16+

Татарстанда милләтара өйләнешүгә тыю юк

Эшкуарлар үзләренең бизнеслары өчен борчыла. Эшчәнлекләренә чикләүләр кертү күздә тотылмый Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 12 ноябрьдә Хөкүмәт йортында атна вакыйгалары белән таныштырды, журналистлар сорауларына җавап бирде.

Татарстанда милләтара өйләнешүгә тыю юк

Эшкуарлар үзләренең бизнеслары өчен борчыла. Эшчәнлекләренә чикләүләр кертү күздә тотылмый Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 12 ноябрьдә Хөкүмәт йортында атна вакыйгалары белән таныштырды, журналистлар сорауларына җавап бирде.

Сахалиннан килделәр
Сахалин өлкәсе губернаторы Виталий Лимаренко җитәкчелегендәге делегация Татарстанга эшлекле визит белән килде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Сахалин өлкәсе губернаторы Виталий Лимаренко очрашуында сүз үзара хезмәттәшлекне дәвам итү һәм җанландыру турында бара.
- Ике арадагы хезмәттәшлек килешүе 2016 елда кабул ителгән иде, ул 2023 елга кадәр озынайтыла. Товар әйләнеше елына 800 миллион сумны тәшкил итә. Республика медицина җиһазлары, машиналар, йөк һәм җиңел автомобиль шиннары, “КАМАЗ”, “НЭФИС”, Татнефтехим” продукциясен җибәрә. Сахалиннан безгә балык һәм балык продукциясе китерелә, - диде Лилия Галимова.

Татарстан тагын Сахалин өлкәсендә машиналарны ремонтлау челтәре оештырыга, нефть-газ һәм энергетика өлкәсендә эшчәнлекне киңәйтергә, “Евро-5” дизель ягулыгы, газмотор двигательле йөк машиналары һәм автобуслар җибәрергә ниятли.

Эшкуарлар борчылмасын
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирус пандемиясе сәбәпле, кече һәм урта бизнеска ярдәм чараларын көчәйтергә кушкан.
- Аңлашыла ки, эшкуарлар үзләренең бизнеслары өчен борчыла. Эшчәнлекләренә чикләүләр кертү күздә тотылмый, ләкин, бу коронавирусның торышына бәйле, - диде Лилия Галимова.
Санитар таләпләрне җаваплылык тоеп үтәү зарур. Татарстанда 11 ноябрьгә коронавирустан авыручылар – 8 мең 985 кеше, үлүчеләр – 117. Шөкер, 7 мең 933 кеше сәламәтләнгән.

Яратсаң – ярат...
Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең голәмәләр советы мөселманнарга башка диндәгеләр белән никахлашуны тыю турында мөрәҗәгать белән чыккан иде. Бу хәбәр киң җәмәгатьчелектә аңлашылмау тудырды.

- Татарстан – күп милләтле дөньяви республика. Татарстанда милләтара никахларга чикләү юк, - дип җавап кайтарды Лилия Галимова журналист биргән сорауга.

Тавык хәсрәте
Республикада кешеләрнең авыруы гына җитмәгән, инде кайбер районнарда кош гриппы да күзәтелә.

- Фабрикалардагы һәм фермерлардагы авыру кошларны юк итү мәҗбүрилектән башкарыла, чөнки кош гриппы бөтен республикага массакүләм таралырга мөмкин. Кош гриппыннан зыян күргән хуҗалыклар хөкүмәткә компенсация сорап гариза яза ала, - диде Лилия Галимова.

Борис Кузнецов вафат
- Татарстан соңгы Советлар Союзы Героен югалтты, Борис Кузнецов та вафат булды, - дип, моңсу хәбәр җиткерде Лилия Галимова. - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның вафат булуына бәйле рәвештә, мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Герой белән хушлашу 13 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры каршында була.
Борис Кириллович Кузнецов 1925 елның 26 декабрендә Казанда туган. 1943 елның маенда фронтка киткән, 791нче полкның элемтә бүлеге командиры булган.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Диннәр буталмаса, бик әйбәт булыр иде. Бик хуплыйбыз бу карарны.

    Мөһим

    loading