10 август көнне кич белән Татарстан Президенты, "Бердәм Россия" партиясенең республика төркеме исемлеге лидеры Рөстәм Миңнеханов әлеге партиядән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар белән очрашты. Чарада төбәк сайлау штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов сайлау алды кампаниясе барышы белән таныштырды. Сайлауларга төбәк исемлеге буенча - 14 кандидат һәм бермандатлы округлардан 6 кеше бердәм...
Әлеге команданың төп максаты - халык белән очрашу, аралашу, аларны борчыган мәсьәләләрне чишү юлларын эзләү. 4 августтан башлап көн саен 6 мобиль бригада республика районнарына чыга. "Көчле Татарстан" Бердәм Россия!" республикакүләм эстафетасы, "Халыкны кабул итү мобиль пунктлары" проектларына 12 августтан Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Александр Сидякин җитәкчелегендәге торак коммуналь хезмәтләргә кагылышлы сораулар буенча эшли торган бригада да кушылачак. Юрий Камалтынов әйтүенчә, партия газетасының беренче саны районнарга таратылган, тиздән "Бердәм Россия" партиясенең республика исемлегендәге кандидатлары турында мәгълүмати сайт та эшли башлаячак. Татарстан Президенты исә, кандидатларның эшчәнлеген хуплап тагын да активрак эшләргә өндәде.
- Безнең бурыч - халык арасында булу. Ышаныч белән эшләгез, кешеләр белән аралашыгыз, ярдәм итегез. Кайбер сорауларны урында да хәл итеп була, - дип киңәшләрен бирде Рөстәм Миңнеханов. Очрашу азагында президент Халыкны кабул итү мобиль пунктлары - Татарстан районнарына чыга торган машиналарны карады, агитатор-ярдәмчеләр белән аралашты һәм "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" эстафетасы автобусын күзәтеп чыкты.
Сүз уңаеннан, бу атнада шундый мобиль төркемнәр берничә районда булырга өлгерде. Кайбычта Татарстан премьер-министры Илдар Халиков "Стратегия-2030", республиканың киләчәге турында сөйләде. Дәүләт Депутаты, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Илдар Гыйльметдинов, Кайбыч, Биектау халкы белән очрашты. Биектау районының Красносельский авылында депутатка мөрәҗәгать итүчеләр арасында күп балалы гаиләләр дә бар иде. Аларның торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурычлары җыелган, шуңа да күп балалылар өчен бу өлкәдә социаль яклау камилләштерелсен, Дәүләт Думасы мондый гаиләләргә федераль дәрәҗәдә ярдәм күрсәтү механизмын уйлап тапсын иде дип тәкъдим итте алар.
Күп балалы гаиләләрнең тормыш шартларына кагылышлы сораулар һәрчак беренче урында килде. Күп балалыларга ярдәм итүне күздә тоткан федераль, төбәк дәрәҗәсендә махсус социаль программалар эшләп килә. Шуңа да карамастан, миңа, депутат буларак, күп балалы гаиләләр борчулары белән еш мөрәҗәгать итә. Димәк, әлеге законнарның үтәлешен тикшерү, күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм итү, өстәмә ташламалар булдыру турында уйланыр өчен җирлек бар, ди халык белән очрашкан Илдар Гыйльметдинов. Мобиль төркемнәрнең максаты бер: һәр авыл, һәр шәһәр кешесен ишетергә һәм аларның проблемаларын чишү юлларын табып, халык инициативасын югары баскычта торучыларга җиткерергә тиеш. Җыелган мәгълүмат буенча Дәүләт думасы депуталарының алга таба эшләре оештырылачак.
Комментарийлар