Татарстандагы мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына 2020 елга һәммәсенә капиталь төзекләндерү үткәреп чыгылачак.
"Татар-информ" агентлыгында кичә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов белән мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов әнә шулай дип вәгъдә бирделәр.
- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы кайсы программаның туктап калганы бар?! Мәгариф учреждениеләрен төзекләндерүдәге ярдәмнәре өчен республика җитәкчеләренә һәм, әлбәттә, төзелеш оешмаларына рәхмәт! - диде Илдар Мөхәммәтов.
Алексей Фролов таныштырганча, республикада 2012 елдан бирле 673 мәктәп, 42 коррекция мәктәбе һәм 63 балалар бакчасы яңартылган инде. Бу эшләргә 12 миллиард сумнан артык акча тотылган.
- Татарстан Президенты күрсәтмәсе нигезендә коррекция мәктәпләренең һәркайсына капиталь ремонт үткәрелә, ягъни буяу-агарту эшләре белән генә чикләнелми, - диде Алексей Фролов.
Быел 29 муниципаль мәктәп, җиде коррекция мәктәбе, 110 балалар бакчасы яңартыла. Төзекләндерү эшләрен 15 августка тәмамлау бурычы куелган. Илдар Мөхәммәтов әйткәнчә, Татарстанда ике меңнән артык балалар бакчасы исәпләнә, шуның 820се төзекләндерү чиратында.
Тарихка 2017 елның җәен "салкын җәй" дип, язып куйсаң, хата булмас. Җәйнең 8 июнь көнендә үткәрелгән матбугат конференциясендә Алексей Фролов: "Һава температурасы берничә көн дәвамында +5 градустан да түбән хәлдә торса, балалар бакчалары җылылык челтәренә тоташтырылачак. Май аенда кабат җылылык бирү очрагы булды инде",-диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар