16+

БДИда яңа үзгәрешләр!

Алдагы берничә елда Бердәм дәүләт имтиханының эчтәлегенә шактый зур үзгәрешләр керергә мөмкин. Тәгаен алганда, 2014 елда чыгарылыш сыйныф укучылары тәҗрибә рәвешендә БДИны икегә бүлеп бирәчәк.

БДИда яңа үзгәрешләр!

Алдагы берничә елда Бердәм дәүләт имтиханының эчтәлегенә шактый зур үзгәрешләр керергә мөмкин. Тәгаен алганда, 2014 елда чыгарылыш сыйныф укучылары тәҗрибә рәвешендә БДИны икегә бүлеп бирәчәк.

Бердәм дәүләт имтиханы киләчәктә, үзенең катлаулы яки гадирәк булуына карап, ике баскычтан торырга мөмкин. Беренчесе - «база», икенчесе - «профильле». Бүгенге көндә яңа БДИ буенча фикер алышулар бара.
Россиядә БДИны оештыручыларның берсе, Россия халыклар дуслыгы университеты (РУДН) ректоры Владимир Филиппов сүзләренә караганда, чыгарылыш сыйныф укучылары киләчәктә үзләре керергә теләгән вуздагы белгечлеккә кайсы БДИ баллары «база», кайсылары «профильле» икәнен алдан белеп бирергә тиеш булачак. Мәсәлән, күп кенә техник вузларда физика, математика - «профильле», рус теле - «база». Чөнки техник югары уку йортларында рус теленнән БДИ балының бик югары булып та, шул ук физика һәм математикадан күрсәткечләрнең уртача гына булуы отышлы түгел.
Бүгенге көндә БДИ өч өлештән тора. А өлеше - тест, әзер җавапны гына сайлап аласың, В өлеше - төгәл җавап итеп хәреф, сүз яки сан куясың, С өлеше - тулы җавап язасың. БДИ ике баскычлыга бүленгәч, укучылар «база»да - В өлешен генә, «профильле» булса, А, В, С өлешләрен дә үтәргә тиеш булачак.
БДИны оештыручы белгечләрнең сүзләренә караганда, киләсе ике-өч елда чит телләрдән дә БДИ мәҗбүри булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading