16+

Яңа Чишмә районында "Бердәм Россия көне" узды

ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Яңа Чишмә районында булды, анда "Бердәм Россия көне" партия проекты кысаларында уздырылган чараларда катнашты, шулай ук Кама аръягы районнарының җирле бүлекчәләре активы белән очрашты.    

Яңа Чишмә районында "Бердәм Россия көне" узды

ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Яңа Чишмә районында булды, анда "Бердәм Россия көне" партия проекты кысаларында уздырылган чараларда катнашты, шулай ук Кама аръягы районнарының җирле бүлекчәләре активы белән очрашты.    

Парламент башлыгының эш сәфәре Петропавел бистәсендә  урнашкан ат заводын караудан башланды. Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов һәм Дәүләт Советы депутатлары белән бергә Фәрит Мөхәммәтшин хуҗалык территориясен карап чыкты, атчылык, аерым алганда, нәселле атлар җитештерү перспективалары белән кызыксынды. Завод директоры Николай Скоков билгеләп үткәнчә, хуҗалык 2016 елда оештырылган һәм чабышкылар үрчетү белән шөгыльләнә. Кыска гына вакыт эчендә ат үрчетүчеләр Бөтенроссия фестивальләренә дүрт чемпион үстергәннәр. Казан, Мәскәү, Ульяновск, Ижевск һәм башка ипподромнарда йөзгә якын приз яуланган.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясендә катнашты., ул Яңа Чишмәнең үзәк мәдәният һәм ял паркында узды. Парламент башлыгы Яңа Чишмә районы мәктәпләренә беренче сыйныфка баручы  укучыларга портфельләр һәм уку әсбаплары  тапшырды. "Традиция буенча, яңа уку елы алдыннан без аз керемле гаиләләрдән булган беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырабыз, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, – балалар, аларның киләчәге, мәгариф һәм тәрбия турында кайгырту безнең партиянең өстенлекле бурычларының берсе булып кала". Дәүләт Советы Рәисе балаларның яхшы укуларын һәм илнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләде. Беренче сыйныф укучыларына бүләкләрне шулай ук Дәүләт Советы депутатлары Рифнур Сөләйманов, Шамил Яһудин һәм Алсу Тарханова тапшырдылар.

Бүген Яңа Чишмә сәнгать мәктәбендә "Гражданлык сәгате" проекты кысаларында яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы булды. 10 яшүсмер Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан ил гражданының төп документын алды. Балалар белән аралашканда, Дәүләт Советы Рәисе паспорт алу белән бәйле вакыйганы югары бәяләде. "Бу һәр кешенең тормышында беренче һәм мөһим документ, – дип билгеләп үтте ул. – Паспорт хокуклар гына түгел, өстәмә бурычлар да куя һәм, әлбәттә, зур җаваплылык та өсти. Аны бәяләгез, Бөек Россия гражданнары булуыгыз белән горурланыгыз!". Акция кысаларында шулай ук Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган интеллектуаль уен-квизга йомгак ясалды. Викторина җиңүчеләренә Фәрит Мөхәммәтшин дипломнар һәм истәлекле сувенирлар тапшырды.

Бүген дүрт гаилә районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә узган гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы геройлары булдылар. Кыйммәтле бүләкләр тапшырганда, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин юбилярларга зур тормыш тәҗрибәсе һәм гаилә кыйммәтләренә тугрылыклы булулары өчен рәхмәт белдерде. "Сез гаилә учагын саклау, балаларыгыз һәм оныкларыгыз турында кайгырту үрнәге булып торасыз, – дип ассызыклады парламент башлыгы. – Кешенең кем булып үсүенә иң элек гаиләдә нигез салына".   

Район мәдәният йортында Яңа Чишмә һәм унлап күрше районның депутатлар корпусы, партия һәм хуҗалык активы катнашында узган  йомгаклау киңәшмәсен ачып, Фәрит Мөхәммәтшин җирле әһәмияттәге актуаль мәсьәләләрне хәл итү өчен мондый очрашуларның мөһимлеген билгеләп үтте. "Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә без даими рәвештә "Бердәм Россия көннәре" партия проекты кысаларында шундый очрашулар үткәрәбез, – дип билгеләп үтте ул. – Алар безгә районның һәр кешесен борчыган проблемаларны тирәнрәк һәм якынрак белергә һәм бергәләп аларны хәл итү юлларын эзләргә ярдәм итә. Бүген Яңа Чишмә районында Дәүләт Советы депутатларының, партиянең республика штабы әгъзаларының, берничә министрлык һәм ведомство вәкилләренең зур төркеме эшләде. Күп санлы кабул итүләр, кешеләр белән очрашулар үткәрелгән. Мондый очрашулар нәтиҗәләре буенча без алга таба эш итү планын эшләячәкбез һәм партия эшенең төп юнәлешләрен билгеләячәкбез».

Кайбер партия проектлары кураторы Разия Садыйкова чарада катнашучыларга "Яңа Чишмә районында Бердәм Россия көне" кысаларында уздырылган түгәрәк өстәлләр, очрашулар һәм кабул итүләр нәтиҗәләре турында сөйләде.

Киңәшмәдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренә караганда, 2022 елда республика муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеше рейтингында Яңа Чишмә муниципаль районы 45 район арасыннан 6 нчы урында һәм авыл халкы гына булган 18 район арасында 2 нче урында тора. 2023 елның гыйнвар-май айларында район предприятиеләре 9,7 млрд.сумлык сәнәгать продукциясе җибәргән. Районда 295 кече һәм урта эшкуарлык субъекты, 255 шәхси эшмәкәр һәм 705 үзмәшгуль  эшли. Авыл районнарын борчыган төп мәсьәләләрдән Вячеслав Козлов дизель ягулыгы бәясенең кискен артуын һәм халыктан сөт сатып алу бәяләренең кимүен атады.

Чара ахырында Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия»нең яңа әгъзаларына Рәхмәт хатлары һәм партия билетлары тапшырды.

"Бердәм Россия көне" партия проекты Татарстанда 2004 елдан бирле гамәлгә ашырыла.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading