16+

БУШ ВАКЫТ БУШКА ТҮГЕЛ

Дустың белән берәр җиргә барырга җыенсаң, башта акча янчыгыңны капшыйсың, аннан соң гына барыр урын эзлисең. Чөнки бар нәрсә акчага килеп төртелә. Кафега бардыңмы - акча, берәр чарага - акча, хәтта кайвакыт урындыкка утырсаң да, тизрәк «озата» башлыйлар, янәсе, без аларга табыш китермибез. Казанда яшьләргә буш вакытын акча түләмичә уздыру...

БУШ ВАКЫТ БУШКА ТҮГЕЛ

Дустың белән берәр җиргә барырга җыенсаң, башта акча янчыгыңны капшыйсың, аннан соң гына барыр урын эзлисең. Чөнки бар нәрсә акчага килеп төртелә. Кафега бардыңмы - акча, берәр чарага - акча, хәтта кайвакыт урындыкка утырсаң да, тизрәк «озата» башлыйлар, янәсе, без аларга табыш китермибез. Казанда яшьләргә буш вакытын акча түләмичә уздыру...

Сәгать угы акча саный
Безгә туры килгән бер урын «Циферблат» иркен мәйданы дип атала. Щапов һәм Университет урамнарында урнашкан ул. «Циферблат» иркен мәйданы Россиянең башка шәһәрләрендә дә бар. «Максатыбыз - кешеләрне үзебезгә җәлеп итү, хәтта таныш булмаганнар да моннан киткәндә дуслар булып аерылышуларын телибез», - ди Щапов урамындагы «Циферблат»ның администраторы Татьяна Иконникова. Иркен мәйдан ишекләрен - көндезге 11дән төнге 1гә, җомга, шимбә, якшәмбе исә 11дән иртәнге 5кә кадәр ача. Дүшәмбе «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», чәршәмбе «Мафия» уены, җомга танго кичәләре үткәрелә. Шимбәләрен сальса бииләр. Яңа килгән кеше монда үз сәләтен башка кешегә дә өйрәтә ала.
Беренче тапкыр килүчегә шундук ачык чырай күрсәтелә. «Монда эшләүче кешеләр аралашу идеясе өчен эшли. Кергәч, үзеңне «үз тәлинкәңдә» итеп хис итәсең, дип ышандыра хезмәткәрләр. Әлбәттә, кайбер кешеләргә «Циферблат» ошамый. Рухлары белән туры килмәгәннәр бар. Алар аз гына утыралар да, кайтып китәләр һәм башка килмиләр.
«Циферблат»та болай гына утырсаң да була. Wi-Fi, компьютер бар. Әлбәттә, бу бинада «хозурлану» бушка түгел. «Вакыт-акча» принцибы буенча эшли «Циферблат». Тактага килгән вакытны язып куясың. Чәй, кофе, печенье белән бушка сыйланасың, үз эшләрең белән шөгыльләнәсең яки чараларда катнашасың. Киткәндә, тагын вакытыңны язасың, утырган вакытыңны чутлыйсың. Менә монда иркен мәйдан өчен «иркенләп» түлисең инде. «Циферблат»ның, кәрәзле элемтә операторлары кебек, тарифлары бар. Беренче ярты сәгатьнең тарифы - минутына 2 сум, киләсе ярты сәгатьнеке - минутына 1 сум. Беренче сәгать - 90, киләсесе 60 сум килеп чыга. Администратор әйтүенчә, бу сумма - уңайлы урын өчен аренда түләү.
Интерьеры «Алиса могҗизалар илендә» сюжеты буенча эшләнгән. Атмосфера тыныч, тик мин барганда бүлмәләр салкынча иде. Килүчеләрнең саны көненә 50дән алып 200гә кадәр җитә. Аларга алкогольле эчемлекләр алып килергә, исерек булырга ярамый. Кызлар-егетләр бер-берсе белән таныша да монда. Бу интеллектуаль яктан танышу безнең өчен сәер тоелыр иде. «Циферблат» Европа стандартлары буенча төзелгән. Шуңа да чит илләр өчен бу - гадәти урын. Ә россиялеләр өчен ятрак. Чөнки безнең ил кешеләре башта үзләрен җитди тота, аннары гына «җәелеп» китә. Биредә туган көннәр, романтик очрашулар уза, туйның берничә сәгатен дә үткәргәннәре бар икән. Моңа кадәр әле татар телендә чаралар үткәрелгәне юк. Администраторның әйтүенчә, Казанда татар теленә болай да күп әһәмият бирелә. Ләкин, әгәр оештыручы булса, моңа каршы түгелләр.
Без ризыкны сайлаганда да тышына карап сайларга күнеккән. Тик кайчакта кыйммәтле тәмле печенье урынына арзанын аласың. Шуның кебек, монда көн саен утыра башласаң, бу акча ягыңа ничек кенә суга әле! Бер сәгать утыру 150 сум булса, бу бит студентка бик кыйммәткә төшә дигән сүз. Ә «Циферблат»ның төп аудиториясе - яшьләр. Әле бит ашыйсы, киенәсе, юлда йөрисе дә бар. Ярый ла акчаң ташып торса, тик студентларның күбесе бай нәселдән түгеллеген дә онытмаска кирәк. Атнасына 5 көн берәр сәгать утырсаң да, 750 сум дигән сүз бит бу. Әйе, гади студентка әллә нигә бер барып утырсаң, ярый инде ул, тик атна саен түгел. Ә мөмкинлеге булган кешеләр өчен рәхәт җир инде бу...
Өч айдан соң ябылган
Лофт рәвешендәге биналар хәзер Санкт-Петербургта популярлашып бара. «Лофт» сүзе «чорма» дигәнне аңлата. Ә лофт стиле элек сәнәгать бинасы булган, ә хәзерге вакытта яңадан, башка максатларда (мәсәлән, өй, мәдәни үзәк һ.б) җиһазландырылган йорт. Лофт булып теләсә нинди бина тора ала.
Быел августта ачылган «Территория» дип исемләнгән лофт инде октябрь аенда ябылды да. Аның җитәкчесе Анна Зуева: «Лофт төрле, шул ук вакытта шәхси сәбәпләр аркасында да ябыла», - диде. Үземнең дә әлеге бинада булганым, анда узган чарада катнашканым бар. Лофт бер бинаның икенче катында урнашкан. Анда чаралар өчен бер зур бүлмә, кечерәкләре дә бар. «Циферблат» белән чагыштырганда, мондагы тарифлар башкача. Чәй һәм кофе бәясе түләүле (20шәр сум). Ләкин шул ук вакытта керү бәясе күпкә арзанрак иде: күпме вакытка керсәң дә, 50 сум гына түлисең. Кайбер чараларда гына 150 сум. Монда шулай ук төрле чаралар оештырылды. Минемчә, лофтның ябылуының тагын бер сәбәбе бар: ул - аның Тукай урамында урнашуы. Чара кичкә кадәр барса, моннан өеңә кайтып китәргә кыен, чөнки автобуслар бөтен якка да йөрми, йөргәне дә кичке сигез-тугызларда туктый. Монда ике вариант кына кала: йә такси чакыртасың, йә тәпи-тәпи «Тукай скверы» тукталышына барасың. Ә бу һәркемгә дә кулай түгел, бигрәк тә яшьләргә. Тукай урамының, үзәктә урнашса да, нинди хәлдә булуын чамаласагыз, сәбәбенә ныграк төшенерсез.
«Фикер» акча сорамый
Ә татарларда яшьләр буш вакытларында кереп утыра ала торган оешмалар бармы? Моны белер өчен, «Фикер» клубының җитәкчесе Наил Нәбиуллинга мөрәҗәгать иттем.
«Фикер» - «Азатлык» татар яшьләре берлегенең клубы, проекты. Аның төп максатлары булып, татар яшьләрендә милли үзаңны булдыру һәм үстерү тора. Клуб активистлары татарның чын тарихына кызыксыну уятуны, милләт-тел проблемаларын ачык күрсәтүне, актив гражданлык позициясенә өндәүне, татар телен, мәдәниятен пропагандалауны күз алдында тота. Биредә татарның танылган шәхесләре белән очрашулар уза. «Фикер» клубыннан кала, «Азатлык» татар яшьләре берлеге һәр пәнҗешәмбе дә татар караоке кичәсе, җомгаларын киноклуб (татар кинолары һәм мультфильмнары күрсәтелә), театрга йөрүләр оештырыла. «Фикер»леләр бөтен татар оешмалары белән элемтәдә булырга тырыша. Очрашуларга 20дән 70кә кадәр кеше җыела. Күп нәрсә кунакның нинди шәхес булуыннан, кичәне «пиарлау»дан тора.
«Циферблат»тан аермалы буларак, «Фикер» клубына, чараларына керү өчен акча түлисе юк. «Эшчәнлегебез киңәя барган саен, ике төп проблема килеп баса, - ди Наил Нәбиуллин. - «Азатлык» татар яшьләре берлеге - бары активистлар энтузиазмында гына эшли торган оешма, безгә акча бирүче юк. Бу яктан бик зур авырлыклар кичерәбез. Икенчедән, битарафлык. Күпчелек яшьләр өйдә интернетта утырырга өйрәнде. Аларны очрашуларга чакыру авырайды».
Н.Нәбиуллинга: «Циферблат»тагы кебек, болай гына кереп утырып буламы?» - дигән сорау бирәм. «Фикер» клубында әлегә мондый практиканың булганы юк икән. Тик активистлар клубта көн дәвамында була, шуңа алар моңа каршы түгел. Көндез чаралар узмаганга, клуб көндезләрен буш, яшьләр буш вакытларында монда килә ала. Бушка! Килгән өчен минутлап акча санамыйлар монда. «Килсеннәр, утырсыннар, безгә жәл түгел», - ди алар.
«Циферблат» белән чагыштырсаң, һәркөнне дә кереп утырырга була, чөнки бу клубта түләү бәясе юк. Тик без бит хәзер бушлай булган чараларга да барырга иренәбез. Әле ярый һаман да шул вакытка сылтап була. Ә ул һаман юк! Шуңа гаеп тә «бездә түгел». Өйгә кайтсак, буш вакыт булса да, урамга атларга иренеп ятабыз. Хәер, бу гына түгел сәбәпләре. Татарларның күбесе ана телләрен «бик яхшы» белгәнгә, бу чараларны бар дип тә белми, аларга көлемсерәп карый бит, гәрчә үзләре чеп-чи татар булса да. Түләүле булмауның негатив ягы да бар. Көннәрдән бер көнне энтузиастлар көченә генә таянып торган татар клубы таралмас дип кем әйтә ала?! Кешеләр дә бит, стимуллары булмагач, энтузиазмда гына яши алмый...
Питерда да бездәге бәя
Россиянең башка шәһәрләрендә мондый урыннар бармы? Мәсәлән, Санкт-Петербургта? Питердагы «Make it» үзәге дигән лофт (элек «ЛенПолиграфМаш» заводы бинасы булган) Максим Шпаковский җитәкчелегендә эшли. «Шәһәрдә визуаль культура дәрәҗәсе бик түбән, ә дизайн һәм белем бирү чынбарлыктан бик нык аерылган», - ди Максим. Шуңа әлеге социаль-мәдәни белем бирү проектын оештыру идеясе туган. Бу лофтка төрле профессия кешеләре килеп белем ала, тәҗрибә уртаклаша. «Make it» - шәһәр, район яки ишегалдыңны төзекләндерү буенча конкрет мәсьәләләр чишү мәйданы да. Лофтта дизайн һәм урбанистика буенча белем бирү чаралары, аш-су буенча мастер-класслар уза. Дусларың белән аралашырга, дизайн буенча яхшы китап укырга килергә мөмкин. Чаралар, гадәттә, бушлай, кафеда уртача утыру 100-150 сумга төшә.
Кайсын сайларга?
Хәер, әлеге сорауга һәркем үзенчә җавап бирер. Тик төннәрен клубларда «тусланып», иртәләрен лекцияләрдә йоклап яткан студентларга шунысын да әйтәсе килә. Башны, тәмәке исе һәм алкоголь белән томаландырганчы, клубка акча туздырганчы (бөтенләй үк бармаска димим, берәр тапкыр күреп-белеп кайтмыйча булмыйдыр), шул ук «Циферблат», «Фикер» клубларына барып, интеллектуаль яктан баету яхшырактыр, минемчә. Габдулла Тукайның бер шигырен бераз үзгәртеп әйтсәк: «Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул, картаеп каткач буыннар, интеллектуаль яктан баю, мондый клуб-оешмаларга йөрү уңайсыз ул!»
Нәтиҗә: Казанда мондый урыннар күп булмаса да, алар бар. Бәлки, сорау булмагач, тәкъдим итүче дә юктыр. Булса да, күбесе бушка булмас, эшләр энтузиастлар көче белән генә барыр идеме икән?! Базар икътисады заманында һәркемгә табыш кирәк бит...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading