Чир китә, ә ришвәт бирү гадәте китми...
Халыкның көндәлек тормышында берничә миллиард сум акча, ришвәт рәвешендә, кесәдән-кесәгә күчеп йөри.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Халыкның көндәлек тормышында берничә миллиард сум акча, ришвәт рәвешендә, кесәдән-кесәгә күчеп йөри.
Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге җитәкчесе Алексей Панкратов "Татмедиа" агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте бу санны.
Министрлык ришвәтчелеккә каршы көрәш максатында, 2015-2020 елларга исәпләнелгән үзенең программасын да гамәлгә ашыра, - дип сөйләде республиканың хезмәт, мәшгъүллек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров, - дүрт мәшгъүллек үзәге җитәкчесенә, вазифасыннан файдаланганы өчен шелтә белдерелде. Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә товар килешүләре бәяләрен арттырып язган тугыз факт ачыкланды. Шушы кырын эшләргә катнашы булган кешеләр җавапка тартылды, кайсылары эшләреннән дә җибәрелде.
Мәшгъүллек үзәкләренә электрон чиратка язылырга мөмкин.
1990-2000 еллардагы икътисади кризислар чорларында медицина тармагы да авыр хәлгә төшкән иде. Сәламәтлек сагында торучыларның хезмәт хаклары аз, авырулар хастаханәләргә даруларны гына түгел, медицина кирәк-яракларын да үзләре алып килде. Медицина хезмәткәрләрен кызганып, кемнәрдер күчтәнәч сыйфатында азык-төлек ташыды, кемнәрдер ак халат кесәсенә акча салды.
- Соңгы елларда гына да республика клиникаларын камилләштерүгә биш миллиард сум тотылды. Бүген медицина хезмәткәрләренең хәлләре мөшкел түгел, ләкин "врачка акча бирергә" дигән төшенчә яман гадәт булып һаман тагылып килә, - диде сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, - бүген министрлык "Табипка акча бирмә!" дигән шигарьне алга куйды. Быел гына да ришвәтчелектә гаепләнелгән тугыз медицина хезмәткәренә чара күрелде.
Көрәш үзенең нәтиҗәләрен бирә. Сораштырулар күрсәткәнчә, 2012 елда халыкның 65 проценты "медицина хезмәткәрләре ришвәт ала" дисә, 2015 елда әлеге сан 52 процентка төшкән.
- Медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итүче кешеләрнең үз хокукларын белүләре зарур, - диде Илдар Фатыйхов, - медицина хезмәте күрсәтүнең бүген түләүлесе дә, түләүсезе дә бар. Мәсәлән, ундүрт көн эчендә - УЗИ, ә бер ай эчендә тамограф аппаратында бушлай тикшерү узарга була. Анализлар ашыгыч кирәк булган очракта, түләүле хезмәтләргә мөрәҗәгать итәргә туры килә инде. Түләүләрне кассада башкарырга кирәк.
Министрлыклар вәкилләре ришвәтчелек мисалларын һич икеләнмичә фаш итәргә чакырдылар. Коррупциягә караган хәбәрләрне түбәндәге телефоннар аша тапшырырга була.
Хезмәт, мәшгъүллек һәм социаль яклау министрлыгында: 557-19-36; 557-21-13. Атнаның эш көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә гамәлдә.
Сәламәтлек саклау министрлыгында: 231-79-44. Атнаның эш көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә. Тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында кәрәзле телефоннан 8-927-41-88-159 саны аша SMS җибәрергә мөмкин.
Фото: pravdaurfo.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Авыл
“Яңгыр черетеп бетермәсә, быел җиләк күп булырга тиеш”
-
#Кыскача яңалыклар
Кыргыз көрәше буенча дөнья чемпионатында Татарстан көрәшчеләре катнашамы?
-
#Шоу-бизнес
Алсу Абульханова ашаусыз тора ала, чәйсез – юк.
-
#Сәламәтлек
Балалар хастаханәләрендә “корылтай”: сынган аяк-кул, ярылган баш һ.б.
-
#Кыскача яңалыклар
Остазлар янына йөреп остарып була
Комментарийлар