ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас комитетының чираттагы 37 нче сессиясендә Болгар һәм Свияжскины Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү мәсьәләсе каралачак. Сессия исә 2013 елның 17-27 июнь көннәрендә Камбоджаның Пномпень шәһәрендә узачак.
Бу турыда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә узган киңәшмәдә хәбәр итте. Биредә Болгар тарих-археология комплексы белән Свияжск тарих-архитектура һәм табигый-ландшафт комплексы номинацияләрен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә тәкъдим итү өчен материаллар әзерләү мәсьәләсе турында сүз барды. Минтимер Шәймиев: «Болгар һәм Свияжск буенча барлык кирәкле рәсми документлар комитетның каравына тәкъдим ителгән, без экспертлар тарафыннан барлык тикшерү һәм өйрәнү процедурасын үттек. Хәзер без финишка чыктык һәм, тарихи ядкарьләребезне төрле чараларда лаеклы итеп күрсәтү өчен, мәгълүмати материалларны җентекләп әзерләргә тиешбез, шул исәптән халыкара дәрәҗәдә дә», - диде. Ул шулай ук объектларда барлык тиешле эшләрнең дәвам итәчәген дә белдерде. «Болгар һәм Свияжск - бөтен кешелек байлыгы һәм без аларны бөтен кеше карый алырлык мөмкинлек тудырырга тиешбез. Бу безнең изге миссия булып тора», - диде ул. Бу турыда М.Шәймиевнең рәсми сайтында хәбәр ителә.
PS. Бөтендөнья мирас комитеты елга бер тапкыр җыела һәм Конвенциянең Генераль Ассамблеясе тарафыннан сайланган 21 дәүләт-ил вәкилләреннән тора. Аңа Алжир, Камбоджа, Колумбия, Эстония, Эфиопия, Франция, Германия, Һиндстан, Гыйрак, Япония, Малайзия, Мали, Мексика, Катар, Россия, Сенегал, Сербия, Көньяк Африка, Швейцария һәм Таиланд, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре керә. Комитет Бөтендөнья мирасын саклау турындагы Конвенциянең үтәлешен күзәтә, Бөтендөнья мирас фонды акчасын куллануны билгели, объектларны «Бөтендөнья мирасы исемлеге»нә кертү өчен иң соңгы нәтиҗә ясап, аны раслый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар