Пекин Олимпиадасы призеры Сергей Улегин: «Мин спортны массалар арасындагы белән профессионаллар арасындагыга бүлеп карамас идем. Нәкъ менә массакүләм спорт чемпионнар тәрбияләргә ярдәм итә дә инде», - дигән иде.
Һәркем хәтерлидер, 2006 елга кадәр Казанда ясалма бозлы бер генә урын - Боз сарае гына бар иде. Иртәнге алтыдан төнге уникегә кадәр анда бер генә буш сәгать тә булмагандыр. Фигуралы шуу, хоккей мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләргә шул бер шугалак иде инде ул. «Ак Барс» командасының шунда ук күнекмәләр һәм уеннар уздыруын әйтеп тә торасы юк. Кая инде гади кеше анда килеп тимераякка басып карый алсын?! Шөкер, бүген бу кыенлыклар артта калды. Соңгы елларда ил күләмендә, республикабызда да массакүләм спортны үстерүгә зур игътибар бирелә. Илнең спорт башкаласы булган Казан гади халыкка спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирүче мәйданчыклары белән чын-чынлап горурлана ала.
Кышын казанлылар тимераяк белән чаңгыны аеруча үз итә. Бу кышта башкалабызда прокат пунктлары булган 16 шугалак эшли. Шуларның яртысы ябык боз ареналарында урнашса, калганнары - ачык һавада. Халык яратып йөри торган ясалма бозлы «Ракета», «Хезмәт резервлары» стадионнарына күптән түгел «Казан-Арена» стадионы янәшәсендәге зур шугалак та өстәлде. «Тасма», «Локомотив» стадионнары, Чирәмдәге хоккей үзәге дә казанлыларга үзләрен фигуристлар итеп тоярга ярдәм итә.
Шугалаклар гына түгел, ишегалларындагы хоккей тартмалары да олысы-кечесе арасында бик популяр бүген. Татарстан башкаласында ишегалды хоккеен үстерү 2006 елдан көчәеп китте. Ул вакыттан бирле Казанда 102 хоккей тармасы төзелде. Шуларның мәктәп ишегалларында урнашкан ясалма бозлы 74е малайларны «Алтын алка» турнирына әзерләү өчен хезмәт итә.
Шәһәрдә киң кулланылыштагы трассалар булу исә чаңгыда йөрергә яратучыларның проблемаларын чишә. Үз чаңгың булмаса да, баш ватасы түгел, прокатка алып торырга була. Бүген Казанда 6 чаңгы базасы һәм 3 прокат пункты ачык. Караңгы төшкәч тә чаңгы шуып була торган трассалар бар хәтта. Махсус утлар белән яктыртылган мондый чаңгы юллары бүген Юдино бистәсендә, Нагорный бистәсендәге Каенлыкта һәм Идел буе районындагы урманда (Бертуган Касыймовлар урамы) сузылган. Шуларның иң озыны - Идел буе районындагысы, гомуми озынлыгы 7 км га җитә. Трасса, аның базасы әле узган ел гына ТР Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе белән республика энергетиклары ярдәмендә сафка баскан. Ул башкаланың чаңгы ярышлары буенча балалар спорт мәктәбе шәкертләре, Физкультура, спорт һәм туристлык буенча Идел буе дәүләт академиясе студентлары өчен күнекмәләр базасы санала.
Шул ук вакытта әлеге спортны үз иткән һәркем өчен ачык. Тик соңгы арадагы суыклар казанлыларны куркыткан булса кирәк. «Шимбә-якшәмбе көннәрендә, халык күп булганлыктан, студентлар һәм укучылар белән тренировкалар уздырырга мөмкинлек калмый иде, хәзер халык сирәгәйде әле», - ди тренер Владимир Косуркин.
Казан шәһәренең физкультура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев, шушындый трассалар булганда, Олимпиадаларда катнашырлык Наталья Жукова кебек осталарның үсәчәгенә шикләнмим, ди.
Сүз уңаеннан, Татарстанда салкыннар булганга, бер атнага кичектерелгән «Россия чаңгы юллары-2014» старты бу якшәмбедә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар