенча җитештерү күләмен елына                         100 вертолеттан да кимрәк булмаслык итеп саклап калу мөһим.

Зеленодольскиның А.М. Горький исемендәге заводы быел беренче   «Метеор»ны куллануга тапшырды. Ул пассажирлар флотын торгызуны тәэмин итәргә тиеш.  Республиканың судагы маршрутларында йөртү өчен тагын өч яңа көймә – ике «Метеор» һәм бер А-217 көймәләрен төзүгә заказ бирелде.

Ростех компаниясенең ярдәме белән  «ПОЗиС» оешмасы дәүләт корпорациясенең барлык предприятиеләре өчен стандарт булмаган җиһаз җитештерү буенча бердәм үзәк итеп билгеләнде.

Гомумән алганда, Татарстанда Ростехның 15 предприятиесе уңышлы эшчәнлек алып бара, анда эшләүчеләр саны 50 мең кешедән артып китә. Дәүләт корпорациясенә, шәхсән аның генераль директоры Сергей Викторович Чемезовка нәтиҗәле хезмәттәшлегебез өчен рәхмәт белдерәм.

Эре компанияләр белән беррәттән, Чистайда «Бетар» компаниясе робот-манипуляторлар җитештерү буенча яңа мәйданчык ача, «Меттэм» компаниясе автомобильләр төзү тармагы өчен электр компонентларын җитештерүне башлап җибәрә, Бөгелмәдә «НТЭС» компаниясе кече төягечмашиналар чыгаруны җайга салды.

 Ихтыяҗ зур булган продукция җитештерә торган предприятиеләр бездә күп. Аларның һәрберсе республика икътисадын үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә.

Хөрмәтле депутатлар!

Илебез Президенты Владимир Владимирович Путин гаскәрләрне заманча яңа корал һәм техника белән тәэмин итүне кыска вакыт эчендә арттыру бурычын куйды.

Бүгенге көндә республиканың оборона-җитештерү комплексы предприятиеләре аны үтәүдә катнашалар һәм дәүләтебез иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертәләр.

Шул ук вакытта файдаланылырга тиешле мөмкинлекләр тагын да бар әле. Булган җитештерү куәтләрен тулысынча эшләтергә, продукция эшләп чыгару күләмен  арттырырга кирәк. Иң мөһиме  – дәүләтнең оборона өлкәсендәге заказын вакытында үтәүгә ирешү.

Илебезнең саклануга сәләте күпчелек очракта технологик суверенлыгыбызны тәэмин итүгә бәйле булуы шик уятмый. Фәнни оешмаларның һәм югары уку йортларының икътисадның реаль секторы белән хезмәттәшлеген арттыру гаять мөһим. Бу  юнәлештә эшчәнлек алып барганда КФУ, «Иннополис» университеты һәм КФТТУ (КХТИ) базасында булдырылган алдынгы инженерлык мәктәпләренә, КФТТУ-КАИ гамәлгә ашыра торган «Крылья Ростеха» махсус проектына, шулай ук республика югары уку йортлары базасында технологик эшкуарлык  стартап-студияләренә таянырга кирәк. 

Бу проектларда катнашулары өчен индустриаль хезмәттәшләребезгә – «СИБУР», Ростех,  Росатом,  Роскосмос компанияләренә, Урал граждан авиациясе заводына, «Газпром» һәм КАМАЗ предприятиеләренә рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

 Моннан тыш, технологик бәйсезлеккә  ирешү һәм икътисадның төп секторларының критик мәгълүмати инфраструктурасы куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен республика предприятиеләренә илдә булдырылган программа тәэминатына һәм үзебезнең җиһазларга мөмкин булганча күбрәк күчәргә кирәк.

Исәпләү техникасын җитештерү буенча яңа производстволар булдыру актуаль. ICL компаниясе «Иннополис» махсус икътисадый зонасы белән бергәләп елына 1 млн эшләнмә җитештерә торган  төп платалар заводын төзүгә кереште.  Бу – илебездәге барлык микроэлекторника җитештерү өлкәсе өчен зур вакыйга.

Кадрлар әзерләү системасын җитештерүчеләр ихтыяҗларына җайлаштырырга кирәк.  «Алабуга Политех» эшче белгечләр әзерләү үзәге эшчәнлеге (монда студентларны «Алабуга» махсус икътисадый зонасы заводлары инженерлары заманча җиһазларда эшләргә өйрәтә), шулай ук Әлмәт һөнәр көллиятенең  «Римера – Алнас» компаниясе белән,   КАМАЗның В.Д. Поташов исемендәге техник көллият белән,   Казан авиация-техник көллиятенең оборона-җитештерү комплексы предприятиеләре белән  хезмәттәшлеге  бу өлкәдә үрнәк булып тора.

Соңгы  8 елда республикада кадрлар әзерләү буенча 45 ресурс үзәге  ачылды, алар төп предприятиеләр белән актив хезмәттәшлек итә. Бу эш системалы алып барылырга һәм теләсә кайсы тармак өчен кадрлар җитештерүнең аерылгысыз өлешен тәшкил итәргә тиеш.

Югарыда әйтелгән барлык бурычлар эшләнә торган стратегиядә һәм республиканың фәнни-технологик үсеше программасында чагылыш табарга тиеш.

Гомумән алганда, планнарыбызны һәм проектларыбызны гамәлгә ашыру өчен безгә инвестицияләр җәлеп итүдә активлыкны арттыру һәм эшлеклелек тирәлеген камилләштерү эшен дәвам иттерергә кирәк.

Бизнеска инвестицияләр проектлары белән бәйле барлык процедуралар уздыруның ачыклыгын тәэмин итәргә кирәк. 

Өстәвенә, аларның санын киметүгә һәм мөмкин булганча карарлар кабул итү вакытын кыскартуга ирешү зарур.  Булган барлык дәүләт ярдәме чараларыннан күбрәк файдаланырга кирәк. Алар арасында – капитал салу эшләренең куркынычсызлыгын саклау һәм аларга ярдәм күрсәтү буенча килешүләр төзү механизмын яңадан эшләтеп җибәрү, алгарышлы үсеш территорияләре преференцияләрен үстерү, кирәкле инфраструктураны булдыру.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1119 номерлы карары кысаларында «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисадый зоналары идарә компанияләренә индустриаль парклар төзү буенча барлык оештыру чараларын тиз арада төгәлләргә һәм аларда резидентлар эшләвен тәэмин итәргә кирәк.  

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Кече һәм урта бизнес өлешенә  республикадагы эш урыннарының                  41 проценты туры килә. Бүгенге көндә эшкуарларга чынбарлыктагы шартларга тизрәк җайлашырга, базарда эшчәнлек алып бару өчен барлыкка килгән яңа юнәлешләрне киңрәк үзләштерергә кирәк.

Татарстан җитештерүчеләренә, шул исәптән муниципаль сәнәгать парклары мөмкинлекләреннән дә файдаланып, ярдәм күрсәтү – безнең бурычыбыз. Бу – районнарда яңа эш урыннары булдыру, урта һәм кече эшкуарлыкны үстерү өчен төп мөмкинлек. Аларны сыйфатлы итеп үстерү бүген зур әһәмият ала.

Сәнәгать паркының уңышлы эшләве нәтиҗәле идарәче компаниянең, резидентларның  булуыннан,  яңа җитештерү предприятиеләре урнаштыру өчен инфраструктура белән тәэмин ителгәнлектән, шулай ук район башлыкларының инвесторлар җәлеп итүдә кызыксынган булуыннан тора.

Шул ук вакытта муниципаль сәнәгать паркларының барысы да әлеге таләпләргә җавап бирми. Без Инвестиция-венчур фондының һәм республика Инвестицион үсеш агентлыгының үзләренә беркетелгән сәнәгать парклары буенча  эшләрендә конкрет нәтиҗәләр күрмибез. 

Ә бит безнең уңышлы эшли торган  «Химград»,  КИП «Мастер», «Үсеш Чаллы», «Зеленодольск» паркы,  «Саба» паркы, «Теләче», «Алексеевск»,  «М-7»  һәм кайбер шундый башка мәйданчыкларыбыз бар.

 Республиканың Икътисад министрлыгына муниципаль районнар башлыклары, нәтиҗәле эшләүче сәнәгать парклары идарәче компанияләре белән бергәләп яхшы тәҗрибәне мөмкин булганча күбрәк таратырга, яңа инвесторлар җәлеп итүдә яңа шартлар булдыру өчен  сәнәгать паркларын үстерүгә киртә булган факторларны бетерү буенча эшне дәвам итәргә кирәк.

Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өчен баштан ук бизнестагы башлангычларга мөмкин кадәр иртәрәк ярдәм күрсәтү зарур. Яшь эшкуарларга грант ярдәме күрсәтү, шулай ук үзмәшгульләр институтын камилләштерү эшен дәвам иттерергә кирәк. Республикада бүгенге көндә аларның саны 215 меңнән артып китә. Үзмәшгульләр җитештерә торган продукцияләрен сатсын өчен ярминкәләр оештыруны дәвам итү мөһим.

Тулаем алганда, продукция сату базарларын  киңәйтү өчен Республика маркетинг үзәге һәм электрон сәүдә мәйданчыклары мөмкинлекләреннән активрак файдалану уңышлы булачак.

Электрон сәүдәне үстерү программасыннан файдаланулары нәтиҗәсендә Татарстан эшкуарларына үз продукцияләрен сату өчен, шул исәптән республикадан читтә дә, мөмкинлекләр ачылды. Ел башыннан алып исәпләгәндә генә дә маркетплейсларда товар сату күләме ике тапкырга артты һәм сатучыларның саны 40 меңнән артып китте.  Программаны гамәлгә ашыруны алдагы елларда да дәвам иттерергә кирәк.

 «Вайлдберриз» компаниясе  – Татарстандагы иң эре  маркетплейсларның берсе – республика икътисадына 5 млрд сумнан артык инвестиция кертте, 7 меңнән артык эш урыны булдырды.

Компаниягә нигез салучы  Татьяна Владимировна Бакальчук бүген залда утыра.  Татьяна Владимировна, Сезгә хезмәттәшлегебез өчен зур рәхмәтемне җиткерәм.

Товар сату базарын киңәйтү өчен тагын бер мөмкинлек – ул контейнерлы товар ташуны арттыру. Республиканың Транспорт министрлыгына һәм Сәнәгать министрлыгына базарның төп катнашучыларын җәлеп итү һәм тиешле инфраструктура булдыру өчен комплекслы чаралар күрергә кирәк.

Хөрмәтле депутатлар!

Агросәнәгать комплексы республика икътисадының иң әһәмиятле тармакларының берсе булып тора.

Быел без  бөртекле культуралардан яхшы уңыш җыеп алдык, ул 5 млн тоннадан артыграк булды. Тулаем алганда,  1,8 млн тонна шикәр чөгендере, сыек май җитештерелә торган культуралар  – 600 мең тонна, бәрәңге – 800 мең тонна, яшелчәләр 260 мең тонна җыеп алыныр дип көтәбез.

 Татарстан  азык-төлек продуктларының төп төрләре белән тулысынча тәэмин ителгән һәм ул республикадан читтәге төбәкләргә дә шактый зур күләмдә продуктлар чыгара ала. Авыл уңганнарына авыр, әмма гаять мөһим  хезмәтләре өчен бик зур рәхмәт!

 «Татнефть» компаниясенә һәм аның  генераль директоры Наил Өлфәт улы Мәгановка тармакны ел саен сыйфатлы ягулык белән ташламалы шартларда тәэмин итүе өчен  аеруча зур рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә.

Безнең авыл хезмәтчәннәре алдында ирешелгән күрсәткечләрне югалтмау һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыру юнәлешендә җитди бурычлар тора. Болар туфракның уңдырышлыгын яхшырту, шулай ук сугару комплексын үстерү исәбенә башкарылырга мөмкин.

Республика – терлекчелек төбәге. Мөгезле эре терлекнең баш саны ягыннан без илдә беренчеләр сафында.

Шуның белән бергә, кайбер муниципалитетларда фермалар ябыла һәм терлекләрнең баш санының бик күпкә кимүе күзәтелә. 

Район башлыкларын инвесторлар белән бергәләп эш урыннарын саклап калуны, мөгезле эре терлекнең баш санын агымдагы ел башындагы план күрсәткечләре дәрәҗәсенә җиткерүне тәэмин итүләрен сорыйм. 

Терлекчелек продукциясе җитештерү ягыннан алдынгы урыныбызны ышанычлы төстә саклау мөһим: сөт җитештерү буенча  –  2 млн тонна, ит җитештерү буенча 550 мең тонна күрсәткеченә ирешергә бурычлыбыз.

 Хезмәт алдынгыларыбызга ихлас йөрәктән рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Кукмара районы уңганнары тарихта беренче буларак тәүлегенә тулаем алганда 400 тонна сөт савып алуга иреште. Әтнә, Балтач, Саба районнарында тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт савып алына. Моның нәтиҗәсендә исә республикада сөт җитештерүдә бик югары мөмкинлекләргә ия булган нәсел бирергә сәләтле терлекләр көтүе булдырылды.

Тулаем алганда, терлекчелектә  заманча технологияләр кулланып фермаларны яңартып кору, терлек азыгы үзәкләрен төзү эшен дәвам иттерергә кирәк. Бүгенге көндә 18 муниципалитетта шундый 35 үзәк эшли башлады.

Терлек азыгы үзәкләре һәр районда булырга тиеш. Алар агрофирмаларны һәм шәхси хуҗалыкларны сыйфатлы терлек азыгы белән тәэмин итә. Бу эш Кукмара, Саба, Әтнә, Мамадыш, Балтач, Теләче һәм Тәтеш районнарында тиешенчә алып барыла.

Авыл хуҗалыгы тармагында алынган чималны эшкәртү системасын җайга салу таләп ителә. Бу өлкәдә сөт эшкәртүгә бәйле уңышлы мисал бар: әле 5 ел элек кенә республика  предприятиеләре төбәктә савып алына торган  сөтнең нибары 50 процентын эшкәртсәләр, бүген бу күрсәткеч 91 процентны тәшкил итә. 

Хуҗалык алып баруның кече формаларына ярдәм итү өчен без ел саен  2 млрд сум бүлеп бирәбез. Моңа 20 гә якын төрле чаралар керә. Халык белән эшләүне аеруча системага салып оештырган районнар исәбенә Балтач районы керә, монда һәр гаилә диярлек сыер асрый, Әтнә, Чүпрәле, Спас районнарында исә һәр икенче гаиләдә сыер асрала.

Без киләчәктә дә авыл хуҗалыгы предприятиеләребезгә, фермерларыбызга, шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтүне дәвам иттерәчәкбез.

Бүген без бу залга республиканың авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерүгә зур өлеш кертүче фермерларны чакырдык: Тукай районыннан Ренат Ханов, Аксубай районыннан Ильяс Сөләйманов, Менделеевскидан Рәис Әгълиев, Балтач районыннан Азат Дәүләтшин, Лаештан Елена Нигъмәтҗанова, Чүпрәле районыннан Альфред Хәйруллин.  Бик зур рәхмәт! Уңышлар сезгә!

Республика шәһәрләрендә ел саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла. Авыл халкы безгә кулай бәядән сыйфатлы продукция алып килә. Моның өчен шәһәрдә яшәүчеләр исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм. Бу эшне дәвам иттерергә кирәк.

Бакчачылык һәм яшелчәчелек эше  аерым социаль әһәмияткә ия. Миллионнан артык татарстанлы үзләренең бакчаларында һәм йорт янындагы җир кишәрлекләрендә эшли һәм ял итә. Гражданнар өчен бу – ял гына түгел, бәлки  үзләрен экологик яктан зарарсыз азык-төлек белән тәэмин итү мөмкинлеге дә.

 2017 елдан без бакчачылык ширкәтләренә ярдәм күрсәтәбез. Моңа 3,5 млрд сум бүлеп бирелде һәм бу акча бакчачылык ширкәтләрен су, электр энергиясе  белән тәэмин итү, юллар салу һәм чүп чыгару  өчен тотылды. Киләсе елда бу программаларны үтәү дәвам иттереләчәк.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

ИТ  өлкәне үстерүгә аерым тукталып үтәргә телим.

Татарстанда игълан ителгән Цифрлаштыру елында зур эш башкарылды. Ел ахырына кадәр республика гражданнарына барлык 325 дәүләт һәм муниципаль хезмәттән электрон рәвештә файдалану мөмкинлеге тудырылачак.

Төп тармакларны цифрлаштыру эше дәвам иттереләчәк: мәгариф өлкәсендә «Мин – укучы» – укучының цифрлы ярдәмчесе сервисы эшли, сәламәтлек саклау өлкәсендә  – Республика  клиник хастаханәсе базасында Россиядә беренче буларак халыкара стандартларга туры китереп медицина ярдәме күрсәтү тәртибе цифрлы нигезгә корылачак, торак-коммуналь хезмәтләрне цифрлаштыру өчен бер платформада гражданнарны, урта һәм кече бизнесны һәм идарәче компанияләрне берләштерәчәк яңа «Локоло» сервисы гамәлгә куелды.

«Имин шәһәр» видеокүзәтүенең хокук саклау сегменты үз нәтиҗәлелеген раслады. Ул җинаятьчелекнең кимүенә китерде һәм хокук тәртибен тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.

Шулай ук югары тизлектәге Интернетка тоташтыруны киңәйтү буенча актив эш алып баруны дәвам итәбез. Федераль программа  кысаларында  3,5 меңнән артык  социаль объект югары тизлектәге Интернет белән тәэмин ителде, элемтәнең югары тизлектәге каналларына беренче тапкыр 300 дән артык авыл тоташтырылды.

Республиканың барлык социаль объектларын (бу исә 4,5 мең тирәсе объект) Интернетка тоташтыру – якындагы елларда хәл ителергә тиешле бурычыбыз.

Моннан тыш,  «Таттелеком» компаниясе быел авылдагы 100 меңнән артык хуҗалыкны зур тизлектәге Интернет белән тәэмин итәргә ниятли.

«АК БАРС» банкка аеруча зур рәхмәт әйтәсем килә, аның ярдәме белән быел укытучыларга 24 мең ноутбук биреләчәк.

Республика башкаласында Бәшир Рәмиев исемендәге яңа технопарк ачу бу елның тагын бер мөһим проекты булачак.  Монда югары технологияле компанияләр үсеше өчен шартлар тудырылган 50 мең кв. метрлык заманча мәйдан эшләячәк, анда 4 мең яңа эш урыны булдырылачак. Бу объект Татарстанда ИТ-индустрия үсешенә яңа этәргеч бирәчәк.

Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, ИТ-инфраструктураны республиканың эре шәһәрләрендә булдыру белән генә чикләнмибез. Муниципаль ИТ-парклар Питрәч, Саба, Мамадыш районнарында ачылды. Бу эшне дәвам иттерәчәкбез.

Бүгенге көндә ИТ-сферада критик мәгълүмати инфраструктураның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен җитәрлек чаралар комплексын кабул итү ихтыяҗы туды.

Республика Хөкүмәтенә мониторинг чаралары һәм киберкуркынычка каршы көрәшүне оештыру өчен чаралар белән тәэмин итү, дәүләт секторын илдә җитештерелгән программа тәэминаты һәм җиһазларына күчерү эшен дәвам иттерергә кирәк.

Хөрмәтле депутатлар!

Кешеләр турында кайгырту  – элеккечә үк безнең игътибар үзәгендә.

Без тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән илкүләм проектларны һәм республика программаларын тулы күләмдә үтәүне дәвам иттерәбез. Быел аларның саны 44 кә җитә. Татарстан бюджетыннан 46 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелде.

3,5 меңнән артык социаль-мәдәни өлкә  объектларын төзү, яңартып кору, төзекләндерү, капиталь төзекләндерү эше алып барыла. Болар – яңа һәм заманча мәктәпләр һәм балалар бакчалары, ресурс үзәкләре һәм тулай тораклар, фельдшерлык-акушерлык пунктлары, стационарлар, мәдәният йортлары һәм яшүсмерләр клублары, спорт мәйданчыклары һәм чаңгы базалары, балаларны савыктыру лагерьлары һәм күп кенә башка объектлар.

Барлык программа һәм проектларны гамәлгә ашыруда аларның үзара килештерелгән булуын тәэмин итү төп әһәмияткә ия. Бу эшкә комплекслы карарга кирәк. Торак төзү белән генә чикләнмичә, социаль, транспорт, инженерлык, бизнес инфраструктурасы объектларын төзүгә, шулай ук территорияне тулаем  төзекләндерүгә игътибар бирү шарт. Моның өчен шул исәптән яңа төзелгән Киңлекләрне планлаштыру институты һәм Киңлек мәгълүматлары фонды җаваплы.

Моннан тыш, программаларны гамәлгә ашырганда, беренче чиратта, гражданнарның ихтыяҗларын истә тотарга кирәк. Бу исә хакимиятнең һәм җәмгыятьнең яшәү һәм эшләү өчен уңайлы тирәлек булдырырга омтылышларын берләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Моңа уңышлы мисал сыйфатында  «Безнең ишегалды» республика программасын китерергә була. Ул һәркемне канәгатьләндереп кенә калмыйча, бәлки шатландыра торган нәтиҗәләргә нәкъ менә уртак тырышлык белән ирешергә мөмкин икәнен ачык раслады. Нәтиҗәдә  3 ел эчендә  республикада меңнән артык ишегалды төзекләндерелде инде. 

Ишегалларын карап тоту, аларда чисталык һәм тәртип саклау – районнарның турыдан-туры бурычы. Без җитәкчеләрдән һәм халыктан әлеге җирләргә сакчыл караш көтеп калабыз.

Дәүләт хакимияте органнары алдында барлык планлаштырылган эшләрне тулы күләмдә башкарып чыгу бурычы тора. Шул ук вакытта катгый финанс-бюджет дисциплинасы, бюджеттан тотылган һәрбер сумның нәтиҗәле файдаланылуы тәэмин ителергә тиеш.

Торак-коммуналь хуҗалык тармагында халыкны борчый торган иң төп мәсьәлә – инженерлык челтәрләренең тузган булуы. Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча федераль дәрәҗәдә Торак-коммуналь хуҗалыкны яңарту комплекслы программасы әзерләнә. Шушы уңайдан гамәлдә булган коммуналь инфраструктурага җентекле инвентарьлаштыру уздырылырга, халыкта төзекләндерү эшләренең кайда һәм кайчан булачагы турында мәгълүмат булсын өчен, тәгаен объектлар, эш башкару сроклары һәм күләмнәре билгеләнергә тиеш.

Тулаем алганда, әлеге программаны гамәлгә ашыруның нәтиҗәсе күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү программасы белән бер дәрәҗәдә булырга тиеш.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Республикада юл хуҗалыгы тармагында киң колачлы проектлар тормышка ашырыла. Бу – М-12 трассасын төзү, шулай ук Мәскәүдән Екатеринбургка кадәр югары тизлекле трасса төзү кысаларында Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узучы М-7 трассасын реконструкцияләү.

Шулай ук Шәле – Баулы трассасы проекты кысаларында Алексеевск – Әлмәт автомобиль юлын төзү эшләре алып барыла, ул М-7 һәм  М-12 трассаларын М-5 трассасы белән тоташтырачак һәм алга таба Казахстан белән Кытайга чыгу мөмкинлеге бирәчәк. Әлеге проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2025 елда беренче категория юлларның озынлыгы ике тапкырга артачак, Идел һәм Кама елгалары аша ике күпер файдалануга тапшырылачак.

Болар белән беррәттән, «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларындагы проектлар да тормышка ашырыла килә, шул исәптән  Зур Казан боҗрасы, Вознесение тракты төзелә һәм Горький шоссесы реконструкцияләнә.

Проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәткәне өчен Россия Федерациясе Хөкүмәтенә олы рәхмәтемне белдерәм. 

 Моннан тыш,  республика программалары кысаларында муниципаль юл челтәрләрен үстерү буенча эшләр дәвам ителә. Һәр елны авыл территорияләрендә кимендә 700 мең километр юл төзелә һәм төзекләндерелә.

Казанда метроның икенче линиясе төзелә, ул пассажирлар агымы аеруча зур булган микрорайоннарны тоташтырачак.

Хөрмәтле депутатлар!

Бүгенге көндә эчке туризмны үстерү аеруча мөһим мәсьәлә булып тора. Моның өчен республикада бөтен мөмкинлекләр дә бар: тарихыбыз бай, мәдәни-тарихи объектларыбыз үзенчәлекле, табигатебез гүзәл.

Иң мөһиме – тиешле инфраструктура, шул исәптән туристлар өчен заманча җиһазландырылган, кыйммәт булмаган ял итү урыннары һәм кызыклы маршрутлар бар.

Тулаем алганда, шәһәр янын, табигатьтә ял итү урыннарын, экология туризмын үстерү, шулай ук «Соколка», «Зөя», «Кама Тамагы», «Лаеш»,  «Ак таулар», «Идел Болгарстаны» кебек туристлык кластерлары кысаларында туристларны җәлеп итүнең яңа юнәлешләрен эшләү зарур. Моның өчен эшкуарларга туристлык объектларын эшләтеп җибәрүдә ярдәм күрсәтү аша әлеге эшкә бизнесны җәлеп итәргә, шулай ук федераль проектларда катнашырга кирәк. Шуны да билгеләп үтәм, без экосистемага зыян китермичә, кешеләргә табигатьтән файдалану өчен мөмкинлекләрне арттырырга тиеш!

Алда «Бөек Болгар юлы» төбәкара маршрутын үстерү һәм торгызу проекты кысаларында зур күләмле эшләр тора. Әлеге мәсьәләдә без Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының ярдәменә ышанабыз.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Эшчәнлегебезнең тагын бер өстенлекле юнәлеше – мәгариф системасын үстерү. 2023 ел Россия Федерациясендә Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде. Илебез Президентының әлеге карары җәмгыятебездә укытучыларның һәм остазларның югары абруен, аларның хезмәте әһәмиятле булуын раслый.

Бүген без әлеге залга яраткан һөнәрләренә тугрылыклы һәм республикабыз үсешенә үз өлешен кертүче укытучыларны чакырдык. Алар арасында Казан шәһәренең 2 номерлы лицей-интернатыннан, 2022 елда Татарстан Республикасының Ел укытучысы исеменә лаек булган Илсур Рөстәм улы Җиһаншин, Лаеш районының Усад прогимназиясеннән, «Россиянең Ел укытучысы – 2022» бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы җиңүчесе Лариса Николаевна Ефимова, укытучылар гаилә династиясе вәкиле, нәселенең дүрт буыны буенча дәвам иткән укытучы һөнәрен сайлаган Рафикъ Нигъмәтҗан улы Закиров та бар.

Кадерле укытучыларыбыз, сезгә һәм барлык мөгаллимнәргә хезмәтегез өчен олы рәхмәтләребезне җиткерәм. Бик зур рәхмәт сезгә!

Үз эшенә чиксез тугры һәм югары һөнәри осталыкка ия булган бу шәхесләр – яшь укытучыларга гүзәл үрнәк. Мәгариф системасының төп бурычы – педагогик кадрларны тиешле дәрәҗәдә әзерләүне тәэмин итү. Югары уку йортларын тәмамлаучыларның иң белемлеләрен, иң яхшыларын укытучы һөнәрен сайларга кызыксындыру буенча эшне активрак дәвам итәргә кирәк.

Быелгы уку елыннан башлап һәр муниципалитетта педагогик юнәлешле сыйныфлар эшли башлады. Аларны тәмамлаучыларга әлеге юнәлештә максатчан укыту программасы буенча югары уку йортларына керүдә өстенлек биреләчәк.

Укучы һәм укытучыдан кала, белем бирү процессында ата-аналарның роле дә бик зур. Аларның мөмкинлекләрен тиешенчә бәяләргә кирәк.

Ата-аналарга балалар белән эшләү алымнарын өйрәтү максатларында «Адымнар» мәктәбендә «Ата-аналар университеты: «Мин – актив ата-ана!» дигән укыту-методик программа эшләнде. Әлеге программаны республиканың башка мәктәпләрендә дә файдаланырга кирәк.

Мәгариф өлкәсендә аеруча игътибар бирелә торган мәсьәлә –Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү. Әлеге максатларда күпмилләтле якшәмбе мәктәпләренә һәръяклы ярдәм күрсәтелә (әле күптән түгел генә республикада 25 бүлекчә эшләп килә иде, хәзер аларның саны 100 гә җитте). Шулай ук милли мәгариф оешмалары челтәре үстерелә, аларда Россия Федерациясенең дәүләт теле – рус теле белән беррәттән 7 туган тел: татар, чуваш, удмурт, мари, мордва, башкорт телләре һәм иврит өйрәнелә.

Файдалы һәм кирәкле җәмәгать башлангычларына булышлык күрсәтүнең нәтиҗәле институты буларак, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе эшчәнлеген аерым билгеләп үтәсем килә. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе итеп үзгәртеп корып, аның  функцияләрен киңәйтү турында карар кабул ителде.

Моннан тыш,  Татарстан Республикасы Президенты каршындагы рус теле комиссиясе оештырылды. Татар теле буенча укыту-методик комплектлар һәм дәреслекләр, башка фәннәр буенча тәрҗемә басмалар эшләү эшендә шулай ук сизелерлек алга китеш бар.

Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына әлеге эшне алга таба да дәвам итәргә кирәк булачак.

Тел белеме бирүне өзлексез итү өчен мәктәпләр һәм югары уку йортларының үзара бәйләнешен җайга салу мөһим.

Тагын бер бурыч – туган телләрне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерүгә яшьләрне ныграк җәлеп итү. Бу эштә яңа технологияләр куллану һәм кайбер югары уку йортларындагы кебек фольклор-этнографик юнәлешкә басым ясау кирәк.

Мәгариф учреждениеләренең иминлеге халыкны борчый торган мәсьәләләрнең берсе булып кала. Күптән түгел генә Ижевск мәктәбендә булган фаҗига татарстанлыларның йөрәген әрнетте. Уку йортларын матди-техник яктан һәм сак хезмәтләре белән тәэмин итү буенча барлык тиешле йөкләмәләр бирелде. Муниципаль берәмлекләр башлыкларына әлеге мәсьәләне аерым контрольдә тоту зарур.

Хөрмәтле депутатлар!

Кадрлар – безнең төп байлыгыбыз.

Сәламәтлек саклау системасы турында сүз алып барганда һәркемгә таныш булган әлеге сүзләрнең әһәмияте тагын да арта.

Гомерләрен хөрмәткә лаеклы, кешелекле һәм иң җаваплы һөнәрләрнең берсенә багышлап, медицина хезмәткәрләре игелекле бурычларын үти – кеше гомерләрен коткара,  һәркем өчен иң кадерле нәрсә – сәламәтлекне саклап калырга ярдәм итә.  

 Бүген без шушы залга гомуми гаилә стажы 100 елдан артып киткән медицина өлкәсе династияләрен чакырдык. Бу – Вахитовлар, Ибраһимовлар, Минабетдиновлар, Лодвиковлар, Савельевлар гаилә-династияләре. Хөрмәтле медиклар! Сезгә һәм барлык медицина хезмәткәрләренә тырыш хезмәтегез, тирән белемегез, үз һөнәрегезгә тугры булуыгыз өчен олы рәхмәтемне белдерәм.

Медицина хезмәткәрләре пандемия чорында кыюлык һәм фидакарьлек белән эшләделәр, бик күп татарстанлыларның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калдылар.

Йогышлы чир белән авырган кешеләрне тернәкләндерү максатларында Казан шәһәренең 7 номерлы шәһәр клиник хастаханәсе базасында зур дәвалау-тернәкләндерү үзәге ачылды.

Бүгенге көндә Россиядә коронавирус белән бәйле кертелгән барлык чикләүләр дә бетерелде диярлек. Ләкин шулай да гражданнарга үз сәламәтлекләренә җитди карарга һәм шәхси саклану чараларын кулланырга киңәш ителә.

Аналарның сәламәтлеге һәм сәламәт бала тудыру – сәламәтлек саклау өлкәсендә элеккечә мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала. Киләсе елда 7 номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең балалар тудыру йорты базасында ачылачак заманча перинаталь үзәк – әлеге юнәлештәге иң әһәмиятле проект.

Хроник чирләре булган авыруларга диспансер тикшерүләре уздыруны оештыру мәсьәләләре аерым игътибар бирүне таләп итә. Җирле үзидарә органнары профилактик тикшерүләр уздыруда медицина оешмаларына тиешле ярдәмне күрсәтергә тиеш.

Тулаем алганда, сәламәтлек саклау культурасы күнекмәләрен формалаштыруга этәргеч бирүче профилактик тикшерү чараларына басым ясау гаять мөһим. Республикадагы зур үсештә булган спорт инфраструктурасы, шулай ук спорт чаралары уздыру да моңа булышлык итәчәк.

Быел Татарстан спортчылары безне һәм илебез халкын 4 олимпия медале белән шатландырды, шулай ук тарихта беренче тапкыр уздырыла торган «Дуслык уеннары»нда һәм Бөтенроссия спартакиадасында республикабыз исеменнән лаеклы чыгыш ясап, волейбол, су полосы һәм чирәмдә хоккей буенча (ир-ат һәм хатын-кызлар җыелма командалары)                   19 алтын медаль яулады.

Чирәмдә хоккей буенча 20 нче тапкыр чемпион исеменә лаек булган Татарстанның «Динамо – Ак Барс» ир-ат командасының уңышлары барлык рекордларны узып китте. Шулай ук чирәмдә хоккей буенча хатын-кызлар командасы да Россия чемпионатында җиңү яулады.

Без үзебезнең спортчы-чемпионнарыбызны бүген әлеге залга чакырдык. Алар: Зөлфәт Гәрәев, Полина Мухорчева, Александра Фомина, Евгения Косецкая, Сергей Сирант һәм Александр Красных. Без сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз һәм яңадан-яңа җиңүләр көтеп калабыз!

Спорт өлкәсендә генә түгел, ә мәгариф, фән өлкәсендә, сәнгатьтә казанышларга ирешкән яшьләребез шулай ук зур ихтирамга лаек. Россиядә һәм халыкара мәйданда уздырылган иҗат конкурслары лауреаты Инсаф Ганибаев һәм Казанның 131 номерлы лицеен тәмамлаган, математика буенча халыкара олимпиадада җиңүче Галия Шәрәфетдинова, Казанның 19 номерлы гимназиясе укучысы, мәктәп укучыларының икътисад буенча бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе Әмир Салихов,  КФТТУ студенты, теоретик механика буенча халыкара интернет-олимпиадасында призлы урын яулаган Юрий Мельник, шулай ук Татарстанның беренче «КАИ-1» Җир иярченен уйлап табучылар һәм Россия Президенты грантына ия булган яшь галимнәребез нәкъ менә шундыйлардан.

Сезгә алга таба да зур уңышлар телибез! Сез – безнең киләчәгебез!

 Сәләтле балалар һәм яшьләр белән эшләүнең нәтиҗәле системасын формалаштыру – илебез Президенты тарафыннан билгеләнгән төп юнәлешләрнең берсе. Безнең бурыч – яшьләр киләчәктә тормыш итү һәм үсеш урыны буларак Татарстанны сайласын өчен аларга уку, эшләү һәм ял итү өчен барлык шартларны булдыру.

Агымдагы елда федераль дәрәҗәдә балалар һәм яшүсмерләрнең гомумроссия дәүләт-иҗтимагый хәрәкәтен оештыру турында игълан ителде, аның күзәтчелек советын Владимир Владимирович Путин җитәкли. Әлеге хәрәкәт яшь буынны берләштереп, нигезен Ватанга мәхәббәт тәшкил иткән һәм көчле Россия төзү кебек уртак максатка ирешүгә юнәлдерелгән тәрбия бирүнең яңа алымнарын формалаштыруга хезмәт итәчәк.

 Әлеге бурычларның гомумдәүләт дәрәҗәсендә әһәмиятен исәпкә алып, республика Хөкүмәтенә Татарстанда яңа хәрәкәтне оештыруда һәръяклы ярдәм күрсәтүне йөклим.

Безнең төп бурычларның берсе – мәдәни мирасны саклау, өйрәнү һәм арттыру.

Татарстанда «Яңарыш» фонды эшчәнлеге һәм Беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев ярдәмендә мирасны саклау өчен күп эш башкарылды. Минтимер Шәрип улына һәм бу мөһим эшкә өлеш кертүчеләргә, шул исәптән мәдәният хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.

Безнең мәдәният эшлеклеләренең хезмәте федераль дәрәҗәдә шулай югары бәяләнүе гаять куанычлы. Быел Алабуга музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзадә Рәкыйп кызы Руденкога Россия Федерациясенең Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә дәүләт премиясе бирелде.

Тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм арттыру, иҗади башлангычларга ярдәм итү – гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү өчен мөһим бурычлар. Республикада мәдәният учреждениеләрен яңартып кору эшләре дәвам итә. Әлеге объектларның заманча җиһазландырылган булуы, үзләренең иҗади сәләтләрен ачу һәм үстерү өчен төрле буын вәкилләре һәм төрле һөнәр ияләре аларга теләп йөрүе бик мөһим.

Чаллы шәһәрендәге «Мастеровые» рус драма театры һәм быел «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында ачылган Зеленодольск һәм Алабуга шәһәрләре мәдәни мирас үзәкләре моның ачык мисалы булып тора. Алар әлеге шәһәрдә яшәүчеләрнең яратып килә торган ял итү урынына әйләнде.

Киләсе елда Шиһабетдин Мәрҗанинең, Федор Шаляпинның һәм Максим Горькийның юбилейлары билгеләп үтеләчәк. Әлеге түгәрәк даталар бөек ватандашларыбыз иҗаты аша халкыбызның бай рухи дөньясын ачу мөмкинлеге бирә.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Һичшиксез, республикабыз ирешкән уңышлар һәм казанышлар барлык татарстанлыларның, хакимиятнең барлык тармаклары һәм дәрәҗәләренең  уртак хезмәте нәтиҗәсе. Уртак эшкә безнең депутатларыбыз да үзләреннән саллы өлеш кертә. Фәрит Хәйрулла улы җитәкчелегендә депутатлар корпусына Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрендә игелекле хезмәтләре өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Бик зур рәхмәт сезгә!

Хөрмәтле депутатлар!

Кадерле ватандашлар!

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Без, күпмилләтле Россия, Татарстан халкы, гасырлар дәвамында буыннан буынга тапшырыла торган гореф-гадәтләребез белән хаклы рәвештә горурланабыз. Бу исә, өлкәннәргә карата хөрмәтле һәм ихтирамлы мөнәсәбәт, хезмәт сөю, туган җиргә мәхәббәт, тату һәм нык гаилә төзергә омтылу традицияләре исән дигән сүз.

Әлеге асыл кыйммәтләрне без бүгенге көндә тагын да югарырак бәялибез. Алар безнең киләчәгебезнең һәм балаларыбыз киләчәгенең нигезен тәшкил итә. Шуларны өлге итеп яшәсәк – без барлык авырлыкларны да җиңеп чыгачакбыз.

Алдыбызда төрле өлкәләрдә җитди бурычлар тора. Уртак тырышлык белән без аларны үтәп чыга алачакбыз.

Без бергә!

Без булдырабыз!

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading