БДИны «кыскарталар»
«Җавап тап» блогыннан баш тартудан тыш, бөтен гуманитар фәннәр буенча телдән имтихан алу планлаштырыла.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

«Җавап тап» блогыннан баш тартудан тыш, бөтен гуманитар фәннәр буенча телдән имтихан алу планлаштырыла.
Бердәм дәүләт имтиханы структурасы янә үзгәрешләр кичерә. Киләсе елдан башлап укучыларны БДИның «А» блогындагы җавапның дүрт вариантын сайлау мөмкинлегеннән коры калдыралар, дип яза «Татар-информ» МА, «Известия» газетасына сылтама ясап. БДИның хәзерге структурасы буенча, «А» блогы имтихан тапшырганда беренче булып тора һәм ул тест биремнәрен тәшкил итә, анда тәкъдим ителгән җавапларның дүрт вариантының берсен сайлап алырга кирәк.
«Без БДИның бөтен фәннәр буенча барлык вариантларыннан «А» өлешен төшереп калдырырга планлаштырабыз», - дип белдерә басмага РФ фән һәм мәгариф министры Дмитрий Ливанов. Моңардан тыш, бөтен гуманитар фәннәр буенча телдән имтихан алу һәм дәүләт имтиханын язмача форматтан электрон форматка күчерү планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Күрше хисабына яшәү дөрес әйбер булмас...
-
#Кыскача яңалыклар
Торак инспекцияcенә кайчан мөрәҗәгать итәргә кирәк?
-
#Мәгариф
Авыл мәктәбе шәһәрнекеннән киммени? Сөмбел Хисамиева – 200 балл иясе
-
#Җәмгыять
Миңнеханов Москальковага “Дуслык” ордены тапшырды
-
#Спорт
Азат Габдрәшитов: «Атнаның 7 көненең 6сы тренировкалар белән уза. Ялга 1 генә көн кала...»
Комментарийлар