16+

Баш авыртканда, дару эчкәнче, дисбе ярдәмендә массаж ясагыз

Сарман районы Илексаз авылы кызы Лилия Рәхимованың уңганлыгына, булганлыгына исләр китәрлек. Әледән-әле яңа шөгыль үзләштерә ул. Бүген чигү-бәйләү белән әвәрә килсә, иртәгә аш-суга тотына. 

Баш авыртканда, дару эчкәнче, дисбе ярдәмендә массаж ясагыз

Сарман районы Илексаз авылы кызы Лилия Рәхимованың уңганлыгына, булганлыгына исләр китәрлек. Әледән-әле яңа шөгыль үзләштерә ул. Бүген чигү-бәйләү белән әвәрә килсә, иртәгә аш-суга тотына. 

- Кул эшенә кечкенәдән өйрәндем, - ди Лилия. - Әниемнән киләдер ул. Ул да үз эшенә бик оста. 2022 елның гыйнварында дисбе ясап карарга булдым. Гаилә дустыбызның туган көне җитә иде. Бик матур бүләк булыр, дидем. Шул вакыттан бирле төрле дисбе, беләзек, алка, муенса, брошкалар ясыйм. Эпоксид сумаладан шулай ук алкалар, кулоннар җыям. Кызыктыра, үзенә җәлеп итә торган шөгыль. Башта дисбене гади ташлы мәрҗәннәрдән жыйдым, аннары акрынлап заказчылар натураль ташлардан сорый башлады. 

Аларны ясау алымнарын интернеттан өйрәнгән ул. Кул эшләрен үз фантазиясен кушып, төрлечә бизи аларны Лилия. Хәзер мәрҗәннәрнең ниндие генә юк! Аларны да төрләндерә кыз.

- Иң яраткан шөгылем – дисбе җыю. Сүз уңаеннан, психологлар тынычлану өчен дисбе тартырга тәкъдим итә. Мәсәлән, стресс вакытында, җепкә сәйлән бөртекләре тезеп, шуны уч төбеннән шудырырга кирәк. Чөнки бу урында нерв системасының эшчәнлеге өчен җавап бирүче нокталар урнашкан. Хәтта кулда шар әвәләү дә тынычланып фикер тупларга һәм киеренкелектән арынырга булыша. Күнегүләр ясаганда дисбегә карарга ярамый. Кулның халәтенә игътибар бирергә кирәк. Дисбене ничек тарту әһәмияткә ия. Ул йөрәк тибешенә һәм сулышка йогынты ясый. Белеп тартканда, эчке органнарның эшчәнлеген яхшырта. Дисбе бармаклар өчен дә алыштыргысыз күнекмә чарасы булып санала. Ул артрит, артроз вакытында файдалы. Компьютерда күп эшләгән кешеләргә, музыкантларга (бигрәк тә скрипкачыларга һәм пианистларга) кулдагы буын һәм мускулларны ныгыту, хәрәкәт активлыгын арттыру өчен дисбе тартудан тыш, дисбе ярдәмендә бармаклардан беләккә кадәр массаж ясарга киңәш ителә. Хәтерне яхшыртырга теләгәндә, чит телдәге сүзләр яки шигырь ятларга һәм шул ук вакытта дисбе тартырга мөмкин. Баш авыртканда, дару эчкәнче, дисбе ярдәмендә бармак очларына һәм сөягенә массаж ясыйлар. Томаулаганда дисбене бармак очлары белән тарталар, - дип белгәннәре белән уртаклашты Лилия. 

Кул эшенә тотынгач, вакыт агышы онытыла. Оста куллы кызның төнге сәгать 2-3 кә кадәр эшләгәне бар. Шулай да, күзләргә зыян салмас өчен, озак утырмаска тырыша.

- Елына берничә тәсбих ясамыйча калмыйм, - ди әңгәмәдәшем. - Аларны иң якын туганнарыма бүләк итәм. Дисбене өч төрле итеп жыеп була, 11 мәрҗәннән, 33тән һәм 99дан. 
- Әле яраткан эшең берникадәр акча китерсә, күңелгә тагын да рәхәттер...
- Иң беренче чиратта, яраткан шөгыль, табыш белән беррәттән, күңелгә тынычлык алып килергә тиеш. Бераз тырышсаң, күп булмаса да, табышы да керә. Заказ биргән кешене күз алдымда тотып эшлим.

Лилия кул эшләрен социаль челтәрдәге сәхифәсе, район күләмендә үткәрелгән төрле ярминкәләрдә сата икән. 

Фотолар: шәхси архивтан


 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading