16+

«Без көчле Татарстан, көчле Россия яклы»

Дәүләт Советы бишенче чакырылыш депутатларын сайлау бәйрәм атмосферасында узды. Казанда сайлау участокларында тавыш биргән һәр кешегә «Мин тавыш бирдем» дип язылган беләзекләр тараттылар. Шушы беләзекләр ярдәмендә 85 меңнән артык казанлы «Казан-Арена» стадионында узган «Минем сайлау - минем республика» бәйрәм марафонын карады, 305 мең кеше җәмәгать транспортыннан бушлай йөрү мөмкинлегеннән файдаланды.

Халыкның кызыксынуын күргән шәһәр мэры Илсур Метшин сайлауларны бәйрәм рухында үткәрүне алга таба да дәвам итәчәкбез, дип белдерде.

- Без яхшы традициягә башлангыч бирдек дип саныйм. Бу көнне шәһәр кешеләре өчен бик күп кызыклы чаралар һәм акцияләр үтте. Казанда зур бәйрәм оештырылды. Стадионда күтәренке кәеф хөкем сөрде. Бәйрәмгә килүчеләрнең күпчелеге яшьләр булуы да сөендерә, - диде шәһәр башлыгы.

«Казан-Арена» стадионында иртәнге уннан башлап 12 сәгать буе төрле чаралар үткәрелде. Сайлаулар тәмамлангач, Татарстан Президенты халыкка мөрәҗәгать итте.

- Бүген безнең республика тормышында мөһим вакыйга - без Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайладык. Безнең республиканың югары закон чыгару органына ышанычыгыз өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм чарага җыелучыларны сайлаулар көне белән котлады.

- Башкалабыз да, Татарстан да нык үзгәрде. Без республикабызны яратабыз һәм ул чәчәк атсын өчен барысын да эшләячәкбез. Без көчле Татарстан, көчле Россия яклы һәм бу - безнең уңышларның нигезе. Без бергә җиңүгә ирешәбез, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Бәйрәмгә килүчеләр һава шарында күтәрелеп, стадионны ун метр биеклектән күзәтте, «Казан-Арена» буйлап экскурсия узды, Әдәби ишегалдында катнашты, ГТО нормаларын тапшырды. Халык шулай ук танылган Россия артистлары һәм Салават Фәтхетдинов чыгышын карады. Бәйрәм 22.00 сәгатьтә салют белән тәмамланды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading