Башкалада «Уңайлы мохит» урнаша
Казанда җәяүлеләр өчен 1 җир асты һәм 6 җир өсте юл кичүендә, физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне истә тотып, лифтлар урнаштырылачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Казанда җәяүлеләр өчен 1 җир асты һәм 6 җир өсте юл кичүендә, физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне истә тотып, лифтлар урнаштырылачак.
Башкалада «Уңайлы мохит» федераль-республика программасы гамәлгә ашырыла. Юл-транспорт челтәрен инвалидларга һәм физик яктан авыр хәрәкәтләнүче гражданнарга яраклаштыру өчен Казанда быел гына да 26 миллион сум акча билгеләнгән. Шәһәрнең капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе җитәкчесе Илгиз Латыйпов мәгълүмат биргәнчә, Ямашев проспекты, Вишневский, Эсперанто, Тукай, Г.Кутуй, Дубравная, Попов, Декабристлар, Чуйков, Серов, Максимов урамнары юллары инвалидлар өчен дә уңайлы итеп камилләштереләчәк. Мәсәлән, Дубравная урамы 9 нчы микрорайон тукталышыннан «Восхождение» тернәкләндерү үзәгенә, шулай ук социаль яклау үзәгенә кадәр җиһазландырылачак. Вишневский урамында Ершов урамыннан Еники урамына кадәрге, ә Г.Кутуй урамында Гвардия урамыннан Седов урамы тукталышына кадәрге арадагы юл чатлары инвалидлар өчен көйләнеләчәк. «Сукно бистәсе» метро станциясе тирәсендә дә уңайлыклар тудырылачак.
Быелның сентябренә кадәр үк, республика клиника хастаханәсе (РКБ), ветеринария академиясе янәшәләрендәге һәм Комаров, Карбышев, Фәйзи, Глушко урамнарындагы җир өсте юл кичүләренә, Тукай мәйданында җир асты юл кичүенә лифтлар урнаштырылачак. Күтәрткеч механизм Җиңү проспекты белән Сахаров урамы киселешендәге җәяүлеләр кичүендә дә булачак. Шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә мэр Илсур Метшин, «Уңайлы мохит» программасын күңел җылысын куеп башкарырга чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Йолдызнамә
Басымны матурлыкка түгел, хисләргә ясагыз: 04-11 июльгә йолдызнамә
-
#Шоу-бизнес
Данир Сабиров: «Кайвакыт җавап кайтарып, кешеләрне урыннарына утыртып та куя алам»
-
#Җәмгыять
Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстанда туган телләрне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклауга зур игътибар бирелә»
-
#Төрлесе
Аюдан ничек сакланырга?
-
#Проектлар
Халык, әйдәгез, Казансуны чистартабыз!
Комментарийлар