Татарстан башкаласында “Казан” гаилә үзәге каршындагы шәһәрнең төп Чыршысы мәйданчыгында 13 гыйнварда 17.00 сәгатьтә искечә Яңа елны каршылау бәйрәм программасы була
Хөкүмәт йортында узган брифингта Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендәге вакыйгаларга күзәтү ясалды.
Балаларга сөенеч
– Каникул барышында 5867 бала сәламәтләндерү лагерьларында ял итте. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән 188 балага юллама бирелде. 243 бала Кырымда ял итеп кайтты. Россиядә 2025 ел – Ватан сакчылары елы. Әлеге шигарь астында ватанпәрвәрлек дәресләре һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашулар үткәрелде, – диде республиканың яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков.
Казандагы “Халыклар дуслыгы” йортында 20 гыйнварга кадәр “Дуслык” чыршысы эшли. Аңа көн саен 8.00-20.00 сәгатьләрдә балалар белән килергә мөмкин.
Җырладык та, ярыштык та
Татарстанда Яңа ел каникулы вакытында 3 378 мәдәни чара оештырылган.
– Музейлар һәм музей-тыюлыклар эшләде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына, сәламәтлекләре чикле балаларга экскурсияләр үткәрелде, – диде республиканың мәдәният министры урынбасары Юлия Әдгамова.
Узган ел “Гаилә абонементы” проекты башлап җибәрелгән. Әлеге абонимент мәдәният учреждениеләре кассаларында сатыла, билетларны 20-30 процент ташламада сатып алу хокукы бирә.
– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычында мәдәният учреждениеләренә капиталь ремонт буенча республика программасы гамәлгә ашырыла. Казанда төзекләндерү үткәрелгән мәдәният сарайларында Яңа ел бәйрәм чаралары аеруча күтәренке рухта барды. “Пушкин картасы” эшли, аны быел өчен тулыландырырга кирәк, – диде шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.
Республиканың спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов сөйләгәнчә, барлыгы 200 спорт чарасы уздырылган.
– Татарстанда 2024 ел – Гаилә елы иде, шунлыктан гаилә спорт бәйрәмнәре булды. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен җәлеп итеп, спорт ярышлары оештырылды, – диде Алмаз Хөсәенов.
Янгыннар һәм җинаятьләр
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин әйткәнчә, республикада 2024 елның 29 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәрге арада 90 янгын очрагы теркәлгән.
– Янып торган мичләрне караучысыз калдырырга ярамый. Ватык электр җиһазларын кулланмагыз. Өйләргә янгын хәбәре аппаратын урнаштыру кирәк, бәясе 500 сум, ул “чыелдап” күп гомерләрне коткарды инде. Өч кеше пиротехника шартлаудан зыян күрде, янгында 1 кеше үлде, – диде Максим Трущин.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция җитәкчесе урынбасары Александр Мищихин сүзләренә караганда, республикада чыршы мәйданчыкларындагы бәйрәм чараларында 2,5 мең хезмәткәр тәртип сагында торган.
– Яңа ел бәйрәм чаралары иминлектә узды. Каникул көннәрендә 332 җинаять очрагы теркәлде, аларның күпчелеге – мошенниклык. Кешеләр төрле алдау һәм кызыктыруларга ышанып, акча күчермәсеннәр иде, – дип искәртте Александр Мищихин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар