16+

«Бала мәктәптәге беренче көнендә үзен башкалардан ким хис итәргә тиеш түгел»

Быел республика буенча 44 436 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк.

«Бала мәктәптәге беренче көнендә үзен башкалардан ким хис итәргә тиеш түгел»

Быел республика буенча 44 436 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк.

Беренче тапкыр беренче сыйныфка барган мизгелне кем генә көтеп алмый инде аны. Ләкин республикабызның кайбер гаиләләре өчен бу бәйрәм баш бәласе. Күп кенә ата-аналарның баласын тиешле дәрәҗәдә мәктәпкә әзерләргә мөмкинлеге юк. Быел республикада беренче сыйныфка баручы 9 484 балага ашыгыч рәвештә уку кирәк-яраклары белән ярдәм итәргә кирәк.



Бу эштә республика җитәкчелеге, Татарстанның хәйрия эшләре советы карамагында 2007 елдан оештырылган "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" хәйрия акциясе булышлык күрсәтә. Быел беренче сыйныфлардан тыш 2-11нче сыйныфларда укучы 14 400 укучыга да ярдәм кулы сузыла. Алдагы елларда акция ярдәмендә 150 мең баланы мәктәпкә әзерләделәр, моның өчен барлыгы 234 миллион сум хәйрия акчасы тотылды. Төп игътибар - аз керемле, күп балалы гаиләләргә. Асрамага алынган балалар, әти-әниләре авыру дип табылган нарасыйларга да ярдәм күрсәтәләр. Бер генә бала да мәктәптәге беренче көнендә үзен башкалардан ким хис итәргә тиеш түгел.

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика предприятиеләре һәм оешма җитәкчелеген, гомумән, киң күңелле халкыбызны көченнән килгән кадәр балаларга ярдәм итәргә өндәде. Берәүләрнең дәфтәр-каләмнәргә, икенчеләрнең яңа мәктәп формасы яки спорт киемнәре сатып алырга акчасы җитми. Балаларны сөендереп, хәйрия акциясенә һәркем үзеннән өлеш кертә ала, - диде Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева.

Нурлат районында яшәүче дүрт бала анасы Татьяна Григорьева балаларына район җитәкчеләреннән шундый ярдәм күрсәтүенә сөенеп туя алмый. Олы кызы Алинә быел тугызынчы, улы Гадел сигезенчегә, Николай икенче сыйныфка бара. Төпчекләре әле балалар бакчасына йөри. Балалар Нурлатның беренче урта гомумбелем мәктәбендә укый. Ялгыз анага өч баласын да мәктәпкә әзерләргә кыен булган.

- Үзегез уйлап карагыз, мин балаларымны ялгыз үстерәм, инвалидлык буенча ун мең сум алам, балалар өчен пособия бирәләр... нинди акчаларга мин аларны мәктәпкә әзерлим?! Хәзер бер мәктәп сумкасы гына да мең ярымнан артык тора. Әлбәттә, бу акция без, ата-аналарның, эшен берникадәр җиңеләйтә. Безнең гаиләгә узган елны да иганәче беркеткәннәр иде, ләкин аннан бернинди ярдәм күрмәдек. Быел исә район администратциясенең мәгариф бүлеге ярдәм итте. Башта өйгә килеп бөтен кирәк-яракларның исемлеген төзеп киттеләр. Соңыннан балалар белән үзләре кибетләргә барып, аларга җитмәгән әйберләрне сатып алдылар. Шулай безгә спорт костюмнары, кроссовка, күлмәк, канцтоварлар алырга ярдәм иттеләр, - диде Татьяна Григорьева.



Ана үзе кемгә дә булса ярдәм сорап, документлар җыеп йөрмәгән, район җитәкчеләре аларны социаль яклау бүлеге аша тапкан. Нурлат районында быел 217 балага ярдәм күрсәтелгән, шуларның 96сы беренче сыйныфка укырга бара.

Татарстанның Югары Ослан, Яшел Үзән районнары, Казанның Киров районы да бу акциягә беренчеләрдән булып кушылды. Хәзер ул бөтен республика буенча колач җәйде. Балаларга һәр районда тантаналы рәвештә бәйрәм чарасы уздырып мәктәп кирәк-яраклары бүләк итәләр. Ел саен "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясендә бигрәк тә Актаныш, Әлки, Зәй, Кайбыч, Сарман, Чирмешән, Мамадыш, Алексеевски районнары актив катнаша.

23 август көнне Татарстанның Диния нәзарияте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да әлеге акциягә кушылды. Быел хәйрия чарасын Диния нәзарәтенең "Зәкәт" фонды оештырды. Шулай ук "Тандем" сәүдә-күңел ачу комплексы, "Хозур" нәшрият йорты һәм бу проблемага битараф булмаган, ләкин үз исемнәрен әйтергә теләмәгән кешеләр ярдәме белән 39 балага мәктәп кирәк-яраклары белән тулыландырылган төрле төстәге букчалар бүләк иттеләр.



Җәй көне Анапаның "Витязево" лагерендә ял иткәндә янгында матди зыян күргән балаларга да мәктәпкә әзерләнергә булышачаклар. Алар - Әлмәт, Әлки, Аксубай, Балтач, Биектау, Чүпрәле, Лаеш, Яңа Чишмә, Казан, Балык Бистәсе, Тукай, Питрәч, Чистай, Минзәлә, Саба, Түбән Кама, Тәтештән районнарында яши. Барлыгы 96 бала.

Акциягә үз өлешен кертәсе килгәннәр, җирле муниципаль хакимияткә, социаль яклау хезмәтенә яки мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading