– Тест һәрвакытта да дөрес нәтиҗә күрсәтәме?
– Күп очракта дөрес. Ләкин кеше сәламәтлеге буенча дарулар кулланган булса, нәтиҗә дөрес булмаска мөмкин. Шуңа да тест нәтиҗәсе буенча гына бернинди дә карар кабул ителми, башта бала белән ныклап сөйләшәбез. Әти-әниләре белән аралашабыз, аннары гына дәвалау ысуллары тәкъдим ителә.
– Балага «ярамый, ярамый» дип торсаң, ул гадәттә киресен эшли. Наркоманиянең зыяны турында балага ничек итеп дөрес мәгълүмат җиткерергә? Кайчакта кисәтергә теләп сөйләгән сүзләрдән, балада, киресенчә, кызыксыну уянырга мөмкин бит әле.
– Анысы да бар. Шуңа да артык кискен чикләүләр куймыйча, бәлки кемнеңдер мисалында бу чир турында аңлатырга кирәк. Наркотиклар китереп чыгарган зыян турында сөйләргә була. Һәр буын кешесенең үз борчулары. Әгәр без балага наркотиклар йөрәк авыруларына китерә, сәламәтлеккә зыянлы дип сөйләсәк, бу аларга артык тәэсир итмәячәк. Чөнки үсмер чакта күбесе йөрәк авырулары турында уйлап та карамый әле. Аларны бу яшьтә күбрәк тышкы матурлык, гәүдә төзелеше борчый. Шуңа да наркотиклар матурлыкка тәэсир итә, иртә картаюга китерә дип аңлатырга була. Сүзләргә караганда, гамәлләр һәрчак мөһимрәк. Бала өчен беренче чиратта әти-әни үрнәк булырга тиеш. «Эчмә, эчәргә ярамый», – дип тукып торган әти-әни үзе аракы куллана икән, бала ник аны тыңласын инде.
«Телефонны читкә алып куярга кирәк»
– Наркотик кулланган баланы башкалардан ничек аерырга?
– Аның үз-үзен тотышы үзгәрә. Ул тиз кызып китүчәнгә йә, киресенчә, акрынга әйләнергә мөмкин. Бер урында утырып тора алмый йә үз эченә бикләнә. Холкы гел алышына. Йә ул күңелле, йә ачулы. Гаиләдән аерыла. Әти-әнисе шалтыратканда, кайда икәнен төгәл генә әйтми, нидер яшерә. Дөрес, бу билгеләр генә наркоман икәнне күрсәтми әле. Игътибар итәргә кирәкле моментлар – баланың күз карасы кысылырга, күзе кызарырга мөмкин, ул үзен исерек кеше кебек тота, ләкин аннан спиртлы эчемлекләр исе килми.
– Баланың наркотик кулланганын белгәч нишләргә?
– Аңлашырга, сөйләшергә, ни өчен аның наркотикларга тартылганын ачыкларга кирәк. Ничек тә бала белән уртак тел табу мөһим. Кирәк булса, аны махсус белгечләргә, психологларга алып барырга була. Наркология диспансерында бушлай ярдәм күрсәтелә. Татарстанда «ышаныч телефоннары» да эшли.
– Баланы наркомания чиреннән саклап калу өчен нишләргә кирәк?
– Күп нәрсә гаиләдән, тәрбиядән тора. Кызганыч, бездә хәзер әти-әнинең күп вакытын гаджетлар ала. Минемчә, шундый кагыйдә кертергә кирәк: өйгә кайттың, фәлән сәгатьтән соң гаиләдә бар кеше дә телефонны читкә алып куярга һәм вакытны бергә үткәрергә тиеш. Бергәләп төрле яклап үстерә торган уеннар уйнарга була, табигатькә чыгу да файдалы. Әти-әниләргә бала алдында ачуланышмаска да киңәш итәр идем. Урталыкта калган балага җиңел түгел. Авыр холыклы балалар белән уртак тел табуы бик авыр. Ләкин бала үзенә игътибар җитмәүдән, аның сүзенә колак салмаганга, башка туганнарына көнләшүдән, үз-үзенә ышаныч югалудан үзен шулай кире, үзсүзле итеп тота. Барысы да кечкенәдән башлана: сабыйга ботинка шнурын үзенә бәйләргә ирек бирегез. Ашыгып: «Тукта, үзем», – дип тотынсагыз, баланың мөстәкыйльлеге кими. Ул үз сүзен әйтә алмаска, башкалар фикеренә иярергә мөмкин. Бала кечкенәдән нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен аңлап үсәргә, дөрес юлны үзе сайлый белергә тиеш.
Наркомания буенча сораулар булганда, Республика наркология диспансерының Казандагы Тунаков урамы, 64нче йорт һәм Фаткуллин урамы, 9нчы йортта урнашкан бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә була. Анда бушлай ярдәм күрсәтелә.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар