16+

Татарстанда чит ил кешеләренең, башта, бармагыннан тоталар... Нинди хәл икән бу?

Россиягә килгән чит илләр гражданнарына карата, 2021 елның 29 декабреннән башлап, хокукый-норматив таләпләр үзгәрә.

Татарстанда чит ил кешеләренең, башта, бармагыннан тоталар... Нинди хәл икән бу?

Россиягә килгән чит илләр гражданнарына карата, 2021 елның 29 декабреннән башлап, хокукый-норматив таләпләр үзгәрә.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе Артем Кузнецов федераль закондагы яңалыклар белән таныштырды.
— Республикада быел чит илләрнең 228 мең гражданы теркәлде, узган ел аларның саны 130 мең генә иде. Шулардан эшкә килүчеләр-57 мең, студентлар-22 мең. Татарстанда хәзер 60 мең чит ил гражданы яши, - диде ул.

Чит илләр гражданнары 90 көннән дә күбрәк вакыт Татарстанда яшәргә исәпләсә, бармаклары эзләрен теркәтергә (дактилоскопия), фототеркәү ясатырга, шулай ук медцина тикшерүе узарга мәҗбүр була. Эшкә килгән мигрантлар моны 30 көн эчендә башкарып бетерергә тиеш.
— Бу таләпләр санитар-эпидемия хәлен тотрыклыландыру, хокук тәртибен ныгыту максатыннан эшләнә. Илгә коронавирусның гына түгел, башка йогышлы авыруларның үтеп керүен чикләү күздә тотыла, - диде Артем Кузнецов.- Чит илдән дәвамлы яшәргә килгән кешеләргә медицина тикшерүе үткәрү тәртибе башка илләрдә дә гамәлдә. Россиягә 90 көннән дә күбрәк вакытка килгән чит ил гражданы, әгәр дактилоскопия теркәтмәсә һәм медицина тикшерүе узмаса, административ штрафка тартыла, шулай ук мәҗбүри рәвештә үз иленә кайтарып җибәрелә.

Татарстанда быел 6 мең 900 кеше Россия Федерациясе гражданы документы алган.
— БДБ илләреннән күченеп килүчеләр бар. Элекке СССРда туган кешеләр дә “Ватандашлар” ярдәм программасы нигезендә күченеп кайталар, - диде Артем Кузнецов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading