16+

Татарстан Республикасы Рәисе грантларына эшләреңне тәкъдим ит

Республикада 6 меңнән артык җәмәгать оешмасы теркәлгән. Аларның, үзләренең социаль эчтәлекле проектларын гамәлгә ашыру өчен, Татарстан Рәисе грантларын алу мөмкинлеге бар.

Татарстан Республикасы Рәисе грантларына эшләреңне тәкъдим ит

Республикада 6 меңнән артык җәмәгать оешмасы теркәлгән. Аларның, үзләренең социаль эчтәлекле проектларын гамәлгә ашыру өчен, Татарстан Рәисе грантларын алу мөмкинлеге бар.

Конкрска заявкаларны 23 июльгә кадәр җибәрү сорала. Коммерциячел булмаган җәмәгать оешмасының кимендә 1 ел эшчәнлек алып барганлыгы зарур.

—Татарстан Рәисе грантлары 106 миллион сумны тәшкил итә, җиңүчеләр октябрь аенда билгеләнә. Социаль эчтәлекле проектларны гамәлгә ашыру өчен 500 мең сумнан башлап, 3 миллион сумга кадәр акча бирелә,-диде “Социаль эчтәлекле коммерциячел булмаган оешмаларга теләктәшлек буенча республика ресурс үзәге” директоры Зөлфия Сафина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Кадыров таныштырганча, конкурс 21 эшчәнлек юнәлешендә үткәрелә. 
— Болар: гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү, гаиләне яклау, тарихи мирасны һәм татар милли мәдәниятен саклау, табигатьне һәм җәнлекләрне кайгырту, яшь талантлар, динара татулык, ватанпарвәрлек тәрбияләү. Быелгы конкурска “махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм өлешчә мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм” дигән яңа номинацияләр өстәлде. Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр “татар милли мәдәниятен үстерү” һәм “ватандашларга теләктәшлек” эчтәлегендәге проектлары белән Татарстан Рәисе грантлары конкурсында катнаша ала,-диде Тимур Кадыров.Икътисад министрлыгының икътисад

һәм социаль өлкә тармакларын үстерү бүлеге җитәкчесе Зөлфия Мөхәмәдьярова әйткәнчә, Казан, Чаллы, Әлмәт, Чистай, Кукмара һәм Буадагы муниципальара ресурс үзәкләре хезмәткәрләре конкурска заявкаларны дөрес итеп әзерләргә бушлай ярдәм күрсәтә.

Заявкаларны “Гранты Татарстана. РФ” порталы аша җибәрергә кирәк. 20 июньгә республиканың 24 муниципаль берәмлегеннән һәм Россиянең 12 төбәгеннән 64 заявка кергән инде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading