Казанда өлешле торак төзелешендә катнашып «ярык тагарак» артында калган, ягъни алданган кешеләр саны 9907гә җиткән иде.
Татарстан Президенты күрсәтмәсе нигезендә 2007 елда махсус штаб оештырылды. Ведомствоара комиссия, мэрия һәм Казан прокуратурасы четерекле мәсьәләгә әверелгән 82 төзелеш мәйданына күзәтчелек урнаштырды.
Төрле сәбәпләр белән төзелеше туктап калган йортларның 70е инде файдалануга тапшырылган. Бу 8338 өлешченең, ниһаять, күңеле тынычланган дигән сүз. Калган 12 йортны да әзер дип әйтергә мөмкин. Әлеге исемлеккә Оренбург трактындагы 1 нче төзелеш санлы (төзүчесе - «Бауер Казань»), Тельман урамындагы 18а санлы («Свей» фирмасы»), Декабристлар урамындагы 100 санлы («АДА»), Завойский урамындагы 9 һәм 17 санлы («Защита») һәм Туполев исемендәге АНТК белән «ДМЖП» предприятиесе тарафыннан Ф.Әмирхан урамында төзелүче 17/36 санлы йортлар керә. Шәһәр башкарма комитеты «Свей» фирмасы», «АИТЦ», «ИТЦ» һәм «Элит-Строй» җәмгыятьләре башкаручы тагын 7 торак йорт төзелешен күзәтчелектә тота.
Ведомствоара комиссия эшчәнлеге барышында төзелеш фирмалары җитәкчеләренә карата 10 җинаять эше кузгатылган, 4 җитәкче хөкем ителгән, 6 эшне тикшерү әле тәмамланмаган, «АИТЦ» ябык акционерлык җәмгыяте директоры Е.Б.Климчак эзләнүдә. Мэр Илсур Метшин шушы мәсьәләләргә мөнәсәбәттә: «Кайсыдыр коммерсантларның астыртын эшләрен дөресләргә һаман акча күчереп тормаячакбыз. Гражданнар шикле проектларда катнашмасыннар иде», - диде.
Төзелүче йортлар турында мәгълүматлар Казан мэриясенең www.kzn.ru http://www.kzn.ru рәсми сайтында бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар