16+

Чүплекләрдә кеше язмышлары

Заманында гаиләләр фоторәсемнәрне пыялалы рамга урнаш­тырып, өй яки фатир диварына элә иде. Казандагы ишегалларының берсендә чүплек арасында фоторәсемнәр тезелгән шундый рамны күреп, йөрәк әрнеде.

Чүплекләрдә кеше язмышлары

Заманында гаиләләр фоторәсемнәрне пыялалы рамга урнаш­тырып, өй яки фатир диварына элә иде. Казандагы ишегалларының берсендә чүплек арасында фоторәсемнәр тезелгән шундый рамны күреп, йөрәк әрнеде.

Бу гаиләнең буыннар чылбыры туктап калгандыр яки рәхимсез балаларга әти-әнисе истәлеге кирәк түгелдер, мөгаен. Йә булмаса берәр кеше фатирны сатып алган да өйдәге бөтен иске-москыны чыгарып тондырган.

Әлмәт районында да күптән түгел кеше язмышына битарафлык мисалы күзәтелде. Түбән Мактама авылы янындагы чүплеккә авыруларның «Амбулаторная карта»ларын китереп бушатканнар.
– Амбулатор карталарны чүп­леккә ташлау очрагы буенча административ эш кузгатылды, – диде республиканың экология һәм табигый чыганаклар министры Александр Шадриков.
Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанда санитар икеайлык йомгаклары белән таныштырылды. Рөхсәтсез рәвештә барлык­ка китерелгән 1447 чүплекнең 1398е бетерелгән. Саба, Спас, Биектау, Теләче, Чирмешән, Зәй, Тәтеш, Кама Тамагы, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Азнакай, Аксубай, Ютазы, Буа, Нурлат, Яшел Үзән, Әлмәт, Түбән Кама, Мөслим, Яңа Чишмә, Арча, Әлки, Балтач, Баулы, Чүпрәле һәм Бөгелмә районнары рөхсәтсез чүплекләрне тулысынча чистартып чыкканнар. Экология һәм тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен бозуның 6730 очрагы фаш ителгән, гаеплеләргә 23 миллион сумнан артык штраф салынган.

Экология министры Александр Шадриков, русча һәм татарча: «Санитар икеайлыкта катнашкан кешеләргә, предприятиеләргә, шәһәрләрләргә, районнарга зур рәхмәт!» – диде. Татарстанда өмәләргә 1178 кеше чыккан, 13,5 мең берәмлек техника файдаланылган, полигоннарга 565 мең кубометр чүп китерелгән, 1 миллион агач утыртылган.
Казан да санитар икеайлыкка актив кушылды. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләгәнчә, башкалада 21 миллион квадрат метр мәйдан җыештырылган, полигоннарга 283 мең кубометр чүп чыгарылган. Казан урамнары юллары кыш бозлавыкка каршы сиптерелә торган реагенттан юдыртылган. Суга 60 литр махсус шампунь өстәлгән хәтта. Рөхсәтсез барлыкка китерелгән чүп­лекләрнең 50се бетерелгән. Казанда 20 апрельдә узган гомумшәһәр өмәсендә 48 мең кеше катнашкан.

– Санитар икеайлык чаралары кешеләрдә, предприятиеләрдә елдан-ел зуррак яклау таба. Халык өмәләргә килә, волонтерлар һәм яшьләр агачлар утыртуда, шулай ук яр буйларын чистартуда ярдәм күрсәтә. Табигатьнең сәламәтлеге, тирә-юньнең чисталыгы үзебез өчен. Казанда бу җәйдә WorldSkills чемпионаты узачак, 60 илдән ярышка киләчәкләр. Татарстан үзебез өчен дә, кунаклар өчен дә чиста булсын, – дип теләде республиканың экология һәм табигый чыганаклар министры Александр Шадриков.

фото - pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading