16+

Горький паркы төзекләндерелә

Казансу аша 2000 елда «Миллениум» күпере төзелү сәбәпле, Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркының шактый өлеше автотрасса астында калды.

Горький паркы төзекләндерелә

Казансу аша 2000 елда «Миллениум» күпере төзелү сәбәпле, Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркының шактый өлеше автотрасса астында калды.

XIX гасырда бу тирәләр, үзенең табигый ландшафтына, чәчәкле мәйданчыкларына бәйләп, халык телендә «Рус Швейцариясе» дип атап йөртелгән. СССР чорында 1967 елда Горький паркының алгы тарафына «Билгесез солдат» һәйкәле, «Совет хакимияте өчен көрәш корбаннары» монументы һәм Мәңгелек ут урнаштырыла. Парк территориясендә төрле аттракционнар эшләп торды. Җиңү паркы, Меңьеллык паркы, «Кырлай» паркы төзелү сәбәпле, Горький паркы онытыла төшкән иде.
Башкала мэры күрсәтмәсе нигезендә, «Горводзеленхоз» тресты, «Казгорсвет» предприятиесе Горький паркын төзекләндерү эшләренә кереште.
Мэр Илсур Метшин «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә әйткәнчә, биредә воркаут һәм мини-футбол мәйданчыклары, йога белән шөгыльләнү өчен чирәмле аланнар булачак. Җәяүлеләр сукмаклары, велосипед юллары да сузылачак. Казанлылар һәм кунаклар күңеленә иң ошаганы фонтан-күл булыр, мөгаен. Горький паркына керү капкалары берничә тарафка куелачак. Төзекләндерү эшләрен 30 августка - Шәһәр көненә тәмамлау ниятләнелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading