16+

Бер минут та җитә

Интернет балаларга гына түгел, ата-аналар өчен дә зур ярдәмче. Татарстанда эшләп килә торган Дәүләт хезмәтләре порталы (uslugi.tatarstan.ru) аша бүген ике йөздән артык хезмәт башкарып була.

Бер минут та җитә

Интернет балаларга гына түгел, ата-аналар өчен дә зур ярдәмче. Татарстанда эшләп килә торган Дәүләт хезмәтләре порталы (uslugi.tatarstan.ru) аша бүген ике йөздән артык хезмәт башкарып була.

Бу хакта кичә журналистларга Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде. Әйтик, ул үзе штраф, торак-коммуналь хуҗалык өчен түләү һәм балаларның мәктәптә алган билгеләрен карау кебек хезмәтләрдән аеруча еш файдалана икән.

Дәүләт хезмәтләре порталына республика буенча урнаштырылган 410 инфомат, компьютер һәм кесә телефоны аша кереп була. Бүген анда 1 миллион 300 мең шәхси кабинет булдырылган. Министр җиткергән иң зур яңалыкларның берсе: Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча, ел башыннан хезмәтләр өчен түләгәндә комиссия алыну туктатылды.

- Бөтен кешенең дә компьютер яки смартфон алырга мөмкинлеге юк, инфоматлар андый кешеләр өчен һәм, гомумән, бик уңайлы, аларны барлык сәүдә үзәкләрендә очратырга мөмкин, - диде министр.

Порталда теркәлү берни дә тормый, бер минут та җитә. Пенсия фонды, ЮХИДИ, балалар бакчалары, паспорт-виза хезмәте һәм башка төрле түләүләрне башкару өчен, шәхси кабинетта паспорт, мәҗбүри медицина иминиятләштерү полисы, ИНН мәгълүматларын күрсәтергә кирәк булачак. «Виртуаль куыш»ыгызда машина номерын күрсәтсәгез, кагыйдә бозган очракта, протокол белән фотоматериал шунда килеп җитәчәк. Моңа өстәп, автотүләү хезмәтен дә тоташтырырга мөмкин. Штраф өчен банк карточкасыннан акча үзеннән-үзе күчереләчәк.

- Мең сумга кадәр булган штрафларым автотүләү буенча түләнә. Мең сумнан артып киткәннәрен үзем тикшерәм. Почта ящигына квитанция дә килә, аны чыгарып, «Ак барс» банкында мөһер дә куйдырырга була, - диде Роман Шәйхетдинов.

Татарстан ел ярым элек Россиядә беренче булып балаларны электрон чиратка бастыру системасын эшләп чыгарды. Хәзер бу тәҗрибә илебезнең барлык өлкә­ләрендә кулланыла. Министр өч баласын да, тугач ук, электрон чират аша үткәргән.

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү беренче урында бара. Счет-фактуралар шәхси кабинетта саклана, аларны кәгазьдә дә бастырып алырга мөмкин. Су, газ һәм ут күрсәткечләрен дә порталда гына күрсәтә аласыз.

- Идарә итү компания­ләре әлеге күрсәткечләрне әйтүегезне сорый икән, без аларны порталда кертеп барабыз, шуннан карагыз, дип әйтегез. Шулай ук анда барлык түләүләрне карап, әйтик, ике ел элек башкарылган түләүләрне хәзергеләре белән чагыштырырга була, - диде министр.

Табибка язылу - иң еш кулланыла торган хезмәтләр исемлегендә икенче урында. ЗАГС, чит ил паспортына гаризалар да шушы система аша кабул ителә. Министр Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, чит ил паспорты ясатырга 29 августтан да иртәрәк язылып булмый инде, хәстәрен алдан күрергә кирәк. Җәй көне чит илгә җыенган очракта, министр гыйнвар яки декабрьдә гариза тапшырырга киңәш итте.

Дәүләт хезмәтләре порталы аша телефон, социаль ипотека өчен түләргә, аучы билетына гариза бирергә, театрларга, афишаларга билет сатып алырга мөмкин. Социаль ипотека алучыларның 20 проценттан артыгы дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалана. Табибларга чиратка басарга теләсәгез, шулай ук виртуаль мәйданга рәхим итегез. Сүз уңаеннан, августта пенсионерлар арасында компь­ютер һәм интернеттан файдалану буенча ярышлар үтәчәк, бер уңайдан Дәүләт хезмәтләре порталында ни дәрәҗәдә тиз эш итә алуларын да тикшерәчәкләр.

Баксаң, кайбер кешеләр, порталда шәхси кабинет ачып, аның барлыгы турында онытып та җибәрә икән.

- Бездә ярты елга, кварталга, айга бер керүче кешеләр буенча мәгълүмат бар. Бөтенләй кулланылмый торган шәхси кабинетлар да очрый торгандыр. Парольне онытсагыз, яңа кабинет ачасы түгел, ул сезнең почта ящигына җибәреләчәк. Бәлки, кеше кабинет барлыгын ике елдан соң исенә төшереп керер, шуңа да озак кулланылмаган шәхси кабинетлар ябылмаячак, - дип ышандырды мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры.

2015 елның беренче яртыеллыгында татарстанлыларга 24,9 миллион электрон хезмәт күрсәтелгән, 2014 елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу 76 процентка күбрәк. Шушы вакыт эчендә портал ярдәмендә 2,4 миллиард сумга түләүләр башкарылган.

Фото: www.tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading