Быелгы үзсүзле кышка бөтен кешенең дә бер генә сүз әйтәсе килә - китә белмәдең инде. Болай итеп соңарып, зарыктырып килгән язны тагын кайсы елны күрдек икән без?! Инде кышын да артык иркәләмәгән яз кояшын, аның көязләнүен күрә алмый тилмерәбез дә тилмерәбез һаман. Инде иртәгә җылытмасмы икән, генә дисең, тагын кары...
Тәрәзәгә сыргалана-боргалана бәрелгән ак карларга, күк йөзен соры кочагына ялмап алган авыр болытларга карап уфтанасы да килми анысы. Табигатьнең һәр көне матур, диләрме әле?! Сабыр итеп, Россия Гидрометеорология үзәгенең җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренә таянасы кала - киләсе дүшәмбедән безгә чын-чынлап яз килә! Вильфандның алдан кисәтүе буенча, 5 апрельгә кадәр Россиядә җылы һава торышы булмаячак, диелгән иде бит. Карның да башка елларга караганда күбрәк булуы аркасында, аяк астында аклык 10 көнгә артыграк ятачак безнең. Март аеның нечкә билле җиленең сузылып ятып җиргә кар ашавы гына булышмады булса кирәк. Себердә исә кар дигәннәре апрель ахырына кадәр эремәячәк икән.
Явым-төшемнәргә килгәндә, Мәскәүдә дә алар әле атна ахырына кадәр мул булыр дип фаразлана. 9-10 апрельләрдә генә көндезге температура 10 градустан югары булыр дип көтелә. Шул сәбәпле, зур-зур елгаларда да иртә боз китү булмаска тиеш. Калининград һәм көньякта урнашкан елгалардагы бозны исә апрельнең беренче ункөнлегеннән соң шартлатырлар дип уйланыла.
Мәскәүгә генә түгел, яз үзебезнең Казанга да, акрын адымнар белән булса да, килеп ята инде. Иртәгә - 7 апрельдә тагын бер кар явып күрсәтә дә килә... Аннан 11 апрельгә кадәр һәркөнне вакытлыча яңгырлар булыр дип фаразлана. Дүшәмбе көнне көндезге температура 13 градуска кадәр җитәргә тиеш. Аннан инде төннәрен дә температура күрсәткечләре минус ягына төшмәячәк.
Җылы һава торышына күп калмады инде. Түзик тә, апрель ае дип тормый, кинәнә-кинәнә яуган ак карга тагын бер тапкыр карап хозурланыйк әле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар