Әти-әниләр һәм югары сыйныф укучылары өчен тормышларындагы хәлиткеч мизгелләр якынлаша. Сүзем БДИ турында. Әлеге җаваплы имтиханны үзең теләгәнчә, югалтуларсыз, хәтер калуларсыз гына ничек тапшырырга?
Сайлаган юнәлешең синекеме-юкмы икәнен ничек белергә? Әти-әниләргә БДИ вакытында балаларына ни рәвешле ярдәм итәргә? Әлеге сорауларга җавап эзләргә тырышып карадык.
«6нчы сыйныфта ук БДИ фәннәрен сайладык»
Быел кызы унберенчене тәмамлаучы Илсөяр ханым Галиуллина әлегә үзендә дә, кызында да курку сизмәве хакында әйтте. Тапшырачак БДИ имтиханнарын һәм керәчәк ВУЗны инде алар 6нчы сыйныфта ук хәл итеп куйганнар! Ләкин андыйлар бармак белән генә санарлыктыр шул.
Психолог Ләлә Баһрамшина БДИ бирүдән куркудан, билгесезлектән арыну өчен имтиханга карата мөнәсәбәтне үзгәртергә киңәш итә һәм моны мөмкин эш дип саный. Гадәттә, балаларның күпчелеге, 11нче сыйныфны тәмамлаганда, имтиханны үзләре теләгән һөнәрне күз алдында тотып сайламыйлар. Күбесенчә сайлау өлкәннәр катнашында бара. Сайлау бер хәл, ә менә имтиханны бирсә –яхшы да, бирә алмаса, нәрсә булачак?
– Бер кыз имтихан нәтиҗәләре турында алдан кайгырып, куркып торган, югары уку йортына керә алырмынмы, әллә юкмы, дип нык борчылган. Әти-әниләре аңа имтиханны бирә алсаң – укырга әзерләнәсең, имтиханны начар биреп, укырга керә алмасаң, диңгезгә барып рәхәтләнеп ял итеп кайтырбыз дигәннәр! Монда әти-әниләр әлеге сайлауның мөһимлеген киметеп, аңа карата мөнәсәбәтне үзгәрткәннәр. Киеренкелектән, мөһимлек кысаларыннан арынганнан соң, бала һичшиксез имтиханын яхшы бирәчәк, – ди психолог.
– БДИ бирер яшькә җиткәндә, бала шәхес булып формалашкан була. Имтиханнар – аның шәхси сайлавы. Гадәттә, әти-әни фикере баланың сайлавына каршы да килергә мөмкин. «Хәзер инде ул һөнәр модада түгел!», «Өч тиенлек хезмәт хакына эшләргә риза булырсыңмы?» кебек сүзләр белән, баланың сайлавына каршы төшәргә мөмкиннәр. Ә бит акыллы әти-әниләр бала бакчага йөри башлаганда ук нинди һөнәр аныкы икәнлеген чамалый ала. Кечкенә вакытта бик бирелеп китеп табиб, укытучы, машина йөртүче булып уйнавы, шуннан тәм табуы аның һөнәр юнәлешен сайларга ярдәм итә ала.
Әгәр элегрәк моңа игътибар бирелмәгән икән, соңгы көннәргә, профориентация, тестларга калдырганнар икән, бала сайлаячак юнәлешне аныкымы-юкмы икәнен тикшереп карарга һәм алга таба әзерләнергә кирәк. Мәсәлән, актриса булыр өчен уку йортына биш-алты тапкыр керергә омтылганнан соң гына үз максатларына ирешкәннәр бар. Башта бик теләп сайлаган уку йортына кереп аны тәмамлыйлар да, ә соңыннан аның үзенә бөтенләй дә кирәк булмавын аңлыйлар. Моның өчен кайгырырга кирәк түгел. Вакыйгаларны үзгәртергә һәм кабул итәргә мөмкин. Әлбәттә, үзеңә ошамаган юнәлешне сайлап «язмышка буйсынырга» да мөмкин, шул ук вакытта, моны тәҗрибә буларак кулланып, хаталарны төзәтеп, башка юнәлеш сайларга була. Без үз хаталарыбызда өйрәнәбез. Шуңа күрә нәрсәнеңдер барып чыкмавында үзеңне яки әти-әниеңне гаепләргә кирәкми.
– Балаларны БДИга әзерлекне кайчан башларга?
– Баланы әкрен генә башлангыч сыйныфлардан ук әзерли башларга кирәк. Хәзер интернетта олимпиадалар бик күп, аларда катнаштырып карарга була. Бу инде киләчәккә адаптация чоры булып тора. БДИ биргәндә, әлбәттә, дулкынланусыз булмый, ә инде алдан шөгыльләнү ярдәмендә гадәткә әверелеп баручы күнекмәләр монда нык ярдәм итәчәк. Кайбер әти-әниләр зуррак, үзләре өчен мөһим әйбер сатып алу өчен акча туплыйлар, әмма баланың үсеше өчен кирәкле олимпиадаларга акча кызганалар. Кызганмаска кирәк. Монда җиңү генә димәгән. Әти-әниләргә уңыш ситуациясе тудырырга кирәк. Баланың хаталанырга да хакы бар. Кайчак бер тапкыр уңышсызлыкка очрау тәҗрибәсе булганнар, гел уңышлы баручыларга караганда, күбрәккә ирешергә мөмкин.
– Имтихан алдыннан куркуны ничек җиңәргә?
– Имтиханга агарынып, курку халәтендә килеп керү булган белемнәреңне оныттыруы ихтимал. Ләкин алдан түбәндәге техниканы кулланып, үзегезне тынычландырсагыз, имтиханга елмаеп, киеренкелектән арынып, шат килергә дә мөмкин. Моның өчен тормышыгыздагы иң бәхетле, куанычлы, рәхәт мизгелне искә төшерегез. Шуларны 3D рәвештә күзалларга кирәк. Әйтик, визуаль (күренешләр), кинестик (тән белән тоемлау), аудиаль (тавышлар) рәвештә кабул итәргә өйрәнәбез. Бу күнегүне имтихан көне килеп җиткәч кенә түгел, ә алдан эшләргә өйрәнсәң яхшырак. Әлеге техниканы дусларың, әти-әниләрең белән сөйләшкәндә кулланып карарга була. Бу – ситуациягә мөнәсәбәтне үзгәртү техникасы. Нәрсә булуы түгел, ә аңа безнең мөнәсәбәтебез мөһим.
«БДИдан курку – Аллаһы Тәгаләгә ышанып җитмәүдән ул»
«Туган авылым» мәчете имам хатибы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинга БДИ алдыннан булган халәткә бәйле сорауларны юлладык.
– БДИлар якынлаша, моны әти-әниләр дә, балалар да ниндидер афәт, ахырзаман җиткән төсле куркып көтәләр. Сезнеңчә, монда хәвефләнергә кирәкме?
– Моны мин БДИ белән бәйләмәс идем, чөнки башка имтихан булса, ул да куркыныч тоелыр иде. Шуңа күрә монда куркуның сәбәбе – БДИга бөтен киләчәгең, тормышың бәйле дип уйлаудан килә. Әгәр синең киләчәгең, бәхетең, БДИдан түгел, ә Аллаһы Тәгалә кулында икәнне аңласаң, монда ул курку булмас иде. Чөнки БДИ син куркудан гына тора торган әйбер түгел, бирсәң бирәсең, инде бирмәсәң – юк. Монда куркудан мәгънә юк. Әмма шушы куркулар – Аллаһы Тәгаләгә ышанып җитмәүдән, аңа тапшырмаудан, шулай ук шушы дөнья белән генә яшәү, уйлаудан. Куркуны күңелдән алсаң, имтихан бирүдә бернинди дә кыенлыклар булмас дип уйлыйм.
– Балалар арасында имтихан алдыннан кул салу очраклары да булгалады. Мондый хәлләрне булдырмас өчен нишләргә?
– Аллага ышанырга, аңа тапшырырга, рухи кыйммәтеңне арттырырга кирәк. Әти-әнигә дә баланы: «Улым, кызым, борчылма, бирсәң – яхшы, бирмәсәң, бу – дөнья бетте дигән сүз түгел әле, бөтен кеше дә югары уку йортына керергә тиеш дигән сүз юк!» – дип тынычландырырга тиеш. Кайчак әти-әниләр артык басым ясыйлар, бала аларның күңелен төшерәм, дип, тагын да куркырга мөмкин. Баладан, әлбәттә, таләп итәргә, укуын күзәтеп барырга кирәк, әмма куркытып, «өметләремне акламыйсың» дип түгел.
– Имтиханга кергәндә, нинди дога укырга мөмкин?
– Имтихан алдыннан түбәндәге доганы укыгыз: «Рабби зидни гыйлмән вә фәһмән вәәл – хыйкни биссалихин. Раббишрахли садри вә йәссирли әмри вәхлүл гукъдәтән мин лисани йәфкаһү каули, йә Хафиз, йә Ракыйб, йә Нәсыйр, йә Аллаһ. Рабби йәссир вәлә тугассир Рабби тәммим билхайр» (Раббым! Гыйлемемне һәм зиһенемне арттыр. Мине салих колларыңнан әйлә. Раббым! Күкрәгемне ач, эшемне җиңеләйт һәм телемдәге бауны чиш, әйткән сүземне аңласын. Әй, Саклаучы, Күзәтүче. Ярдәм итүче Раббым! Җиңеләйт, авырлатма, Раббым! Эшемне хәере белән тәмамла.)
Бу догадан соң өч, биш, җиде мәртәбә «Аятел-Көрси» укырга кирәк.
«ИМтиханга әзерләнгәндә дөрес туклану мөһим»
Татарстанның Республика медицина-профилактика үзәге табибы Роза Гомәр кызы Алимова БДИ алдыннан балаларга аеруча игътибарлы булырга кирәклеген искәртте.
– Имтиханга әзерлек вакытында көн тәртибе һәм режимы зур әһәмияткә ия, материал яхшы үзләштерелсен өчен, аларга игътибар итәргә кирәк.
Йокы. Бала йокысы туйганчы йокларга тиеш. Йокының бүленмичә, дәвамлы һәм тыныч булуы мөһим. Ул акыл эшчәнлеге нәтиҗәсендә арыганлыкны бетерә, көчен һәм хәтер механизмын торгызуда ярдәм итә. Баланың йокысы туймаса, сүлпәнлек, начар психик халәткә, апатиягә китерә. Шунлыктан йокы сигез сәгатьтән дә ким булмаска тиеш.
Имтиханга әзерлек. Материалны иртәнге якта, көндезге 12-13 сәгатькә кадәр үзләштерергә тырышырга кирәк. Аннан соң тәнәфес ясарга, төшке ашны ашап алгач, ике сәгатьләп һавада йөрү киңәш ителә. Бу вакытта имтихан турында түгел, башка нәрсәләр турында уйларга, баш миен укудан арындырып, ял иттерергә кирәк. Аннары имтиханга әзерләнүне дәвам итәргә була. Төнгә кадәр әзерлек белән утырмаска, чөнки материал кичке якта барыбер кирәгенчә үзләштерелмәячәк. Бу – дөрес оештырылган режим үрнәге. Ул имтиханга әзерлек вакытында нагрузканы җиңел генә кичерергә ярдәм итә. Кичен актив рәвештә әзерләнү, кофе эчү киңәш ителми. Психик нагрузка булмасын өчен, уку белән ялны чиратлаштырырга кирәк. Компьютерда утыру, телевизор карау тагын да ныграк ялыктыра гына, имтиханга әзерлек вакытында аларны бөтенләй чикләү дә мөмкин.
Ял. Ялга килгәндә, саф һавада йөрү, дуслар белән аралашу, өй җыештырып чыгару, төрле эшкә «күчеп алу» мөмкин. Көн дәвамында һәр 45 яки 60 минут саен тәнәфес ясап алу кирәк. Күзләр өчен махсус күнегүләр дә файдалы. Моның өчен һәм 15-20 минут саен күзне тәрәзәдән еракка төбәргә кирәк. Бу – күздәге киеренкелекне бетерү өчен һәм күрә карау барлыкка килмәсен өчен зарур.
Имтиханга әзерләнү урыны. Баланың әзерләнә торган урыны аңа беркем дә һәм ул беркемгә дә комачауламый торган булырга тиеш. Интерьерга сары һәм шәмәхә төсләр кертсәң бик яхшы, алар эшкә сәләтлелекне арттыра.
Туклану. Иң мөһиме баланың туклануына игътибар итәргә кирәк. Башы яхшы эшләсен өчен, көненә дүрт тапкыр дөрес итеп тукланырга тиеш. Күп ашау шулай ук яхшыга түгел. Майлы, баллы һәм тозлы-борычлы ризыклар ашказанына авырга килә, баш мие эшчәнлегенә начар тәэсир итә. Рационында аксым, витаминнар һәм үсемлек майлары булу зарур. Суны еш эчәргә, чөнки организмда суга кытлык нерв эшчәнлеге процессларын акрынайта. Минераль су, чиста су яки яшел чәй эчәргә киңәш ителә. Баш мие күзәнәкләре глюкоза белән туклана, аның белән тәэмин итүче – углеводлар. Углеводлар кипкән җиләк-җимешләрдә, боткаларда, эре итеп тартырылган оннан пешерелгән ипидә, җиләк-җимешләрдә, яшелчәләрдә, кузаклыларда бар. Минераль матдәләрдән баш мие эшчәнлеге өчен фосфор, күкерт, бакыр, цинк, калий, тимер, магний кирәк. Алар кузаклыларда, төсле кәбестә, сельдерей, кыяр, редис, әстерхан чикләвеге, инжир, арахис, бодай ярмасында бар.
Мәсәлән, якынча меню: иртәнге ашка, май белән болгатылган уылган кишер ашау файдалы. Ул хәтерне һәм ми эшчәнлеген яхшырта. Төшке ашка бер стакан шулпа эчү яки борщ ашау яхшы. Икенче төшке ашка – йогурт, сөт белән мюсли, бутерброд, сок, кичке ашка яшелчә салаты, яшел тәмләткечләр һәм җиләк-җимешләр кертергә кирәк.
Психологик әзерлек. Әти-әниләргә исә балаларны психологик яктан әзерләргә кирәк. Өлкәннәр баланың эчендә шом тудыруга сәбәпче булырга тиеш түгел, бигрәк тә имтихан алды көннәрендә. Әти-әнинең дулкынлануы балага күчмәсен өчен, баланы мактап куярга, яхшы нәтиҗәгә өметләндерергә, аларның үзләренә ышанычын арттырырга кирәк. Бала күбрәк курыккан саен, аның хата җибәрү мөмкинлеге дә артуын истән чыгармагыз. Баланың арыганлык аркасында хәле начарайса, әти-әни моны вакытында күреп алып ярдәм итәргә тиеш.
Әлбәттә, уку – энә белән кое казу, дип юкка гына әйтмәгән халык. Чыгарылыш сыйныф укучыларына энә белән кое казу чорын исән-имин үтеп, үзләре теләгән һөнәрләрен сайлауда уңышлар теләп калабыз.
Фото: postnews.ru
Комментарийлар